Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяровка АКШ Молдовага депортацияләгән

Заһир Мөхәммәдьяров

АКШ хакимияте Баймак вакыйгаларында катнашкан Башкортстаннан 28 яшьлек Заһир Мөхәммәдьяровны Молдовага депортацияләгән. Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәр итә. Моңа кадәр ул сәяси сыену алу өчен көрәшеп, ике ел дәвамында Луизиана штатындагы миграция төрмәсендә тотылды.

Кишиневка килеп җиткәч, Молдова чик хезмәткәрләре Мөхәммәдьяровка һәм башка депортацияләнгән Русия ватандашларына илдә яшәү рөхсәте бирелмәячәген әйткән. Алар Молдовада 90 көн генә кала алачак диелгән.

Мөхәммәдьяров сүзләренчә, Молдовада Русия ватандашларының сәяси сыену сорап мөрәҗәгать иткән очракларның барысы да диярлек кире кагыла. Шуңа күрә алар хәзер үзләренең депортацияләнүләрен Америка мәхкәмәсендә шикаять итү мөмкинлеген карый.

  • Мөхәммәдъяров 2024 елның 17 гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем чыгарган вакытта Баймак районы мәхкәмәсе янында була. Протест чараларыннан соң Тикшерү комитеты "киңкүләм тәртипсезлекләр" һәм куәт оешмалары вәкилләренә карата көч куллану турында җинаять эшләре ачты. Ике айдан — март аенда — Мөхәммәдъяровны да полиция эзли башлый. Нәтиҗәдә ул Русиядән китәргә мәҗбүр була. Апрельдә егет Мексика чигеннән АКШка үтеп керә һәм сәяси сыену сорый. Ул Луизиана штатында иммиграция төрмәсендә утырды һәм мәхкәмә карарын көтте.
  • Азатлык Радиосы егетнең Русиядән ничек китүе, АКШта калуга шанслары, туган ягында барган вакыйгаларга карата мөнәсәбәте турында язган иде.
  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!