Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда нугайлар саны арткан: кем исәбенә?


Кызан (Татарская Башмаковка) — Әстерхан өлкәсенең Идел буе районында урнашкан татар авылы, Татарбашмак авыл советының административ үзәге. Авылда нигездә татарлар яши. Архив фотосы

Әстерхан өлкәсендә ике җанисәп арасында нугайлар саны 1,7 меңгә арткан һәм хәзер 9 меңнән артып киткән. Бу зур саннар түгел, шулай да нугай тарихчылары халыкның үзбилгеләнүе үзгәрә дип саный.

Бөтенрусия халык исәбен алу урыслар саны иң әз төбәкләрдән саналган Әстерхан өлкәсендә ничек узган? Кешеләр үз милләтен ничек күрсәткән, өлкәдә нинди телләрдә сөйләшәләр? Татарлар кимегенмәнме, артканмы? Җанисәп нәтиҗәләренә багышланган чираттагы мәкаләдә әлеге сорауларга җавап эзлибез.

Әстерханнан халык китә

Өлкә халкы узган 11 елда якынча 50 меңгә кимегән. 100 елда бу беренче шундый зур кимү. 1926, 1939, 1959, 1970, 1979, 1989, 2002 һәм 2010 елгы җанисәпләрне алганда, һәрберсендә гомум халык саны элеккесеннән күбрәк булган.

Моңа кадәр Төньяк Кавказ һәм чит илләрдән күчүчеләр агымы бу юлагтуларны каплый иде, ләкин хәзер Мәскәү, Петербур, Краснодар, Сочи, Волгоград һәм башка шәһәрләр һәм төбәкләргә күчеп китүче әстерханнар санын "яшереп" булмый.

Туган якны өйрәнүчеләр һәм шәһәр активистлары Валерий Маслов һәм Ләйлә Гыймадиева бигрәк тә яшьләрнең Әстерханнан китүен шәһәрдә белем алу, иҗат өчен мәйданнарның булмавы, яшәү сыйфаты кимүе белән аңлаткан иде.

2022 елда Әстерханнан Русиянең башка төбәкләренә генә түгел, чит илләргә китүчеләр дә артты: бәйсез журналистлар, оппозиция активистлары, кайбер халыкара ширкәтләр хезмәткәрләре, мобилизация яшендәге ирләр китте. Дөрес, сугыш аркасында китүчеләр статистикасы әлеге җанисәп нәтиҗәләренә кермәде, халык саны 2021 елда алынды.

Әстерханда халык санын алу нәтиҗәләре
Әстерханда халык санын алу нәтиҗәләре

"Милләтсезләр" күплеге

Әстерхан өлкәсенең этник корылышы турындагы нәтиҗәләргә караганда, иң элек үзләренең милләтен күрсәтмәүчеләр санына игътибар итү кирәк. 144 мең кеше бу юлы милләтен күрсәтмәгән. Бу өлкә халкының 15 проценты. "Милләтсез" әстерханнар саны элегрәк тә Русиядәге уртача сан белән чагыштырганда күбрәк иде. Мәсәлән, 2010 елда тугыз процент булды. Бу милләтләре күрсәтелгән баганаларның да дөреслеген шик астына куя.

Җанисәп нәтиҗәләренең ышанычлы булмавы турында "Idel.Реалии"га Әстерханда халык санын алучыларның берсе сөйләгән.

— Ковид сәбәпле, җанисәп бер ай урынына чынлыкта ике атнада узды. Җанисәпнең сыйфаты түбән булуда бу иң төп сәбәп. Миңа эләккән исемлекләрдә җавапларның яртысы гына кешеләр белән сөйләшеп язылган иде, калганнары йорт кенәгәләреннән генә алынган. Бу очракта милләтне ничек язу турында безгә бернинди күрсәтмә бирелмәде, һәркем үзенчә хәл итте. Мин "милләт" графасын тутырмый калдырдым, шуңа күрә исемлекнең яртысында милләт күрсәтелмәгән. Минем белән йөргән исәпче башка стратегия сайлаган иде – ул фамилияләргә карап милләтләрен язды. Мәсәлән, Ли фамилияле бер хатынны ул калмык дип язмакчы иде, күреп калдым, да яздыртмадым, - дип сөйләде Денис (үз исемен күрсәтмәүне сорады).

Мари фамилияләләре урысларныкына охшаган, урыс хатыннары башка милләт кешесенә кияүгә чыгып, аның фамилиясен алса, алар шул милләт кешесе дип язылырга мөмкмин. Шунлыктан "милләт" графасы шик тудыра ди Денис.

Шик тудыручы тагын бер әйбер бар. Әлегә нәтиҗәләр бары тик төбәкләр буенча гына чыкты. 15% "милләтсезләрнең" кайсы район яки шәһәрдә яшәүләре билгесез. Кайбер районнарда ул берничә генә булса, кайбер җирдә һәр дүртенче кеше үз милләтен күрсәтмәгән булырга мөмкин.

Мәсәлән, Әстерханда яшәүче украиннар һәм кореяларны алыйк. 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, төбәктә 8 132 украин һәм 2 939 кореялы яшәгән. 2021 елга, рәсми саннарга караганда, украиннар саны 3 173, ә кореялар саны 1 761 кешегә калган. Украиннар санының ике тапкырдан да артыгракка кимүен аңлатып була – бу, беренчедән, гомумрусия тренды, икенчедән, Әстерханда элекке динамика да кимүгә таба иде. 2002 һәм 2010 еллар арасында украиннар саны 30 процентка кимеде. Моңа,аерым алганда, урыс ассимиляциясе дә сәбәп булып тора.

Ә кореяларга килгәндә, җанисәп нәтиҗәсе ышаныч тудырмый. Моңа кадәр аларның саны күп балалар туу һәм Үзәк Азия илләреннән коре-сарамнар килүе исәбәенә тотрыклы һәм тиз артып килде. 2002 һәм 2010 еллар арасында 30 процентка арткан кореяларның киләсе ун еллыкта ике тапкырга кимүенә ышану авыр. Кореяларның күп өлеше "милләтсезләр" графасына керетелгән дип фаразларга була.

Этник динамика

Әстерхан өлкәсенең төп халыклары - казакъ, татар, нугай, урыс, калмык һәм төркмәннәр. Алар өлкәдә совет чорыннан ук аерым-аерым булып яши, моноэтник авыллары бар.

2021 елгы җанисәп урыслар, казакълар һәм татарларның кимүен күрсәтте. Урыслар 70 меңгә, казакълар 5 меңгә, татарлар 12 меңгә кимегән. Урыслар һәм татарлар динамикасы электән килгән кимүнең дәвамы булса, казакълар саны беренче тапкыр шулай кими. Моңарчы артып кына килгәннәр иде. Ләкин бу кимү зур түгел, төбәк халыклары арасында казакълар өлеше бераз арткан да – 14,8дән 15 процентка.

Шул "милләтсезләр" санын исәпкә алсаң, казакълар саны, бәлки, үзгәрмәгәндер дә, аларның милләте генә күрсәтелмәгән булырга мөмкин.

Татарларга килгәндә, картограф һәм үзешчән демограф Иван Владимиров чынлыкта алар 5 меңгә генә кимегән дип саный. Ул җанисәп саннарын исәпләүнең үз методикасын әзерләгән.

2021 елгы җанисәптә татарлар саны 48 мең 313 кеше дип исәпләнгән. Тагын 13 кеше әстерхан татары дип, алты кеше керәшен, дүрт кеше мишәр дип язылган.

Нугайлар һәм үзбилгеләнү үзгәрү

Түбән Идел буеның төп халыклары арасында 2010 һәм 2021 еллардагы җанисәпләр арасында бары тик ике милләттә – нугай һәм төрекмәннәрдә генә сан ягыннан үсеш күренә. Ике очракта да халык саны артуның бердәнбер сәбәбе яңа туучылар гына булмавы ачык – табигый үсештән тыш, аларга башка факторлар да йогынты ясады.

Саны 7,6 меңнән 9,3 мең кешегә җиткән нугайлар очрагында сүз милли үзбилгеләнүнең үзгәрүе турында бара. Әстерхан өлкәсендәге нугай халкының нигезен карагашлар һәм йорт татарлары тәшкил итә - катнаш чыгышлы ике тар локаль төркем. Күпчелек лингвистлар фикеренчә, алар нугай диалектларында яки нугай теленә бик якын мөстәкыйль телләрдә сөйләшәләр, әмма совет хакимияте аларны рәсми рәвештә татарлар дип санаган.

1990нчы елларда Әстерхан карагашлары арасында нугай милли хәрәкәте киң тарала. Активистлар авыл мәктәпләрендә татар теле дәресләрен нугай теле дәресләренә алыштыруга иреште, һәм бүген инде карагашларның абсолют күпчелеге үзен нугайлар дип атый. Үзләрен 2010 елда татарлар дип атаган карагашларның бер өлеше 2021 елга нугайларга күчүе ихтимал.

Карагашлар күчешеннән тыш, җанисәп нәтиҗәләренә йорт татарларында да нугай үзаңын үстерү дә йогынты ясады. Карагашлар арасында нугайларның милли активлыгы үзгәртеп кору чорына туры килсә, йорт татарларында ул соңгы елларда гына барлыкка килә, шулай да үз җимешләрен китерә: җанисәп алдыннан нугай активистлары йорт татарлары авылларында актив пропаганда алып барды һәм нугай тамырларын искә төшерергә өндәгән листовкалар таратты.

— Безнең исәпләүләргә караганда, төбәктә нугайлар саны артуга йорт татарлары сизелерлек йогынты ясады. Туучылар һәм үлүчеләр саны күршеләр белән охшаш, башка зур төбәкләргә күченү күзәтелми: кешеләр акча эшләргә йөри, ләкин бөтенләйгә күченми. Сан артуның сәбәбе нәкъ менә үзаң үсеше һәм күптәнге нугай үзбилгеләнешенә кире кайту. Татарстан матбугат чаралары ягыннан булган басым һәм каршылыкка карамастан, без барыбер саныбызны арттырдык һәм төбәк халыклары арасында дүртенче баскычка мендек. Мондый нәтиҗә — безнең агарту эшенең нәтиҗәлелегенә иң яхшы дәлил, – дип саный нугай тарихчысы Рамил Ишмөхәммәтов.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков та әстерхан татарларының бер өлеше нугайлар эченә кереп китүен таныды. "Нугайларга моннан файда булмаячак, алар аз санлы милләт", ди ул.

Төркмәннәр һәм миграцион үсеш

Әгәр дә нугайлар саны арту күпчелектә этнотел активистларының эш нәтиҗәсендә тәңгәллек алмашынуы белән аңлатылса, төркмәннәр очрагында, миграция йогынтысы ихтималы зуррак.

Төркмәннәр Әстерхан өлкәсенең төп халыкларының берсе санала, чөнки алар Түбән Идел җирендә ике гасырдан артык өзлексез яши һәм үз авыллары бар – Идел буе районындагы Атал, Фунтово һәм Байбачал авыллары. Алар 1793 елда Мангышлактан килеп урнашкан. Шул ук вакытта соңрак, совет чорында һәм аннан соң Төркмәнстаннан күчеп килүчеләр дә бар. Алар шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә тупланган. Статистикада төркмәннәрнең кайсы өлеше Әстерхан авылларда туып-үсүчеләр, кайсылары яңарак килүе күренми. Әмма мигрантлар факторы зур булуын фаразлап була.

Бу фактор Үзәк Азиянең башка ике халкы – үзбәкләр һәм таҗиклар саны арту динамикасы белән дә раслана. Бу халыклар, Әстерханның төп халкы саналмасалар да, тотрыклы үсеш күрсәтүне дәвам итә. Соңгы ике җанисәп арасында узган 11 елда үзбәкләр саны – 20 процентка, таҗиклар саны 35 процентка арткан.

Гомуми күзәтү

Гомумән алганда, 2021 елгы халык санын алу нәтиҗәләре, шикле булуына карамастан, электән күзәтелгән төп трендларны раслый. Әстерхан өлкәсе очрагында алар үзенчә каршылыклы: күпчелекнең өлеше кими, милли төрлелек тә кими бара.

Шул ук вакытта, рәсми мәгълүматка ышансаң, аз санлы халыкларның да саны да, төбәктә биләгән өлеше дә кими бара. Дагыстан халыклары вәкилләре (аварлар, даргиннар, лезгиннар, кумыклар, табасараннар, лаклар, цахурлар, рутуллар һәм агуллар) узган 11 ел эчендә 15 процентка диярлек кимегән, чеченнар – 5 процентка, калмыклар – 20, азәрбайҗаннар – 21 , чегәннәр – 24 , әрмәннәр – 29 , яһүдләр – 35, алманнар – 56, беларуслар – 60, украиннар – 61, эстоннар 70 процентка кимегән.

Этник төркемнәр санының аеруча сизелерлек үсеш очраклары туучылар саны югары булу белән түгел, ә милли идентификация һәм миграция агымы белән бәйле.

Җанисәп мәгълүматларының түбән сыйфатын исәпкә алып, фаразлар ясау кыен, әмма якын киләчәктә трендлар сакланыр дип фараз итәргә була: урыс халкының саны һәм өлеше кимү, казакъларның чагыштырмача тотрыклы саны, татарларның милли үзбилгеләнеше үзгәрү исәбенә нугайлар санын үстерү, Үзәк Азия халыклары арасыннан килүчеләр агымы һәм ассимиляция, катнаш никахлар һәм репатриация исәбенә украин, беларус, алман, әрмән, латыш һәм эстоннарның юкка чыга баруы.

Русия җанисәбе 2021

  • Русиядә чираттагы җанисәп 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр уздырылды.
  • Русия тарихында беренче тапкыр халык санын алу онлайн да узды, кешеләр анкета сорауларына дәүләт хезмәтләре порталы аша җавап бирә алды.
  • Җанисәп анкеталарында кешеләргә үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче тапкыр бер кешегә берничә милләтне күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
  • Беренче гомум нәтиҗәләр 2022 елның сентябрендә чыга башлады. Милләтләр саны турында мәгълүмат 2022 елның декабрендә игълан ителде. Бу нәтиҗәләргә күрә Русиядә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG