Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан төбәге: карагашлар һәм юрт татарлары


Ясын-Сокан авылы

Әстерхан өлкәсе — Русиянең иң күп милләтле төбәкләренең берсе, шуңа да һәр җанисәп бу төбәк өчен зур вакыйга булып тора һәм кайнар бәхәсләр тудыра. Бигрәк тә ачык статусы булмаган ике төркем — карагашлар һәм юрт (йорт) татарлары кызыксыну уята. Кемдер аларны мөстәкыйль халыклар, кемдер нугайларның, кемдер татарның субэтносы дип саный. Ничек шулай килеп чыккан, аларның үзаңы ник үзгәргән һәм алдагы җанисәптән нинди нәтиҗәләр көтәргә — шуларны ачыклап карыйк.

Карагашлар һәм юрт татарлары (юртлар) арасында уртаклыклар күп — алар ислам динен тотучы һәм Әстерхан тирәсендә компакт яшәүче төрки телле төркемнәр. Лингвистлар фикеренчә, алар нугай теле диалектларында яки нугай теленә якын аерым телләрдә сөйләшәләр. Мондый карашны, мәсәлән, карагаш авылларында күп санлы экспедиция материаллары нигезендә карагаш теленең бердәнбер грамматикасын язган Татарстан галиме Леонид Арсланов яклый. Шул ук вакытта совет милли сәясәтен төзүчеләр бу төркем вәкилләрен татарларга кертә — карагашлар һәм юртларның паспортларында татар дип күрсәтелгән, мәктәпләрдә, ана теле буларак, татар телен Казан дәреслекләре нигезендә укытканнар.

Совет берлегендә үзгәртеп кору чоры һәм берлекнең таралуы күп кенә төбәкләрдә милли үзаң күтәрелү һәм милли тел активистлары хәрәкәте киңәю чорына туры килде — кайдадыр бу сәяси үзгәрешләрнең сәбәбе иде, кайдадыр, киресенчә, аларның нәтиҗәсе булды. Бу процесс Әстерхан өлкәсенә дә кагылды. Мәсәлән, 1980нче һәм 1990нчы елларда Мәҗлес Үтәҗанов Әстерханда "Ақ арна" казакъ газетын булдырган, Лена Кадыйрова татар телендә радиотапшырулар оештырган, өлкә һәм район матбугатында төбәктәге барлык мәдәниятләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыша башлаганнар. Бу күтәрелеш карагашларны да, юртларны да урап узмады. Күпсанлы охшашлыкларына карамастан, бу ике төркемнең милли үзаңы да, милли активистларның соңгы дистә еллардагы эшчәнлеге һәм нәтиҗәләре дә нык аерыла.

Әстерхан нугайлары
Әстерхан нугайлары

Ясын-Сокан авылы янындагы кечкенә генә мәдәният йортындагы музейда төрле еллардагы җанисәптә Әстерхан нугайлары саны артуы ачык күрсәтелгән плакат эленеп тора. Тарихчы Рамил Ишмөхәммәтов нугай халкының тиз һәм кискен артуы туу белән дә, миграция белән дә бәйле була алмавын аңлата — сүз милли билгеләнүнең массакүләм алмашынуы турында бара. Фотода китерелгән саннарга караганда, Әстерхан өлкәсе халкының үзен нугай дип санаган өлеше артуы үзгәртеп кору елларында башланган һәм әлегә кадәр дәвам итә. Әстерханның меңләгән нугайлары каяндыр килмәгән, алар нибары 86 нугай саналган 1979 елгы җанисәп вакытында да биредә яшәгән, тик ул вакытта алар үзләрен татар дип атаган.

Күпчелек карагашларның нугай файдасына татар булудан баш тартуы милли тел активистлары эшчәнлегенә бәйле. Karagash Nogay Project проектына нигез салучы, югарыда телгә алынган Рамил Ишмөхәмәтов тә шулардан. Бу хәрәкәт карагаш телен һәм мәдәниятен өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә. Проект кысаларында традицион бию студиясе эшли, проектта катнашучылар халык тарихы турында лекцияләр үткәрә, инкыйлабка кадәрге каберлекләрдә сурәтләнгән борынгы тамга — ыру билгеләре турында мәгълүмат җыя. Арслановның карагаш грамматикасын яңадан бастырып чыгару һәм аның нигезендә заманча үзлектән өйрәнү дәреслеген әзерләү планлаштырыла.

Karagash Nogay Project 2018 елның язында оеша. Әмма бу карагаш активистларының беренче генә берләшмәсе түгел. Карагашларның яңа тарихын урындагы экологик һәлакәттән аерып карарга ярамый — 1987 елда Әстерхан өлкәсенең Красноярски районындагы Аксарай станциясе янында эре газ-конденсат ятмасын эшкәртә башлыйлар, шунда ук бүгенге көнгә кадәр эшли торган газ эшкәртү заводы төзелә. Газны чыгару һәм эшкәртү карагашлар территориясенең үзәгендә башкарылды — завод төрле яктан Әхтәм, Бүзән, Кыйгач һәм Бәрәкәт елгалары ярында урнашкан карагаш авыллары белән әйләндереп алынган.

Яңа газ комплексы янында яшәүчеләр завод ягыннан кискен начар ис сизә башлый, күпләр балаларының ешрак авырый башлавына зарлана. Экология мәсьәләсе кискенләшә, хакимият аны игътибарсыз калдыра алмый. Район матбугатында газ чыганагының һәм заводның ябылуы яки тирә-як авылларда яшәүчеләрне иминрәк районнарга күчерү турында бәхәсләр бара. Икътисади файда күзлегеннән чыгып, хакимият икенче вариантны өстен күрә, әмма хәтта монысына ирешү өчен дә җирле халыкка күп көч куярга туры килә. 90нчы еллар башында Сәет һәм башка авылларда яшәүчеләр проблеманы ашыгыч хәл итү кирәклеген искә төшерү өчен даими рәвештә митинглар оештыралар һәм Әстерханнан Харабалига, аннан соң Волгоградка алып баручы трассаны ябалар. Туксанынчы еллар уртасында газ комплексы тирәсендәге читләшү зонасыннан күчеп китү башлана, 21 гасыр башында Ланчуг, Айсапай, Куянлы, Брянский һәм башка бик күп карагаш авыллары хариталардан юкка чыга. Авылларның халкын төбәк эчендәге төрле урыннарга күчерәләр.

Күчерелгән карагашларның шактый өлеше күрше Идел буе районының Растопуловка авылына юнәлә. Аларның саны авылның элекке рус-казакъ халкы саныннан бик тиз артып китә, һәм бүген Растопуловка — күпчелек халкы карагаш булган иң зур авыл. Күчеп килүчеләрнең зур өлеше Әстерханның төньяк читендәге Бабаевски исемендәге микрорайондагы панельле йортларда фатирлар алган, башкалар шәһәр яны бистәләренә һәм Кызыл Яр район үзәгенә күченгән.

"Эдиге" нугай мәдәнияте яшьләр үзәге җитәкчесе Эльдар Идрисов Растопуловка мәчете янында
"Эдиге" нугай мәдәнияте яшьләр үзәге җитәкчесе Эльдар Идрисов Растопуловка мәчете янында

Исән калу һәм сәламәт киләчәк өчен көрәш карагашларны берләштерә. Хронологик яктан ул Русиядәге гомуми милли үзаң күтәрелеше белән туры килә, һәм экологик проблемнарны хәл иткәннән соң, активлык икенче үзәнгә күчә — күп кенә карагашлар гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклау мәсьәләләрен кайгырта, үзләренең милли тамырлары һәм катлаулы тарихы турында уйлана башлый.

Шунысы кызык, экология һәм тел мәсьәләләрен еш кына бер үк лидерлар алга этәргән. Мәсәлән, карагашларны "совет татарлаштыруы"на каршы чыккан һәм аларны нугай халкының субэтносы дип санаган Равил Джуманов 1990 елда "Бирлик" җәмгыятенә нигез сала. Аның рәисе буларак ул, бер яктан, газ комплексы янындагы зонадан карагашларны күчерү өчен митинглар башлап җибәрә, ә икенче яктан күченү програмына кагылмаган карагаш авылларында — Ясын-Соканда, Джанайда һәм Лапаста нугай телен укытуны кертүгә ирешә. Соңрак нугай теле факультатив рәвештә карагашлар күпләп күченгән Растопуловкада да укытыла башлый. Мәктәп бинасына керү урынында нәкъ менә шушы телдә "Хош келдинъиз!" дигән язу эленеп тора.

2003 елда "Эдиге" нугай мәдәнияте яшьләр үзәге оеша. Үзәкне РАНХиГСның Әстерхандагы филиалында укытучы Эльдар Идрисов җитәкли. Төрле елларда бу үзәктә нугай теле курслары һәм мәдәният-фольклорга бәйле түгәрәкләр эшли. Оешма әгъзалары авыл китапханәләренә нугай телендә язылган басмалар китерә, әмма җирле халык моны һәрвакытта да шатланып кабул итми. "Эльдар безгә Дагыстаннан "Байтерек" журналы китерә. Ул аларның дагыстан нугай телендә бастырылган, без аны начар аңлыйбыз, бу безнең тел түгел — журналлар безнең китапханә тартмаларында тик ята, аларны беркем алмый. Мин без нугайлар түгел димим, ата-бабаларны онытырга ярамый. Без алар белән тугандаш, әлбәттә, әмма без башка нугайлар" — дип сөйли Красноярски районындагы мәдәни йорт хезмәткәре.

Мондый тәнкыйть — бердәнбер очрак түгел. Джуманов һәм башка активистлар тырышлыгы белән күпчелек карагашлар нугай булуны кабул итте һәм алар үзләрен татар дип атауны сәяси хата, ә советтан соңгы милли үзгәрешне — тарихи гаделлекне торгызу дип саный. Шуңа да карамастан, карагашларның Дагыстан, Карачай-Чиркәс, Ставрополь һәм Чечня төбәкләрендә компактлы яшәүче Кавказ нугайларының төп массивыннан аермасы булуын кире кагарга ярамый. Борынгы карагашлар өч йөз еллап элек Идел буеннан Әстерхан далаларына күчеп утырган һәм шуннан бирле яңа күршеләр — казакъ, татар, калмык һәм русларның көчле йогынтысына дучар булган. Әгәр Дагыстан нугайларында лезгинка популяр булса, карагашлар Сарытау гармунына бии. Тел белгече Динара Степина мәгълүматына караганда, Кавказ һәм Әстерхан нугайлары сөйләшендә лексика гына түгел, грамматика да аерылып тора — мәсәлән, Джанай авылы диалектында казакъ теле тәэсирендә фигыльнең бер заманы юкка чыккан. Нугай активлыгына гомумән яхшы карасалар да, күп кенә карагашлар "Эдиге" үзәгенең кавказ нугайлары мәдәниятен турыдан-туры "импорт" итүе белән канәгать түгел.

"Аларның [кавказ] җырлары, киемнәре, китаплары — әлбәттә, яхшы, әмма бу безнеке түгел. Башта бездән татар ясадылар, хәзер кавказ нугайлары ясыйлар. Ә без карагашлар — биредәге нугайлар, иң беренче чиратта, әстерханнар. Безнең үз мәдәниятебез, үз диалектыбыз, һәм нәкъ менә шуларны сакларга, җирле үзенчәлекне исәпкә алырга кирәк" — дип аңлата исемен әйтергә теләмәгән, инде югалган Куянлы авылыннан чыккан әңгәмәдәшем. Karagash Nogay Project авторы Рамил Ишммөхәммәтов та шул фикердән чыгып эш итә — ул "нәкъ менә әстерханнарны һәм нәкъ менә карагашларны" өйрәнергә чакыра. Соңгы вакытта проект "Эдиге" үзәге белән хезмәттәшлек итә, үзәк эшчәнлеген локальләштерергә булыша.

Карагаш активлыгын һәм үзбилгеләнүен тикшергәндә, без аларның нугай үзаңын факт буларак кабул итәбез. Картлар арасында үзләрен татар дип атарга күнеккән һәм татар телен югары мәдәниятле дип санаган кешеләр кала, ә нугай телен бары тик көнкүреш өчен кулланырга яраклы тупас тел дип йөртәләр, әмма бу гомум кабул ителгән караштан ерак һәм елдан-ел сирәгрәк очрый, моны һәр яңа җанисәп саен нугайлар саны котырып үсүе белән беррәттән татарларның кими баруы ачык тасвирлый.

Мантыйк нигезендә мондый вазгыятьне Әстерханның тагын бер төркеме — юртлар арасында да көтәргә була, Арсланов һәм башка лингвистлар аларның диалектын да нугай теленә карый дип аңлата, ләкин чынбарлык катлаулырак. Моноэтник юрт җирлекләре совет чорында һәм аннан соң уздырылган җанисәптә дә гел татар дип язылган. Күпчелек юртлар үзләрен татар дип атый һәм, Казан нормасыннан күпсанлы лексик һәм грамматик аермаларны таныса да, татар телен туган тел дип саный. Совет елларындагы кебек үк, юртлар яшәгән җирдә рус һәм инглиз телләреннән башка тел предметлары калган мәктәпләрдә нәкъ менә татар теле укытыла.

Татар Башмагы, юртлар авылы
Татар Башмагы, юртлар авылы

Идел буе районының Киленче авылы мәктәбендә туган тел укытучы Наилә Есенбаева Әстерхан өлкәсенә Татарстаннан күчеп килә. Наилә үзе әйтүенчә, ул башта җирле халыкны зур кыенлык белән аңлаган, ләкин бу аңа аларны татар телле дип санарга комачауламаган — ул хәтта татар телле җыентык өчен бу авыл диалекты турында мәкалә дә язган. Мондый дуализм читтән килүчеләр генә түгел, җирле халыкка да хас: җирле киленчеләр, гәрчә Казанда аның башкача яңгыравын белсә дә, татарча сөйләшкәне белән килешә. Шулай ук күп кенә юртлар үзләренең үзаңын да ике төрле кабул итә — кайчак шундый парадоксаль җөмләләр ишетеп була: "Татар милли ризыгы нугай мәлеш (нугай пирогы)" дип атала. Кайберәүләр үзләрен хәтта нугай татарлары дип тә йөртәләр, бу очракта нугай компоненты икенче милләт түгел, ә бердәм татар халкының төбәктәге тармагы дип аңлаталар.

Шулай итеп, Әстерхан тирәсендә яшәүче, нугай диалектларында сөйләшүче һәм совет чорында татарлар саналган төрки төркемнәр бүгенге көндә төрле үзаңга ия. Карагашларның күпчелеге үзен нугай халкына кертә, ә юртлар үзләрен беренче чиратта татар дип санавын дәвам итәләр, һәм барлык узган җанисәптә шуны раслап киләләр. Бу нәрсә белән бәйле булырга мөмкин? Беренчедән, газ комплексы тирәсендәге экология низагы юрт авылларында яшәүчеләргә кагылмаган, чөнки алар карагаш авылларыннан көньяктарак урнашкан. Әгәр дә карагаш өчен үзләренең төп хокуклары өчен көрәш иҗтимагый берләшүгә сәбәп булса, юртларның андый ихтыяҗы юк иде, димәк, үзаңның шундый көчле күтәрелеше дә булмаган. Икенчедән, җавапны әлеге милли төркемнәрнең борынгырак тарихыннан эзләргә кирәк. Татар Башмагы (Кызан) авылының тарих укытучысы һәм юрт активисты Әмир Мусаев аңлатканча, күп кенә карагашлар совет чоры күмәкләшүенә кадәр күчмә халык булып, ә юртлар берничә йөз ел элек үк утрак тормышка һәм игенчелеккә күчкән. Әстерханның көньяк һәм көнбатыш тирәсенә урнашып, алар инкыйлабка кадәр үк Татар базары буларак танылган шәһәр базарында сату өчен җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерә башлаганнар. Күп кенә юртлар шәһәрдә вакытлы эшләргә ялланган, бу шулай ук җирле татар халкы, Урта Идел буеннан күчеп килүчеләрнең нәсел дәвамчылары белән элемтәләрне күздә тоткан. Шулай итеп, "совет татарлаштыруы" дәверен юртлар, шәһәр халкы белән аралашу аркасында, татар телен белеп һәм аны дәрәҗәлерәк дип санап каршы ала, ә карагаш өчен бу шактый яңа һәм ят нәрсә була.

Әмир Мусаев Әстерханда телләр фестивалендә, 2019 ел
Әмир Мусаев Әстерханда телләр фестивалендә, 2019 ел

Милләтара элемтәләр тарихы безгә юртларның ни өчен татарлыкны яхшырак кабул итүләрен аңларга ярдәм итә. Хәер, барысы да түгел: инде телгә алынган тарихчы һәм җирле милли-мәдәни автономия рәисе Әмир Мусаев үзен беренче чиратта нугай дип саный һәм юртларның, аның сүзләренчә, совет чорына кадәр өстенлек иткән нугай үзидентификациясенә кайту идеясен популярлаштырырга омтыла. Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Түбән Идел төбәкләрендәге вәкаләтле вәкиле Илдар Даиров шул ук карашта. Алар Мусаев белән Әстерхандагы татарлар — Урта Идел буеннан күчеп килүчеләр, ә нугай-юртлар — Әстерхан ханлыгы варислары булган төп халык дигән фикердә тора.

Карагаш активлыгы үзгәртеп кору елларында ук формалаша башласа, юртларның беренче "Нугай юрт" оешмасы 2020 ел башында гына барлыкка килде. Төбәк матбугаты моны якынлашып килүче җанисәп белән бәйләде, кайберәүләр хәтта мохтариятне "нугай" милләтен сайлау өчен канунсыз агитация оештыруда гаепләде. Әлбәттә, бу гаепләүләрнең мәгънәсе юк — җанисәп сайлау түгел, һәм канун җанисәпкә карата "агитация" төшенчәсен гомумән кулланмый. Хәер, Әмир үзенең авылдашларында һәм башка юртларда нугай үзаңын уятырга теләгәнен яшерми дә. Активистлар әлегә интернетта юртлар тарихына багышланган текстлар һәм рәсемнәр тараталар, аларның кайберләрендә чыннан да "Нугай бул" дигән турыдан-туры өндәү бар. Шунысы кызык, социаль челтәрләрдәге карагаш төркемнәре ул постлар белән уртаклашалар һәм "Нугай юрт" оешмасы эшчәнлегенә төрлечә ярдәм итәләр.

Соңгы җанисәпләр арасында нугай үзаңы динамикасыннан чыгып, Әстерхан һәм карагаш авылларында нугайлар саны 2021 елгы җанисәп нәтиҗәсендә дә сизелерлек үсүен дәвам итәр дип фаразларга була. 1980нче еллардан алып хәзерге көнгә кадәр карагаш активлыгы көчәя һәм популярлаша гына бара. "Совет татарлаштыруы"н хәтерләгән картлар акрынлап китә, ә мәктәптә нугай теле дәресләре белән үскән яшьләр үзләре өчен дә, балалары өчен дә нугай булуны сайлаячак. Юрт оешмалары һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәр күптән түгел генә активлаша башлады һәм бергәлекнең милли аңын шактый дәрәҗәдә үзгәртергә өлгермәгәндер, ләкин шулай да күп кенә авылларда үз тарафдарларын таптылар. Шулай итеп, бу авылларда да нугайларның татарлар хисабына бераз артуы мөмкин. Шулай да Каспий буенда татарлар халык саны белән рус һәм казакълардан соң өченче урында калачак — 2010 елда әстерханнарның 60 меңнән артыгы татар, һәм нибары 7,5 меңе нугай дип язылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG