"Гаспралы бүген яшәсә, ул Стив Джобс яки Марк Цукерберг кебек булыр иде"


Исмәгыйл Гаспралы

Исмәгыйл Гаспралы төрки дөньяның иң зур фикер ияләренең берсе булып санала. Быел аның тууына 175 ел булды. Аның "Телдә, фикердә, эштә берлек" шигаре йөз елдан артык вакыт узса да яңгырашын югалтмый. Әмма сораулар тудыра: бердәм төрки тел турындагы хыялы бүген никадәр чынбарлыкка якын? Ни өчен ул Русия мөселманнарын туган җирләрен ташлап китмәскә өндәгән? Ни өчен империя эчендә хокук өчен көрәшүне дөрес юл дип санаган? Гаспралының карашлары һәм аларның бүгенге яңгырашы турында татар дөньясын, аның шәхесләрен өйрәнүче, Төркиянең Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты тарихчысы Исмаил Төркоглы белән сөйләштек.


— Исмәгыйл Гаспралы үз хезмәтләрендә Русия мөселманнары турында күп яза (аның 1883 елда "Русское мусульманство" дигән китапчыгы да чыга) һәм без, мөселманнар, Русиягә лояль ватандашлар дип билгели. Югыйсә Гаспралы татарларның да, башкортларның да, ногайларның да, башкаларның да хәлен белә. Нинди тарих узганын да аңлый: дәүләтсез калдыру, бастыру, чукындыру, телсез калдыру һәм башкалар. XIX гасырда да, аңа кадәр дә татарлар арасында Госманлы иленә мөһаҗир булып китүчеләр күп була. Гаспралының Русия империясенә тугрылыгы нәрсәгә бәйле? Империя белән мөнәсәбәтләре нинди иде?

Исмаил Төркоглы

— Бу сорауга җавап бирер алдыннан Гаспаралы яшәгән чорны исәпкә алырга кирәк. Ул вакытта Русия империясе – Госманлы белән чагыштырганда бай, көчле дәүләт була. Бүген Төркия белән АКШны чагыштырган кебек булыр иде. Яки бүген кайда яшәү рәхәтрәк, иминрәк: Германияме яки Төркияме. Гаспралы күп йөргән, сәяхәт иткән, кем кайда ничек яшәгәнен белгән, үз күзләре белән күргән. Шуңа ул мөһаҗирлеккә каршы тора, Русиядән мөселманнар китмәсен дип үгетләгән. Кешеләрнең ата йортларын, туган туфракларын ятим калдырып читкә китеп авырлыкта яшәүләрен теләми ул.

Госманлыда да мөселманнар яшәсә дә килүче башка мөселманнарны ипи-тоз белән каршы алмыйлар, тормыш авыр, фәкыйрьлек, икътисади хәл начар. Ул вакытта Госманлы иле тышкы бурычлар белән буылган була. Ни көтә татарларны анда? Гаспралы – акыллы кеше, ул бу сүзләре белән туган җирдә яшәү күпкә отышлырак дигәнне әйтә.

Әйе, Русия империясендә татарлар да башкалар да – "инородец". Аларның хокуклары юк. Дума сайлауларына, 30 млн төркиләр була торып, үзләренең намзәтен җибәрә алмады. Империя җитәкчеләре канунны үзгәртте. Максуди моңа карата гаделсезлек дип чыгыш та ясый, үч итеп булса кирәк, аны Думаның өченче чакырылышына сайлаттырмыйлар. Гаспралының төп фикере – без Русиядә яшибез, бу – безнең җир, без үзебезнең хокукларыбыз өчен көрәшергә тиеш.

Кавказлар кебек татарлар инкыйлаб ясамады, сугышмады, Русия эчендә хокукый яссылыкта эшләргә кирәк дип санады. Госманлыда проблемнар күп, анда без китеп югалачакбыз, ди ул. Кабатлыйм, аның сүзләре бүгенге көн белән чагыштырсаң, кая китик: Бангладешкамы, Әфганстанга китикме яки калыйкмы дигән кебек яңгырар иде. Госманлы имепериясендә биш тапкыр азан ишетерсең, әмма ярлы яшиячәксең. Ул вакытта Госманлыда Русия империясеннән килүчеләрне өйрәнеп урнаштыручы бер комиссия дә барлыкка килә. Аларны Күтаһия, Искешәһәргә урнаштыралар, ярдәм дә итәләр. Әмма рәхәт тормыш түгел ул. Хокуклы булып Русиядә яшәргә кирәк, ди Гаспралы.

Гаспралы Беренче Дөнья сугышы башланыр алдыннан вафат була. Сугыштан соң инкыйлаб була, аннары репрессияләр, ачлык китә, большевиклар татар тормышын тар-мар итә. Ә 1944 елда кырымтатарлар коточкыч фаҗига кичерә – сөрген. Әгәр дә боларны белсә, Гаспралы урыс империясенә карата яхшы карашта булуын саклар идеме? Русия мөселманнары дип авыз ачар идеме?

Татар да, башкорт та, башка төрки мөселманнар да Русиядә баскында яши

— Ни диим, һәр кеше яхшыга өметләнеп яши. Гаспралы да киләчәктә хәлләр әйбәт булыр дип уйлагандыр. Кызганычка, Русия мөселманнарына һәр заман сынау булды, алар сират күпере аша узды. Беренче Дөнья сугышында татарлар-башкортлар кырылды, аннары инкыйлаб – ул да татар дөньясын тар-мар итте, ватандашлар сугышы, ачлыкта халык исәпсез һәлак булды. Аннары колхозлаштыру кешеләрне җирсез калдырды, кешеләр үз җирендә хуҗа булудан туктады, диннән биздерү башланды, Икенче Дөнья сугышында да мөселманнар юкка чыкты, сөргеннәр, төрмәдә черүләр… Гел-гел куркыныч сынаулар. Бу әле дә дәвам итә. Русиянең Украинадагы сугышында 10 мең татар, 10 мең башкорт (Азатлык Радиосы хисабына күрә, Татарстанда кимендә 9257, Башкортстанда 10392 - ред.) һәлак булган. Коточкыч саннар. Татар белән башкортларның саны болай да аз, әле сугышта кырылалар, яшьләр, гайрәтле кешеләр юк була. Гаспралы боларны күрмәде, белмәде. Бәлки, күрсә, икенчерәк фикерләр иде.

Татар да, башкорт та, башка төрки мөселманнар да Русиядә баскында яши. Авыр тормыш. Татар ни өчен 100 ел гел сират күперен уза, ә Норвегиядә, мәсәлән, кешеләр тыныч яшиләр? Татарлар тыныч кына акча эшләп, фән, сәнгать, бизнес белән шөгыльләнә торган, халыкара мөнәсәбәтләр корып яши белгән сәләтле милләт. Аларга бу сугыш мохите кирәкми, үзләренчә тыныч кына яшисе килә. Кызганыч, Русиядәге Мәскәү сәясәте бөтен кешеләрне канлы өермәгә суырып ала. 100 ел түгел, 500 ел дәвамында татарлар проблемлы яши. Калган Русия төркиләре якынча 200 ел. Фаҗигале язмыш. Гаспралы бу ул кадәр дәвамлы булыр дип уйламагандыр.

— Гаспралыга, монархия яклы булган шәхескә, Гаяз Исхакыйның, Садри Максудиның мөнәсәбәте нинди булган?

— Максуди белән Гаспралы бик тату яши. Садри Максуди аңа гомере буена рәхмәтле була, яшь вакытта абыйсы Әхмәдһади белән алар Гаспралының карамагында, аның мәдрәсәсендә белем ала. Бакчасарайда, аның офисына килеп йөри, бераз булса да эшли. Гаяз Исхакый яшь вакытта социалист була, 1904-1905 елларда Гаспралы белән аралары кискенрәк була. Соңыннан бәйләнешләре ныгый.

Гаспралыны монархия яклы дип әйтеп булмый, бу – ялгыш фикер, ул вакытта бөтен җирдә дә монархия бит. Демократия республикалары бер җирдә дә булмаган.



Your browser doesn’t support HTML5

Исмәгыйль Гаспралы турында 5 факт

— Ул вакытта реформаторлар күп була, әмма Гаспралының башкалар белән чагыштырганда өстенлекләре нидә? Сез кайсы эшчәнлеген аерып билгеләр идегез?

— Зирәк кеше. Мөгаен, аның кебек кешеләр 100 елга яки 200 елга бер туадыр. Бүген аны, бәлки, Стив Джобс, Билл Гейтс белән чагыштырып булыр иде. Гаспралы да ул вакыттагы Марк Цукерберг кебек булгандыр. "Тәрҗеман" газетасы ул зур көчкә ия булган медиа. Дөньяның төрле җирләрендәге кешеләрне берләштерә торган көч. Башта 20 әбүнәчесе булгандыр, әмма ул бу санны үстерә. Аны Госманлы империясендә дә укыганнар, уйгырлар, казакълар да, үзбәкләр дә укыган.

Гаспралы – дәреслекләр язган кеше. Балаларны язарга, укырга өйрәтүче китаплары була. Ул кыска вакытта сабак өйрәтә алучы дәреслекләр чыгара. Эффектив дәреслекләр. Аңа кадәр балалар еллар дәвамында мәдрәсәгә йөреп язарга өйрәнми интеккән. Моны Риза Фәхертдин, Фатих Кәрими, Галимҗан Барудилар яхшы белгән, аның бу эшчәнлеген аеруча билгеләгәннәр, бик хөрмәт итәләр Гаспралыны. 


Гаспралы китапханәләр дә төзи. Никадәр мөһим эш! Моннан тыш Гаспралы мөселманнар өчен пенсион фонд булдыра. Өлкән кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итү оешмаларын, вакыфларны эшләтеп җибәрә. Бүгенге көндә кайсыбыз моның белән мактана ала, башка сыймаслык эшләр.

Әмма аның эчшәнлегендә иң мөһиме – ул хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшүе. Алар белем алырга, эшләргә тиешләр дигән фикере ул заманда тыныч тормышта бомба шартлаган кебек була. Безгә бүгенге күзлектән болар барысы да гадәти кебек тоела. Ә ул вакытта бу ифрат дәрәҗәдә прогрессив, кысаларга сыймый торган фикер була. Гаспралы күрә: Европада да, Русия империясендә дә кызлар гимназияләрдә укый, аннары төрле тармакларда эшли, хезмәт куя. Ник татарлар, төркиләр моннан калыша? Безнең хатын-кызлар нәрсәсе белән ким дип сорау куя ул. Мөселман хатын-кызлары авырса, докторга да күренә алмый. Барсалар, тәрҗемәче юк. Сөйләшә белмиләр, телләр өйрәнми. Мескенлек, ди моны. Милләтнең бер өлеше өйдә утырса, без ничек үсәш кичерик, ди ул. Мөселман хатын-кызларының белем алу, хезмәт итү хокукы булырга тиеш ди. Сөйләп кенә калмый, алар өчен гимназияләр оештыра. Менә нинди кеше!

БУ ТЕМАГА:

Рафаил Хәкимов: "Гаспралыдан башладык, чиратта кырымтатар тарихын язу"

— Сез "Тәрҗеман" газетасын теләсә кайсы төрки кешесе укый алган дип әйттегез. Гаспралы бердәм төрки әдәби телгә нигез салучыларның берсе булып санала. Хәзерге вакытта Төркия бердәм төрки тел булдырырга тели, мәсәлән, телчеләр уртак әлифбаны кулланышка кертергә тели. Әмма бу проект бүген никадәр актауаль, бу мөмкинме?

Татар теле дә нык үзгәрде, урыс белән катыштырып сөйләшү бар

— Без акыллы, әмма дошман да надан түгел. Гаспралы, аның көрәштәшләренең хезмәтен урыс идеологлары күреп пошаманга кала. Миссионер Николай Ильминский тырышлыгы белән төркиләрне телләреннән, диннәреннән, берләшүеннән биздерү эше көчле куела. Бердәм имляны юкка чыгарганнар. Татарларны гына алыгыз, берничә тапкыр әлифбасын алмаштырдылар. Бу коточкыч куркыныч әйбер. Башта большевиклар гарәп хәрефләрен тармар иттеләр, татарларны көчләп латинга күчерттеләр. Төркия 1928 елда латин хәрефләрен куллана башлагач, СССРда төркиләрне кириллга күчерергә мәҗбүр иттеләр. Имляда ике хәреф тә үзгәрсә, текстларны җиңел укып булмый. Әле Азәрбайҗанда басылган китапларны төрекләр аңлый алмый, гәрчә телләре якын булса да. Әмма әлифбалар, хәрефләр саны аерыла.



Төркия тырыша дип әйтеп булмый, төрки дөньяның галимнәре, телчеләре тырыша дип әйтергә кирәк. Урысларның, инглизлеләрнең бер теле булганда, ни өчен төркиләр бер-берсен аңламый дигән фикергә нигезләнеп эш итә алар. Әйе, тиз бармый бу эш. Грамматика, имля кагыйдәләре бар. Кемдәдер беренче китап XIX гасырда басылган, кемдәдер иртәрәк. Әдәби тел төрле җирдә төрлечә үсеш алган. Язма тел татарларда була, кемдер моңа соңрак ирешә. Төрек теленә көнбатыш тәэсир иткән кебек, татар теленә урыс теле көчле йогынты ясаган һәм ясавын дәвам итә. Татар теле дә нык үзгәрде, урыс белән катыштырып сөйләшү бар. Бердәм төрки тел булырмы? Тырышасы һәм өметләнәсе. Бу тиз эшләнә торган эш түгел.

Гаспралы бүгенге төрки дөньяны күрсә, нинди хисләр кичерер иде? 


— Күп очракта куаныр иде дип уйлыйм. Төркиләрнең бер өлеше бәйсезлеккә ирешә язды. Аякларында көчле басып торучы дәүләтләр дә бар, әле Русия кармагыннан ычкына алмаучылар да бар, әмма бу вакытлыча күренеш. Моңа куаныр иде. Әмма Кырым өчен йөрәге өзелер иде. Кырымтатарлар кире туган җирләренә көчкә кайта алды, яңа гына аягына басып киләләр иде, тагын ирексезлек, туган җирдә калыргамы, китәргәме дигән сорау каршына килеп бастылар. Татар белән башкортлар өчен дә борчылыр иде дип уйлыйм.

БУ ТЕМАГА:

Исмәгыйль Гаспралы феномены

— Гаспралы хатын-кызларының укуы, белеме, хокуклары турында язган дип сөйләдегез. Аның кызы Шәфика Гаспралы беренче татар феминисткасы булып санала. Аларны чагыштырсаң, кайсысы бу өлкәдә радикал иде, Сезнеңчә?

— Минемчә, әтисе. Әтисе бу мәсьәләдә беренче юл яручы иде. Гаспралы хатын-кызларга ихтирамлы карады. Ул яшәгән чорда күпчелекнең берничә хатыны була, ә ул бердәнбер хатыны – Зөһрә Акчуринага тугьрылык саклады. Бу адымы белән дә ул башкалардан аерылып торды. Күпхатынлылык хатын-кызларны рәнҗетә ала дип саный. Ул чор өчен әтисенең фикерләре, эшчәнлеге бик радикал.

Шәфика – әтисенең кызы. Оясында ни күрсә, шуны тормышка ашыра, диләр. Мәгърифәтле, демократик карашлы гаиләдә үскән бу кыз бала өйдә утыра торган хатын була алмый. Ул әтисенең, әнисенең эшен дәвам иткән. Белемле була торып ул моны эшкә җигеп яши.

Нинди зыялыны алма, аларның әти-әниләре белемле кеше була. Гаспралылар да шулай. Кырымда аның нәселе бар. Алар белән бәйләнешем бар. Төркиягә китүчеләрнең нәселе Истанбулдагы Фәрикөй зиратында җирләнгәннәр. Гаспралыларның нәселе монда да авыр яшәгәннәрдер дип уйлыйм. Ул вакытта Төркия әле аякта ныклып басып тормый иде.

— Төркиядә Гаспралыга карата фикер нинди? Аны өйрәнү нинди дәрәҗәдә бара?

— Караш яхшы. Мәсәлән, Төркиядә Гаспралыны өйрәнүче инситут бар. Тууына да, үлеменә дә туры китереп искә алулар, конгресслар, конференцияләр уза. Аның исемендәге урам бар. Милләтчеләр аеруча аны ярата, зыялылар арасында аны беләләр. 

Өйрәнү дәвам итә, әмма яңа материаллар кирәк. Төркиядә аның турында 30га якын фәнни эш язылды, шулкадәр китап та чыкты. Яңа материалларны эзләү, табу авыр. "Тәрҗеман" газетлары туплап чыгарылды, хәзер аны укып өйрәнү эше бар. Бүгенге төп эш – ул халыкка Гаспралыны турында искә төшереп тору, сөйләү.

"Тәрҗеман" газеты

1883 елның 10 апрелендә (яңа стиль белән) Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринскийның "Тәрҗеман" газетының беренче саны дөнья күрә. Бу көн рәсми булмаса да кырымтатар журналистлары тарафыннан кырымтатар матбугаты көне итеп кабул ителә.

"Тәрҗәман" газеты даими рәвәштә 1918 елга хәтле чыга. 1905 елга хәтле ул ике телдә - рус һәм кырымтатар телендә (гарәп әлифбасында) чыга, язмалар тәрҗемә ителә, аннары 4-6 битлек газет тулаем кырымтатарчага күчә. 1883-1903 елларда "Тәрҗәман" атнага бер тапкыр, аннары 2-3 тапкыр, 1913-1918 елларда көн саен чыга. Газетның тиражы беренче елларда 300 данә, ә соңгы елларда 16 меңгә җитә. Аны Русиядәге төрле төрки халыклар да укый. Мисыр, Һиндстан, Иран, Төркия, Кытай, барлыгы 11 илдә әбүнәчеләре була.1905 елга хәтле "Тәрҗәман" Русиядәге мөселман, төрки-татар дөньясының баш газеты санала.

"Тәрҗәман" каршында балалар өчен "Алем-и субьян", хатын-кызлар өчен "Алем-и -Нисван" (мөхаррире - кызы Шефика Гаспринская) , "Ха-ха-ха" юмористик газетлары чыга. Гаспринскийның бу эшендә беренче ярдәмчәләре Сембер ягында туып үскән җәмәгате Зөһрә Акчурина, кызы Шефика Гаспринская, улы Айдер Гаспринский була.

"Тәрҗәман"ның соңгы саны 1918 елның 23 февралендә чыга. Кырымга большевиклар килгән була. Нәкъ шул көнне, 23 февральдә Кырымтатар хөкүмәтенең рәисе, мөфти Номан Челебиджихан большевиклар тарафыннан үтерелә.

2011 елда кырымтатар матбугаты чаралары конференциясендә 10 апрель кырымтатар журналистикасы көне дип игълан ителә.

Белешмә: Исмаил Төркоглы

Исмаил Төркоглы – Мимар Синан нәфис сәнгать университеты профессоры, төрки халыклар тарихын, тарихи шәхесләрен өйрәнүче галим. Өч ел Казанда яшәгән, КФУның тюркология кафедрасында төрек теле һәм тарихын укыткан. Йосыф Акчура, Гадбелрәшит Ибраһим, Исмәгыйль Гаспралы кебек шәхесләрне өйрәнгән. Тарихчы Надир Дәүләт укучысы, аның турында китап язган.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!