Мәҗит Гафури театры башкорт телендә аудиоәкиятләр яздыра башлады

Иллюстратив фото

Аудиоәкиятләр даими рәвештә чыгып торачак дип көтелә.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры "Аудиоәкиәттәр" дип аталган проектны башлап җибәрү турында хәбәр итте. Аның кысаларында театр артистлары балалар өчен башкорт телендә танылган әкиятләрне яздырачак.

Театр чыгарган беренче аудио – урыс язучысы Сергей Аксаковның "Аленький цветочек" әкияте. Үзе Уфада туган язучы әкияте башкорт телендә беренче тапкыр яңгырый, ди театр. Аны башкорт теленә Гөлнур Якупова тәрҗемә иткән.

— Бу проект – безнең театрның яшь тамашачыга яңа адымы. Максатыбыз – текстны яңгырату гына түгел, театр тылсымын тыңлаучы колакчынына күчерү. Шул рәвешле театрыбыз яшь тамашачы белән дә яратып аралаша, — диде проект җитәкчесе Динара Каюмова.

Башкорт телендә аудиоәкиятләр даими рәвештә чыгып торачак, диде ул. Әкиятләрнең театрның социаль челтәрләрендә тыңлап булачак.

  • 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Русиядә башкорт телен 1,086 млн кеше белә һәм 941 меңе көндәлек тормышта куллана. 19 елда башкорт телен белүчеләр 293 мең кешегә (21 процентка) кимегән. 2002 елда башкорт телен 1 379 727 кеше , 2010елда 1 152 404, 2021 елда — 1 086 423 кеше (69%) белүен әйткән.
  • Элегрәк балалар өчен башкорт телен өйрәнү өчен "Әлифба" мультфильмы тәкъдим ителгән иде. Аны балаларга башкорт телен өйрәнү җиңел һәм кызыклы булсын өчен төшергәннәр.

Азатлык Радиосының Әйдә! Online проектында башкорт телен өйрәнү курсы чыккан иде. Ул телне башлангычтан өйрәнүчеләргә багышлана. Курс 20 дәрестән тора, анда иң кирәкле темаларга лексика, диалоглар, аудиолар тәкъдим ителә. Курсны бушлай рәвештә онлайн узып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!