Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте Әстерхан дини идарәсен югалтудан курка. Нәзарәт төп куркынычны кавказлардан түгел, ә татар имамнарыннан күрә.

Әстерханның Сабанс яр мәчете имамы Илдар Даиров вазифасыннан алынган. Татполит сәхифәсе язуынча, моны Даировның дипломы эшләү өчен ярамау белән аңлатканнар. Даиров заманында Казанның “Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган, ә ул эшләгән мәчет низамнамәсендә диплом мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтенә караган уку йортыныкы булырга тиеш дип язылган. Даировка Уфага барып аттестация узарга кушылган, әмма элекке имам моны үзеннән котылу өчен генә ясалган тәкъдим дип саный, чөнки Әстерханда бернинди дипломы булмаган имамнар да рәхәтләнеп эшләп ята дигән ул "Татполит"ка.

Илдар Даиров
Илдар Даиров

Азатлык Илдар Даиров белән элемтәгә кереп, кайбер нечкәлекләрне ачыкларга тырышса да, ул, иминлегенә куркыныч янау мөмкинлеге белән аңлатып, сөйләшүдән баш тартты.

Элек Әстерханда Ислам көллияте җитәкчесе урынбасары булган, 10 ай элек Татарстанга күченеп килеп, КФУда доцент булып эшләүче Марина Имашева проблем төптәрәк ята дип саный.

"Илдар хәзрәтне эштән алу проблемы дипломның Казанда яки Русиянең башка төбәгендә бирелү белән генә бәйле түгелдер дип саныйм. Төп мәсьәлә – Әстерхан өлкәсе мөселманнары идарәсе кергән Уфадагы Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтенең төбәктәге мөселманнарның Таҗетдин җитәкчелегендәге идарәдән китүеннән курку. Әстерханда шактый мөселман яшәгәнне исәпкә алганда, бу аңлашыла да. Әстерхан өлкәсендә мөселманнар 25 процент тәшкил итә. Ягъни, соңгы җанисәпне алганда, бер миллион кешенең 250 меңе – мөселманнар. Бүгенге көндә Әстерхан Идел буенда иң күп мөселман мәхәлләләре булган төбәк. Һәм аларның бер генә диния нәзарәтенә каравы Русиядә уникаль күренеш. Мисал өчен, Ульян өлкәсендә мөселманнарны нигездә татарлар гына тәшкил итүгә карамастан, анда дүрт бәйсез мөфтият бар. Ә Әстерханда төрле халыклар яши.

Марина Имашева
Марина Имашева

Соңгы ике гасырда биредә мөселманнарның күпчелеген хәнәфи мәзхәбендәге төрки-сөнниләр тәшкил итте. Төрки-сөнниләргә беренче чиратта татарлар керә. Әмма бу татарлар исеменә моңа кадәр йорт татарлары, карагашлар һәм Урта Идел буе, Урал яны губернияләреннән күчеп килгән татарлар керә. Күчеп килгән Пенза, Түбән Новгород, Казан татарлары шәһәр мәхәлләсен тәшкил итә һәм урам-урам булып яши. Барысы да татар телендә аралаша, Казан татарлары белән мәдәни һәм дини кардәшлекне якын итә. Үзләрен бөек татар милләтенең бер өлеше дип саный. Татар буржуазиясе акчасына шәһәрнең дүртенче, бишенче һәм алтынчы өлешләрендә мәчетләр төзелгән. Имамнар булып Әстерхан, Казан, Оренбур, Уфа мәдрәсәләрендә белем алган татарлар хезмәт итә. XIX гасыр башыннан Әстерханның үзендә татарлар халыкның 25 процентын тәшкил итә", ди Имашева.

Аның әйтүенчә, 1990нчы елларда милли үзаң үсеш алу белән 1923 елдан татарлар булып язылган һәм 1962 елга кадәр мәктәпләрдә татар телен өйрәнгән Әстерхан карагашлары үзләрен ногайлар дип таныта башлый.

"Алар Дагыстан һәм Ставрополье ногайлары белән кардәшлеккә басым ясый. Этник яктан ногайлар булган йорт татарлары, бигрәк тә яшьләр, үзләрен татарларга кертә. Татарларның Әстерханда саннары кимүе беренче чиратта ногай дип бүлү белән бәйле.

Әстерхандагы Ак мәчет
Әстерхандагы Ак мәчет

Элек күчеп килгән күп кенә татарлар, икътисади хәлләрнең начараюы сәбәпле, Әстерханнан китә башлады. Әлеге хәл киләчәктә дә дәвам итәчәк. Шул сәбәпле татарлар саны ныклап кими.

Шуңа да карамастан, өлкә үзәгендә барлык имамнар да татарлар. Күчеп килгән татарлар, карагашлар һәм йорт татарлары арасында өченче, дүртенче буында катнаш никахлар булган. Әмма урыслар өчен алар барысы да Әстерхан татарлары.

Әстерхан өлкәсендә төрки-мөселман җәмгыяте арасында сан ягыннан иң күбе – казакълар. XIX гасыр башында Бүкәй Урдасы казакъларына Иделнең уң ярында Әстерхан губерниясе кысаларында яшәү рөхсәт ителә. Алар сан ягыннан татарлардан һәрвакыт күбрәк булды. 1930 елга кадәр казакълар күчмә тормыш алып бара һәм шәһәрләрдә бөтенләй яшәми. Совет хакимияте фәрманы белән казакъ, казакъ-урыс, казакъ-татар-урыс, казакъ-калмык авыллары барлыкка килә.

XX гасыр уртасыннан казакълар шәһәрләргә күчә башлый. Моннан тыш казакълар беркайчан да демографик проблем кичермәде. Аларның саны даими арта барды.

Шулай итеп төрки-мөселман (казакъ-татар-ногай) халкы җирле мөселман җәмгыятенең нигезен тәшкил итте.

Совет берлеге таркалганчы төбәктә мөселманнар арасында динне татарлар тотып торды. Мөселманнар арасында даими татулык хөкем сөрде. Хәтта Әстерхан диния нәзарәтенә азәрбайҗан мәхәлләсе дә керде. Белүебезчә, алар бит шыгый.

1990 елда аларга татарларның Криушин мәчете бирелә. Хәзер аны "Бакы" мәчете дип йөртәләр", ди КФУ доценты.

"Бакы" мәчете
"Бакы" мәчете

Имашева әйтүенчә, 1990 елларда Әстерхан өлкәсенә Төньяк Кавказдан, аерым алганда Дагыстаннан, Чечнядән күпләп мигрантлар килә башлый. Хәзер аварлар, даргиннар һәм чеченнар бергә сан ягыннан татарларны узып китә һәм аларның саны арта гына барачак дип фаразлана.

"Белүебезчә кавказлар үз традицияләре белән яши, аларга төрки мәдәният ят нәрсә. Хәзергә алар Әстерхан мөселманнары Диния Нәзарәтенә керүләренә түзеп тора. Зур Исады базарында аларга тагын бер татар мәчете бирелә. Бүген инде аны "Кавказ" мәчете дип тә йөртәләр. Анда шафигый мәзхәбендә гыйбадәт кылына.

"Кавказ" мәчете
"Кавказ" мәчете

Якын киләчәктә кавказлар үзләренең Диния нәзарәтен булдыру теләге турында сөйли башласа да, гаҗәп булмас кебек, чөнки алар бик дини. Чеченнарның 100 проценты дин тота, дагыстаннарның 85-90 проценты гыйбадәт кыла.

Шул ук вакытта, ниндидер социологик тикшерүләр уздырылганы булмаса да, белгечләр әйтүенчә, татарлар һәм ногайларның бары 10 проценты, казакъларның 5-7 проценты гына дин тота", ди Имашева.

Төрки мөселманнар күпчелектә никаз, җеназа, балага исем кушу кебек дини бәйрәмнәрне генә уздыса, кавказлар тулаем дини тормыш алып бара.

"Бу бигрәк тә җомга көнне сизелә. Җомга намазы вакытында мәчетләргә килсәң, ул кавказлар белән тулы була.

Уфа өчен Әстерханның нәзарәттән чыгуы зур югалту булачак

Әлбәттә, Уфа өчен Әстерханның нәзарәттән чыгуы зур югалту булачак. Шуңа алар ничек тә моны булдырмаска тырыша. Кызганыч ки, Уфа төп куркыныч буларак татар имамнарын күрә, ягъни алар берләшеп аерым оешма булдыруга дәгъва итәрләр дип саный. Шуңа төрле уйдырмалар табып эштән куып аларны көчсезләндермәкче була.

Әстерханнан еракта урнашуы яки башка сәбәпләр аркасында Уфадагы үзәк диния нәзарәте төрки һәм кавказларга бүленү кыркынычы янавын күрми. Төрки бердәмлекнең таркалуы исә Әстерхан өчен бик начар тәмамланырга мөмкин. Нәтиҗәдә, милли нигездә бүленгән берничә Диния Нәзарәте барлыкка килүе ихтимал. Бу исә төбәктә милләтара хәлне катлауландырачак.

Өлкәдәге күп кенә имамнарның дини белеме бөтенләй юк

Дипломның туры килмәве турындагы сәбәп тә абсурд, чөнки өлкәдәге күп кенә имамнарның дини белеме бөтенләй юк һәм бу вазгыятьтә Казан мәдрәсәсе дипломы әле шактый абруйлы күренә.

Уфа белән Әстерхан мөселманнары диния нәзарәтен бәйләп торуның тагын бер сәбәбе белем бирү өлкәсендә. Барлык имамнарга нәкъ Уфада белем алырга яки белем арттырырга тәкъдим ителә. Әмма бу барлык имамнарның да хәленнән килми. Акчалата да, вакыт ягыннан да Уфага бару бик чыгымлы. Мисал өчен поезд Уфага ике тәүлек бара. Ә Мәскәүдә күчеп утыру белән очкычта бару болай да очын-очка ялгап яшәгән имамнар өчен бөтенләй мөмкин түгел.

Татарлар өчен икенче Мәккә булып нәкъ Казан тора

Әстерхан татарлары өчен Уфа менталитет ягыннан да нык аерыла. Һәрберебез белә, татарлар өчен икенче Мәккә булып нәкъ Казан тора. Күпләрнең анда туганнары яши. Шуңа белем алу вакытында аларда тукталырга була. Географик яктан да Казан якынрак. Күпләргә Казанда белем бирү юнәлеше дә күбрәк ошый. Хәтта үзенең ватаны дип Русияне санаган яшь казакъ имамнары да шул фикердә тора. Күпләр Татарстан имамнары белән шәхсән дә таныш.

Әстерхандагы Үзәк мәчет (Кызыл мәчет)
Әстерхандагы Үзәк мәчет (Кызыл мәчет)

Монда шулай ук мөселманнар җитәкчесенең абруйлы кеше булуы да бик мөһим. Әстерхан өлкәсе мөфтие Назымбәк хәзрәт Ильязов 1980нче еллар башында Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән Бохарада бергә укыган. Назымбәк хәзрәт Таҗетдиннең беренче урынбасары да булып тора. Шуңа Әстерхан диния нәзарәтенең Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтенә каравы ике кешенең дустанә мөнәсәбәтенә дә бәйле.

Назымбәк хәзрәт җәмгыятьнең бердәмлеген саклап калу өчен күп тырышлык куйды. 2000 елда Нәзарәтне таркалудан саклап кала алды. Тумышы белән Әстерхан өлкәсеннән йорт татары булган Назымбәк хәзрәтне барлык төрки мөселманнар хөрмәт итеп килде, әмма ике ел элек сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул диния нәзарәте рәисе вазифасыннан китте. Ул җитәкче булганда дини белем бирү мәсьәләсе кискен килеп басты. Әстерханда җирле имамнарны әзерләү өчен ислам көллияте төзелде. Анда Казанда, Уфа, Мисыр, Мәгъриб дипломнары булучылар укытты.

Нәзарәттә ике йөз еллык татар җитәкчелеге җебе өзелде

Яңа җитәкче, Таҗетдиннең имам-ахуны булып озак кына килештерүләрдән соң Рәүф хәзрәт Жантасов билгеләнде. Ул милләте белән казакъ. Шулай итеп нәзарәттә ике йөз еллык татар җитәкчелеге җебе өзелде. Казакъларның сан ягыннан күбрәк булуын исәпкә алганда, бу әлбәттә дөрестер.

Әстерхандагы татар имамнары бу карарны бертавыштан кабул итте һәм шәһәр татарларының да Рәүф хәзрәтне үз итүләре өчен бар тырышлыкны куйды.

Рәүф хәзрәт бик әдәпле кеше һәм аның Илдар хәзрәтне алып атуга ниндидер шәхси сәбәпләре бардыр дип уйламыйм. Ул бик дини кеше. Шулай ук җәмәгатьчелектә дә танылган.

Аның килүе белән күпләр Диния Нәзарәтендә төптән үзгәрешләр булыр дип көтте. Иң мөһиме – Назымбәк хәзрәт киткәч инде Таҗетдин белән дә берни бәйләп тормый. Шуңа күпләр Әстерхан мөселманнары Диния Нәзарәтенә үз статусын яңадан карарга һәм Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтеннән бүленеп чыгарга вакыт җитте дип саный. Күпләр мисал буларак аерым эшләүче Татарстан һәм Сарытау мөселманнары диния нәзарәтләрен китерә", ди Марина Имашева.

Имашева сүзләренчә, күп кенә мәхәлләләр хакимияттән ярдәм булмау сәбәпле, сәдака акчасына карап торырга мәҗбүр. Бу шулай ук эзсез калмый.

Төп акча чыганагы булып кавказлар тора

"Төп акча чыганагы булып кавказлар тора, беренчедән алар дини һәм сәдакага кызганмый, икенчедән төбәктә шактый гына бизнеслары бар.

Әстерхан диния нәзарәте җитәкчелеге дә финанс яктан кавказлар диаспорасына бәйледер дип уйлыйм. Таркалуга игътибар итмәү дә шуңа булырга мөмкин. Минемчә, кавказлар бүген шәһәрдәге тагын берничә мәчеткә дәгъва итә. Бу исә үз чиратында тагын татар имамнарын эштән алуга китерәчәк.

Шушындый вазгыятькә карамастан, Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте дә, Әстерхан диния нәзарәте дә куркынычны Казанда белем алган имамнардан күрә. Гәрчә татар, ногай һәм казакъларның бердәмлеге ул төрки исламның гасырларча килгән традицияләрен һәм төбәктәге татулыкны саклап калу чыганагы булып тора. Илдар хәзрәт Даировны эштән алуга да шушы сәбәпләр китергәндер ди саныйм", ди КФУ доценты Марина Имашева.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG