Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар саны Русиядә кимегән, ә республикада арткан. Җанисәп саннары дөреслеккә туры киләме?


2021 елда Русиядә узган җанисәптә башкортлар саны 1 571 879 кеше тәшкил итте. Башка халыкларның саны күпләп кимегәндә, башкортлар нибары 12,6 меңгә азайган. Башкорт милли хәрәкәте активисты, блогер Шамил Амангилдин бу саннарга шикләнеп карый.

Башкортлар нигездә Башкортстанда гына арткан. 11 ел эчендә аларның саны 8 процентка артып 96 519 кешегә күбәйгән. Бүген республикада 1 268 806 башкорт яши. Алар бар халыкның 31 процентын тәшкил итә.

Башкортстанда татарлар саны 34 мең кешегә кимегән һәм 974 мең кеше тәшкил иткән. Иң демократик шартларда узган 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, татарлар саны 173 мең кешегә кимегән, башкортлар 404 998 кешегә арткан.

Башкорт милли хәрәкәте активисты, блогер Шамил Амангилдин җанисәп нәтиҗәләренә караганда, башкортлар, башкорт телен белүчеләр саны артык кимемәгән булса да, рәсми документлар чынбарлыкка туры килми дип саный. Ул Русия уздырган кампания саннарын шик астына куя һәм аңа ышану — үз-үзеңне алдау дип әйтә. Азатлык танылган мультфильмнарны башкортчага тәрҗемә иткән, һөнәре белән икътисадчы булган Амангилдиннан Башкортстандагы башкортларның саны арту сәбәпләре, республикадагы милли сәясәт, татарлар санына Хәбиров белән Миңнеханов арасындагы мөнәсәбәтләр тәэсир иткәнме, юкмы — шул хакта сорашты.

Шамил Амангилдин
Шамил Амангилдин

— Шамил әфәнде, белүебезчә, башкортлар саны Русиядә бераз гына кимегән, ә Башкортстанда, киресенчә, арткан. Татарларның катастрофик кимүе белән чагыштырганда, башкортларның хәле куанырлык булып чыга. Сез нинди фикердә?

— Русиядә сайлаулардагы саннарга ышанмаган кебек, бу җанисәп тә шулайрак. Сайлаулардагы саннарны хакимият үзенә ничек кирәк, шулай ясый, бу очракта да хакимият оештырган һәм уздырган җанисәп нәтиҗәләренә ышанырга ярамый. Җанисәптә дә ничек телиләр, шулай эш итәләр. Шулай да хакимиятнең азмы-күпме реаль саннарны беләсе киләдер һәм ул аларны беләдер дип уйлыйм. Хәрәмләшергә теләсә дә, артык кыланмыйча эш итәргә тырышкандыр дип чамалыйм.

Башкортстандагы саннарга кагылышлы, мин берничә әйбергә игътибар итәргә тәкъдим итәм. Башкортстанда, мәсәлән, урыслар саны арткан. Минем өчен бу гаҗәп. Уфада озак еллар яшәдем һәм андагы вазгыятьне яхшы беләм. Урыслар – шәһәр кешеләре, алар белемлерәк, баерак, мөмкинлекләре күбрәк, шуңа алар Мәскәү, Петербур, Екатеринбур кебек шәһәрләргә китүне карый. Соңгы елларда бу миграция көчәйде. Минемчә, Башкортстаннан китүче урыслар бик күп. Хәтта үз тирәмдәге кешеләрдән чыгып фикер йөрткәндә, аларның саны шактый кимеде. Әмма җанисәптә аларның саны арткан булып чыкты. Бу чынбарлыкка туры килми. Ясалма саннар, алдау. Уфада менә Урта Азия, Кавказдан килгән кешеләр артты, әмма документларда аларның саны күрсәтелмәгән.

Урыс булмаганнар арасында үзбилгеләнү мәсьәләсе кискен тора

Тагын бер мөһим момент. Русиядә 16 миллионнан артык кеше үз милләтен күрсәтмәгән булып чыкты. Бу – зур сан. Озак еллар буена урыслардан соң икенче урында татарлар иде, өченче урында украиннар иде. Бу җанисәп нәтиҗәсендә украиннар саны бик нык кимегәнен күрәбез. 885 мең кеше калган булып чыга. Бу – ялган. Алар беркая китмәгән бит инде, миңа калса, аларның күпчелеге милләтен күрсәтмәгән. Милләтен күрсәтмәүчеләр арасында урыс булмаучылар саны күптер дип уйлыйм. Урыс кешесе үзен урыс дип әйтә дә, яздырта да. Ә менә урыс булмаганнар арасында үзбилгеләнү мәсьәләсе кискен тора. Милләтен атамаган 16.6 миллион кеше арасында, иманым камил, татарлар да, башкортлар да, чуашлар да, эрзя белән мукшылар да, удмуртлар да һәм башкалар да бар. 2010 елда милләтен күрсәтмәүчеләр саны 5 миллион булган. 11 миллионга арткан мондый кешеләр.

Карагыз, татарлар саны 600 меңләп кешегә кимегән. Зур сан. Әмма мин аларны шул 16.6 миллион кеше арасында эзләргә тәкъдим итәм. Мондый ысул: ул төгәл түгел, әмма якынча чынбарлыкны күрсәтә. Русиядә халык саны – 147.2 миллион кеше. Милләтен күрсәтүчеләр – 130.6 миллион. Милләтен атаучы татарлар – 4.7 миллион. Димәк милләтен күрсәтүче татарлар саны 3.6% булып чыга (4.7 млн/130.6 млн). Бу саннарны тапкырласаң (3.6%*16.6 млн) татарлар арасында милләтен әйтмәүчеләр саны 597 600 кеше булып чыга. Бу – теориядә. Милләтен атаучылар һәм атамаучыларны бергә кушсаң (4,7 миллион + 597 мең), нәтиҗәдә 5,3 миллион татар килеп чыга.

Шул рәвешле башкортларны саныйк. Милләтен атаучы башкортларның өлеше 1,2% булып чыга. Димәк, милләтен атамаучы башкортлар саны 199 200 кеше (1.2%*16.6 млн). Милләтен атаучылар һәм атамаучыларны бергә кушсак (1,57 миллион + 199 мең), барлыгы 1,77 миллион башкорт килеп чыга.

— Ә Башкортстанда урысларның артуын нәрсәгә бәйлисез?

— Урысларның артуы – Радий Хәбировның Мәскәү каршында тәлинкә тоту, Путин алдында баш ию күренеше. Ул Мәскәүгә карап эш итә. Ул менә бездә урыслар саны артты, аларга Башкортстанда яшәү уңайлы, бездә урыс дөньясы бар дип күрсәтергә тырыша. Чынбарлыкта Башкортстанда урыс булмаган халыкларны санасаң, аларның өлеше зур булып чыга, хәтта 70 процентны тәшкил итәчәк. Урыс булмаган милләтләргә башкортларны да, татарларны да, чуаш, мукшыларны да һәм башкаларны да кертәм. Урыслар 30 проценттан да артмый чынында. Әмма аларны 37 поцент итеп ясаганнар. Ялган сан. Русия хакимиятенә бөтен җирдә урысларның күп булуы кирәк. Бу урыс булмаганнарны контрольдә тоту, ассимиляция сәясәтен алып бару өчен уңайлы. Шундый максат куела. Хәбиров ул сәясәтне белә, аңлый, шуңа да урыслар санын "ясап" куйган.

— Урыслар белән аңлашыла, әмма Хәбировка башкортларның үпкәләрлек сәбәбе юк, башкортлар Русиядә бераз гына кимегән, ә Башкортстанда арткан да әле. Бу нәрсәгә бәйле була ала?

— Башкортларга кагылышлы, вазгыять мондый: башкортлар шәһәрләшә бара, ә шәһәр кешеләре баланы аз таба. Хәзер гаиләдә бер яки ике бала гына. Әмма соңгы 10 елда башкортларның мин – башкорт дип үзбилгеләнүе көчәйде. Катнаш никахларны алсак та, урыс-башкорт, башкорт-татар гаиләләреме, аерма юк, аларның балалары арасында башкорт булуны сайлаучылар шактый. Шәҗәрәне өйрәнү, ыру-кабиләлек идеологиясен тарату да үз ролен уйнады дип саныйм. Зур түгел, әмма аның тәэсире бар. Көнбатыш башкортлар дип сөйләүне Татарстан галимнәре кабул итми, мәсәлән, Дамир Исхаков фикеренчә, вакытында 300 мең татар башкорт булып язылган. Мин бу хәлне инкарь итмим, административ ресурс белән кешеләрдән сорап та тормыйча аларны башкорт итеп язганнардыр, әмма аларның саны Исхаков әйткәннән азрак дип саныйм. Әмма объектив фикер йөртер өчен районнар буенча реаль саннар кирәк, ә алар бездә юк.

— Башкортлар санының артуы Башкортстанның көнбатыш районнарында яшәүче татарларны көнтбатыш башкортлар дип танып, аларны башкорт итеп яздыруга бәйле була аламы?

— Була ала. Бу сәясәт тә үзенең тәэсирен сиздергәндер. Икенчедән, күрше өлкәләрдән дә башкортлар Башкортстанга күченеп килде. Бу күренеш тә бар. Шуның исәбенә дә башкортларның саны үскәндер. Өченчедән, әйтеп киткәнемчә, башкорт булуның абруе үсте, оялу күренеше сирәк. Менә шушы өч күренеш һәммәсе дә үз эшен башкаргандыр дип уйлыйм.

Мәрхүм Мортаза Рәхимов президент булган вакытта республиканың көньяк-көнчыгышындагы әдәби башкорт телендә сөйләшүчеләр генә башкорт дип саналды. Аларны аерып күрсәтәләр иде, алар чын башкорт булып саналды. Сәясәт үзгәрде, төньякта, көнбатышта яшәүче башкортларга да игътибар артты. Татар телендә сөйләшкән башкортлар үзләрен башкорт дип таный башлады. Татарлыктан башкортка күчүчеләр булды, мәсәлән, җырчы Альберт Исмаил милләтен алмаштырды. Аның кебек башкалар да бар.

— Моны массакүләм күренеш дип әйтеп булмый...

— Дөрес, әмма идеология сәясәте үз эшен эшли. Мин күп кеше милләтен алмаштырган дип әйтмим. Шулай да, андый кешеләр берничә мең дип чамалыйм. Әмма ул башкортлар саны үзгәрешенә төп тәэсир итүче фактор түгел, әлбәттә.

— Бу эшнең өстән фәрман куелып ясалуын таныйсызмы?

— Күп очракта шулай, административ ресурс кулланыла. Әмма кешеләр үзләре дә шәҗәрә, нәселне өйрәнә башлый, инкыйлабка кадәр без башкорт булганбыз икәнен белә, башкортлар белән бәйле икәнен аңлый. Әмма моны да исәптә тотарга кирәк: Башкортстанның көнбатышында яшәүчеләр үзләрен башкорт дөньясы белән бәйле икәнен белсә дә, татарлыктан баш тартмый. Татарларда милләт тел белән билгеләнә. Татарча сөйләшәләр икән, димәк — татар. Республиканың көнбатыш районнарында яшәүчеләрнең күпчелеге татарча сөйләшә. Алар татар булып кала, әмма ата-бабалары башкорт булганын да искә ала. Менә бу соңгы җанисәптә алар татар дип язылганмы, башкортмы – кызык сорау. Минемчә, көнбатыш башкортларның күпчелеге үзләрен татар дип саный. Үзләрен татар дип язганнардыр. Алар арасында башкортлар дип язылганнары бар икән, моңа административ ресурс кулланып ирешелгән дип саныйм.

— 2002 елдагы җанисәп нәтиҗәсендә Башкортстанда юкка чыккан 300 мең татарны Сез дә искә алдыгыз, ул җанисәп гауга белән тукталды, әмма һаман да бу мәсьәләдә аңлашу юк. Соңгы җанисәптә Башкортстанда татарлар саны әллә ни куркыныч кимемәгән булып чыкты. Ничек уйлыйсыз, бу Хәбиров белән Миңнеханов арасында бер-берсен үпкәләтмәс өчен үзара килешү аркасында була аламы?

Хәбировка татарлар ни уйлаганы мөһим түгел, аңа Путин каршында тәти курчак булып күренү кирәк

— Сөйләшкәннәрме, юкмы – белмим, мин шаһит булмадым. Татарлар бераз гына кимегән, 34 мең кеше аз да, күп тә түгел. Хәбиров белән Миңнеханов килешүенә ышанмыйм. Хәбировка Миңнеханов, татарлар ни уйлаганы мөһим түгел, аңа Путин каршында гына тәти курчак булып күренү кирәк. Путин аның турында ни уйлый, идарәдә калдырырмы, юкмы – аңа шул кадерле, шуның өчен дер калтырап тора. Мәскәүгә татар белән башкорт, яки башка халыклар арасындагы ызгыш кулай, алар үзләре аны тудыра, кыздырып тора. Кирәк икән Евгений Пригожинның "трольләр фабрикасын" эшкә җигәләр.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Русиядә башкорт телен 1,086 млн кеше белә һәм 941 меңе көндәлек тормышта куллана. 19 елда башкорт телен белүчеләр 293 мең кешегә (21 процентка) кимегән. 2002 елда башкорт телен 1 379 727 кеше , 2010елда 1 152 404, 2021 елда — 1 086 423 кеше (69%) белүен әйткән.

— Шамил әфәнде, башкорт телен белү һәм аны көндәлек тормышта куллану мәсьәләсен карыйк. Башкорт телен белүчеләр 1,086 млн кеше тәшкил иткән, 941 меңе көндәлек тормышта куллана булып чыккан. Бу саннар сездә нинди уйлар тудыра?

— Бу саннар чынбарлыкка туры килми, башкорт теле белән ал да гөл дип күрсәтергә тырышу кемгә кирәк – аңламыйм. Артык матур саннар монда. Башкортча фикерләп, көндәлек тормыша кулланган 1 млн кеше юк безнең. Һәрхәлдә мин аларны белмим, алар, әлбәттә, азрак. Башкорт әдәби телен белүчеләр кимегәне көндәлек тормышта күренә. Уфаны гына карыйк, этник башкортлар шактый, әмма алар үзара урыс телендә сөйләшә. Урыслаштыру коточкыч зур тизлектә бара. Әлбәттә, башкорт телен көндәлек тормышта кулланучылар күп булуын телибездер, әмма юк ул. Бу – үз-үзеңне алдау. Башкорт телен көн саен кулланучылар – авыл җирендә яшәүчеләр. Шәһәрдә тел кирәкми.

— Башкортлар да авылда калмый, яхшы тормыш эзләп алар да шәһәргә китеп урнашырга тырыша, ә анда башлыча урыс телле мохит. Киләчәкне ничек күзаллыйсыз? Нишләргә?

Путин якын киләчәктә милли республикаларны юк итәчәк, ни Башкортстан, ни Татарстан булмаячак

— Башкорт теле юкка чыга ала, тиздән мондый коточкыч хәлләргә килеп терәлә алабыз. Аны булдырмас өчен төрле механизмнар бар. Үзем, мисал өчен, мульфильмнарны тәрҗемә итеп карадым. YouTube, телеграм каналларыма аларны тупладым, чыгарып барам. Кешеләргә уңайлы булсын дип башкорт телендәге балалар өчен кызыклы барлык продукцияне бер урында булуы кирәк. Шуны аңларга кирәк, Путин якын киләчәктә милли республикаларны юк итәчәк, ни Башкортстан, ни Татарстан булмаячак. Агломерацияләр булдырачак та, әллүр. Республикалар бетерелеп, урыс булмаганнарны урыслаштыру, үзбилгеләнүне юкка чыгару, бары тик "русияле "дип аталган кешеләрне булдыру максаты куелды. Безнең моңа каршы тору механизмнары юк, кызганычка. Мәктәпләр безнең кулда түгел. Бөтен миллилек юкка чыгарылган хәлдә яшәвебезне дәвам итсәк, 10 елдан соң башкорт телен белүчеләр саны тагын 2-3 тапкырга кимиячәк. Телне саклау шул интернетта калачак. Дигитал проектларга Путинның кулы җитмәс. Әлбәттә, дәүләт таркала да ала, башка хәлләр дә була ала, ул очракта могҗизаи рәвештә башкорт теле дә, татар теле дә исән калып саклана алачак. Әмма мондый сәясәт белән киләчәк куркыныч һәм караңгы. Шуңа мөмкин кадәр интернетны эшкә җигеп, анда милли телләрдәге контент булдырасы.

— Башкортстан хакимияте башкорт теле, милләтенә акчасын да бүлә бит. Бу җитмиме, әллә Хәбиров хакимияте моны күз буяу өчен башкарамы?

— Карагыз, бер генә мисал, мультфильмнарны башкорт теленә тәрҗемә итәргә дип тотынганда минем такымда эшләүчеләр якынча 30 кеше иде. 2017 елда башкорт телен мотлак укытуны тыюга риза булмыйча Уфада мәйданга 3 меңләп кеше чыкты. Ул вакытта башлык Рөстәм Хәмитов иде, ул милли проектларга грантлар булдырды. Башкорт теле үсешенә акча бүленде. Берничә ел мин ул дәүләт грантларына дәгъва кылып, документлар тапшырдым. Бер тапкыр да, кечкенә сумма булса да җиңә алмадык, безгә бирмәделәр. Аның каравына, кешеләрне Путинның фашистик режимы өчен үлемгә барырга котырту эше белән шөгыльләнгән җырчы Элвин Грей берничә тапкыр дәүләт грантына ия булды. Аңа бирелә!

Башкортстан хакимияте башкорт телен, милләтне саклап калу максатын куймый

Ачуым да килмәгәе, миндәге мәгълүматка караганда, ул акчалар Хәбировка якын булган кешеләр арасында бүленә. Конференция уздырабыз дип акча сорыйлар — бирәләр! Телне белү никадәр мөһим дип сөйләшеп утырырга акча табыла, әмма аңа артык зур акча таләп ителми. Өстәвенә бу конференцияләр бушны бушка аударып утыру. Сөйләшеп утырыр өчен акча суыралар. Конкрет проектларга акча бирү урынына конференция дип зур смета төзелә, күз буяу өчен җыен уздыралар арзан бәягә, ә калганын кесәгә салалар. Күп тапкырлар ишеттем бу хәлләр турында һәм шуннан гарьләнәм. Бу бит башкорт халкының мәйданга чыгып күз яшьләре белән башкорт телен таләп итеп дәгъвалаган грантлар. Бу – республика халкы акчасы. Кемнең кесәләрендә ул хәзер? Башкортстан хакимияте башкорт телен, милләтне саклап калу максатын куймый. Алар акча эшли, үзләре баерга тели, Путин режимы какшаса да исән калырга тырышачаклар, үзләрен кайгырталар.

— Шамил әфәнде, Башкортстаннан читтә яшәүче башкортлар саны кимегән. Бу читтәге башкортлар белән эшләмәү булып чыгамы? Рәхимов вакытында читтәге башкортларны оештыру эше каты куелган иде, мәсәлән, Пермь краендагы Барда районы өчен Татарстан да, Башкортстан да үзара тартышты. Бүгенге Башкортстан хакимиятенә читтәге башкортлар әллә ни кызык түгел бугай...

— Чиләбе, Оренбур, Пермь, Свердлауда башкортлар – асаба халыклар. Бу җирләрдә башкортлар борынгыдан ук яши. Башкорт корылтае начар эшли, бусы – бер. Башкортлар берсенә дә кирәкми. Бусы – ике. Чиләбедә башкортлар саны азайды, әмма мин аларны милләтен күрсәтмәүчеләр санына кертәм. Башкортстанда хакимият үз республикасында нидер эшли ала, читтә берни булдыра алмый. Татарстан да нәкъ шулай. Читтәге сәясәткә тыкшына алмыйбыз икән, татар да, башкорт та үз республикаларында үз милләтләрен арттыра ала. Шуңа басым ясап максатчан эшләргә кирәк. Килсеннәр татарлар Татарстанга! Татарлар саны 70-80 процентны тәшкил итә ала. Урыслаштыру да, Путинның фашистик режимы да татарларның үзара ярдәмләшеп яшәвенә комачаулый алмаячак. Татарлар Татарстанга күпләп кайтса, күпчелекне тәшкил итсә, бу зур көчне тәшкил итәчәк. Татар дөньясы булып чыга, татарча сөйләшү дә гадәти күренешкә әйләнәчәк. Татарларны Татарстанга чакырып китерүче програмнар белән эшләнергә тиеш бу. Әлбәттә, моны сугыш барганда, кешеләр мобилизациядән котылып исән калырга тырышкан вакытта эшләп булмый. Мин моны киләчәк эше дип сөйлим. Башкортларның андый мөмкинлеге юк, чөнки без күп түгел.

Хәбировка җанисәп турында бернинди дәгъвалар белдерелмәде. Башкорт җәмәгатьчелеге дә бу мәсьәләдә нәтиҗә ясамады, дөресрәге, төрле кеше төрлечә фикер йөртә. Бердәм позиция юк. Ничә башкорт булуы мөһим түгел, иң мөһиме - башкортлар туган телендә сөйләшсеннәр дип санаучылар да бар. Кемдер санга игътибар итә, Русиядә башкортлар кимесә дә, Башкортстанда артты дип, ничектер битарафрак калалар. Әмма җанисәп нәтиҗәләренә караганда, бүген иң авырткан сөял – ул башкорт теле мәсьәләсе. Башкорт әдәби теле югала.

Башкортларның тагын бер зур проблемы – зомбилаштыруга каршы тора алмау. Милләтпәрвәрлекнең аксавы һәм Путин уйлап чыгарган "урыс дөньясы" өчен үләргә әзер булуы. Мин андый башкортларны хыянәтчеләр дип саныйм. Алар гомум башкорт милләтен, Салават Юлаев, Каранай Моратов, Зәки Вәлиди һәм миллионлаган башкортларның исеменә кара тап төшерә.

Башкортстанда татарлар һәм татар телен белүчеләр саны

Башкортстанда татарлар саны 34 мең кешегә кимегән һәм 974 мең кешене тәшкил иткән. Иң демократик шартларда узган 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, татарлар саны 173 мең кешегә кимегән, башкортлар 404 998 кешегә арткан.

Башкортстанда татар телен белүчеләр азрак. Аларның саны - 822 919 кеше, көндәлек тормышта кулланучылар - 737 941.
Шул ук вакытта җанисәптә 241 451 башкорт дип язылган кеше татар телен белүен белдергән.

Чиләбедә өлкәсендәге үзгәрешләр

Чиләбе өлкәсендә башкортлар 21 процентка яки 34 мең кешегә кимегән. Бүген аларның саны 128 меңнән артып китә. Башкортлар, татарларга караганда, азрак кимегән. Төбәктә татарлар саны 60 меңгә азаеп, 120 меңгә калды. Моңа кадәр Чиләбе өлкәсендә татарлар башкортлардан күбрәк яши дип саналса, хәзер башкортлар төбәктә икенче халык булып санала.

Пермь краендагы хәлләр

Зур үзгәрешләр Пермь краенда күренә. Төбәктә башкортларның саны 50 процентка кимегән. Бүген Пермь җирлегендә 16 мең башкорт яши. Татарлар саны 23 меңгә кимегән, процент нисбәтеннән караганда, якынча 20 процентка азайган.

Башкортлар күпләп яшәгән төбәкләрдә башкортлар һәм башкорт телен белүчеләр саны:

башкортлар саныбашкорт телен белүчеләр
Чиләбе өлкәсе128 мең66 мең
Оренбург өлкәсе36 мең20 мең
Төмән өлкәсе38 мең15,9 мең
Пермь крае16 мең3,5 мең

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG