Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Ракша: "Җанисәптә иң ялганчы төбәкләрнең берсе — Башкортстан"


Демограф Алексей Ракша

Демограф Алексей Ракша фикеренчә, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләрен анализлау бик авыр, чөнки аның сыйфаты начар. Ә иң ялганчы төбәкләргә ул Башкортстанны да кертә. Анда татарлар башкорт яки урыс дип язылырга мөмкин ди ул, республикада халыкның 87 меңгә артуына да ышанмый.

2021 елда Русиядә узган халык санын алу нәтиҗәләре турында сөйләүне дәвам итәбез. Бу уңайдан "Idel.Реалии" бәйсез демограф Алексей Ракша белән сөйләште. Ул да, башка кайбер экспертлар кебек, узган җанисәп нәтиҗәләренә ышану авыр дип саный.

— 16,5 млн кеше җанисәптә үз миләтен күрсәтмәгән. Татарлар санының күпкә кимүен рәсмиләр дә, активистлар да шуның белән аңлата. 16,5 млн - Русиянең этник составын объектив аңлау өчен зур санмы, кечкенә санмы?

— Гомумән, бу бик нык киметелгән сан. "Левада үзәге" сораштыруларына караганда, җанисәптә халыкның 41-42 проценты гына катнашкан ("Левада үзәге" сораштыруынча, халык санын алуда русияләрнең 57 проценты, Мәскәүдә - һәр дүртенче кеше катнашкан - ред.) Бу җанисәптә 56-57 млн кеше катнашмаган дигән сүз. Төгәл белмибез, моңа якын сан дип фаразлыйбыз. Шуңа күрә 56 млн һәм 16 млн аермасы — 40 млн кешенең милләте каяндыр башка җирдән алып ясалган.

Алай гына да түгел, ярты очракта милләтләрне халык исәбен алып йөрүче үзе уйлап тапкан. Фамилияләргә карап, мәсәлән. "Татар" фамилиясе, әлбәттә, "урыс" фамилиясеннән аерыла. Ләкин "урыс" фамилияле татарлар да бар бит. Кыскасы, җанисәп бик начар узды. Татарлар саны күпкә кимеде, ә башкортлар саны әз генә кимеде. Бу юлы Башкортстанда татарларны тагын да күбрәк башкортлар һәм урыслар дип язганнар дип уйлыйм. Дөрес, мондый хәл 2002 елда да, 2010 елда да булды.

Мәсәлән, Әстерханда халык исәбен алучы һәм нәтиҗәләрен санаучы хәрәмләшүләр турында сөйләгән иде. Аңа эләккән исемлекләрнең яртысы кешеләр белән сөйләшеп язылган, калганнары йорт кенәгәләреннән генә алынган. "Бу очракта милләтне ничек язу турында безгә бернинди күрсәтмә бирелмәде, һәркем үзенчә хәл итте. Мин "милләт" графасын тутырмый калдырдым, шуңа күрә исемлекнең яртысында милләт күрсәтелмәгән. Минем белән йөргән исәпче башка стратегия сайлаган иде – ул фамилияләргә карап милләтләрен язды. Мәсәлән, Ли фамилияле бер хатынны ул калмык дип язмакчы иде, күреп калдым, да яздыртмадым, дип сөйләде ул.

— Сез җанисәп саннарын бөтенләй исәпкә алмаска һәм бу нәтиҗәләрне ниндидер тренд дип карамаска тәкъдим итәсезме?

Бу кадәр сыйфатсыз җанисәпнең әлегә булганы юк иде

— Тулысынча нигез итеп алып булмый. Монда һәр милләткә, һәр төбәккә аерым төшеп карарга кирәк. Күп еллар элек узган җанисәпләрнең тарихи динамикасы белән чагыштырырга кирәк. Мәсәлән, 1959 елдан булса да. Әйтик, төбәгегездә "А" милләте 1970 елда, 1959 ел белән чагыштырганда, арткан икән, ә 1980 елда тагын да ныграк арту бар икән, 2002 елда кинәт кенә кимү була алмый. Әгәр ул милләтнең төбәктәге өлеше кинәт үзгәрә икән, димәк административ тыкшыну булган, яки махсус нидер эшләнгән, яки сыйфатсыз уздырылган. 2021 елгы җанисәп — Русия Федерациясе, Совет берлеге һәм Русия империясе тарихында иң начар сыйфатлы җанисәп. Бу кадәр сыйфатсыз җанисәпнең әлегә булганы юк иде.

— Халык санын исәбен алу дәүләт хезмәтләре порталы аша да узды. Милли активистлар аны ныграк кулланырга чакырды, нәтиҗәдә кайбер кечерәк этник төркемнәрнең артуы күзәтелә.

— Бу яхшы алым булды һәм моны мин хуплыйм. Әгәр "Госуслуги" булмаса, җанисәп тагын на начаррак узар иде.

Мин тагын 27 процент хатын-кызның балалары турындагы сорауга җавап бирмәүгә игътибар итәр идем. Димәк, шулкадәр кеше бөтенләй җанисәпкә эләкмәгән. Һәм бу 16 млн гына түгел, аңлыйсыздыр. Урыс хатыннары арасында бу 21 процент, татарлар арасында - 10 процент. Җанисәптә катнашкан татарларны сыйфатлырак исәпләгәннәр дигән сүз бу. Ә урыслар арасында каяндыр гына алып язылган кешеләр саны күбрәк. Мин моны 2010 елда җанисәптә катнашканда үзем дә күзәткән идем.

Мәсәлән, керәшен хатыннарының 3,5 проценты гына балалары турында сорауга җавап бирмәгән. Димәк, бөтен керәшеннәрне дә диярлек керткәннәр. Алар әз. Керәшен хатын-кызлары бөтен илдә 14 мең кеше тәшкил итә. Барлыгы 30 мең керәшен күрсәтелгән. Керәшеннәрне йорт кенәгәләреннән алып тутырмаганнар дип әйтергә була. Татарларны кайбер төбәкләрдә башкорт дип язган булырга мөмкиннәр.

— Урысларның саны да кимеде. Ләкин шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә, әйтик, Башкортстан һәм Татарстанда урыслар артты. Һәм бу арту биредә фин-угыр һәм чуашларның кимүенә тигез дияргә була. Бу ни дә булса аңлатамы?

— Әйе, ассимиляция бу. Фин-угыр халыклары ассимиляциясе башка халыклар белән чагыштырганда, тизрәк бара. Украиннар һәм беларуслар ассимиляциясе дә шулай. Кайбер фин-угыр халыклары вәкилләрен җанисәп барышында урыслар дип тә язарга мөмкиннәр, аларның фамилияләрен урысларныкыннан аеру авыр.

— 2017 елда төбәкләрдә милли телләрне укыту ихтыярига калды. Бердәм дәүләт имтиханын милли телләрдә бирүне тыю тагын да иртәрәк кертелде. Әлеге чаралар ассимиляция темпларына йогынты ясый аламы, әллә инде моны алдагы җанисәпләр генә күрсәтәчәкме?

—Йогынты ясарга әле иртәрәк. Җанисәп хаталары гомумән бөтен процесслардан өстен. Милләтләргә бәйле кайбер таблицаларга гомумән анализ ясыйм дип тырышырга да кирәкми яки моны аерым кайбер гаделрәк төбәкләр буенча эшләргә кирәк. Иң гадел төбәкләр — төньяк һәм көнчыгыш төбәкләр. Иң ялганчылары — Дагыстан, Ингушетия һәм Чечня.

— Күп кенә татарларны башкорт дип язган булырга мөмкиннәр дидегез. Башкортстандагы вазгыятьне алсак, анда татарлар саны кискен кимегән, урыслар саны арткан, ә башкортлар саны бераз гына кимегән. Татарларны башкорт һәм урыс дип язганнармы?

— Шулай дип уйлыйм. Шулай ук бу Башкортстанның көнбатыш районнарыннан халыкның Татарстанга күчүен дә күрсәтә. Ул районнарда татарлар күп, алар икътисади яктан әйбәтрәк яшәгән Казан, Чаллы яки башка шәһәргә күчеп китә ала. Ягъни, татарларның кимүе — ике процессны күрсәтә: беренчсе — миграция, икенчесе ассимиляция дә була ала. Ләкин, бу очракта, административ манипуляцияләр дә күп урын алып тора дип уйлыйм.

— Бүгенге Русиядә милләтне (этничность) гаилә генә формалаштырамы, әллә моңа дәүләт сәясәте йогынты ясыймы?

— Русиядәге сәясәт күпчелек халыкны урысларга таба ассимиляцияләүне алга сөрә. Бу, әлбәттә, чечен, ингуш һәм Дагыстан халкына кагылмас. Ләкин бу җанисәп шулкадәр сыйфатсыз ки, әлеге процессны монда күрә алмыйбыз. Хаталар, җирле хакимиятнең тыкшынулары әлеге тенденцияләрне күрергә мөмкинлек бирми, мондый нәтиҗәләрне анализлап булмый.

— Кайбер төбәкләрдә җанисәп чагыштырмача чиста узды дисез, атап үтә аласызмы? Ә кайсыларында бигрәк тә начар?

— Һәр халык исәбен алуда бу бер үк төбәкләр. Иң начары Мәскәүдә, ә иң яхшысы — Тывада. Сәбәбе бер генә — халык исәбен алып йөрүчеләрнең хезмәт хакы. Мәскәү өчен бу бик түбән, ә шул ук Тыва кебек ярлы республика өчен — әйбәт кенә. Мин монда милләт турында сөйләмим, ә гомумән әйтәм.

Идел буенда иң ялганчы төбәкләр дип Башкортстан һәм Сарытау өлкәсен атар идем. Гадел узган төбәкләрдә халык санының кимүе күзәтелә. Димәк, бу төбәктә бу саннарны күктән алмаганнар. Татарстанда халык саны 116 меңгә артуы күрсәтелә, ләкин мин моны миграция хисабына шулай булгандыр дип уйлыйм. Татарстан бу яктан күпләрне җәлеп итә ала. Ә менә Башкортстанда 87 меңгә артуны ялган дип саныйм. Сарытау өлкәсе дә халык саны 73 меңгә арткан дип бирә, моны да дөрес дип булмый.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG