Казандагы Галимнәр йорты дип аталган тарихи бина Украина сугышында катнашучыларга бирелде

Галимнәр йорты бинасы

Казанның Бутлеров урамы, 30 йортында урнашкан Галимнәр йортында "Ватанны саклаучылар" дип аталган махсус хәрби операциядә (Русия хакимияте үзенең Украинага каршы баскын сугышын әнә шулай дип атый) катнашучыларга ярдәм итү фонды урнашты.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Мәдәни мирас корылмасы буларак танылган бинада 2026 елны төзекләндерү эшләре башланды. Хәзер анда сугыштан яраланып кайтканнарга уңайлы булсын өчен пандуслар, лифт куелган.

"Хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре батырлар истәлегенә хөрмәт күрсәтеп һәм хәл итә торган мәсьәләләрнең әһәмиятен исәпкә алып, лаек шартларда кабул ителәчәк", диелә фондның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бу бинада берничә ел Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан аерылып чыккан А. Халиков исемендәге Археология институты үзенең эшчәнлеген алып барды. Узган ел җәй көне алар бу бинадан күчүе билгеле булды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Казан үзәгендәге ике катлы тарихи бина Казан шәһәре карамагына тапшырырга планлаштырылган иде. Ул вакытта Казан Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар җәмәгатьчелеген җыеп, биредә татар телле балалар өчен үзәк булдырырга мөмкин дигән фикер белән бүлеште. Стратегик сессиядә аның проекты тәкъдим ителде, биредә балалар ниләр белән шөгыльләнә алачаклары, нинди остаханәләр эшли алачак дип аңлатылды. Әмма ахыр чиктә татар балалары өчен бу проект хупланмады.

Бутлеров урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан бина Александров балалар йорты буларак билгеле. Казандагы бу балалар йорты 1845 елда ачылган. Ә бу бинага ятим балалар 1890нчы елларда күчерелгән. Йортның проект авторы — Лев Хрщонович, аны атаклы хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс акчасына төзегәннәр. Бина балалар йорты буларак 1935 елга кадәр хезмәт иткән.

Соңрак биредә Галимнәр йорты урнаша. Советлар чорында Казанның Галимнәр йорты башта Щапов урамындагы 43нче йортта урнашкан була, аннары Мөштәри урамы, 22нче йортка күчә, ә 1935 елда — Казан университеты ректоры Гыйльми Камай инициативасы белән — Бутлеров урамына күчерелә. Бина фән һәм техника хезмәткәрләре йорты дип атала башлый. Монда, мәсәлән, химик Александр Арбузов скрипкада уйнап чыгыш ясаган, шулай ук "Качкын", "Башмагым" һәм "Шүрәле" татар опералары һәм балетларының репетицияләре узган.

2009 елда тарихи бина муниципаль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты буларак дәүләт тарафыннан сакланган статуска ия була. 2026 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бинаны торгызу эшләрен үткәрү турында беренче күрсәтмә бирде.

Соңгы елларда Казанда татар үзәкләренә биналар бүлеп бирү яки яңаларын төзү мәсьәләсе тискәре хәл ителә. Киресенчә, татарга хезмәт итүче үзәкләр кысрыклап чыгарыла. Әлегә кадәр, мәсәлән, "Казан" милли мәдәни үзәк кире халыкка кайтырылмады. Аның бинасы Милли китапханә бирелде. Хакимият Милли китапханә өчен аерым бина төзергә урын да, акча да таба алмады. Татар иҗтимагый үзәктән башта бинасын тартып алдылар, соңыннан Русиядә иң абруйлы оешманы экстремистик дип атап туздырдылар. Казанда яңа Җәмигъ мәчете өчен дә үзәктә урын табылмады. Ул Кырлай паркында төзелергә тиеш диелде, әмма бу урыннан баш тартылды. Бәйгедә Татарстан архитекторлары проекторы җиңеп чыкса да, аннары Җәмигъ мәчетен Мәскәү ширкәте төзиячәк һәм аларга Бишбатла бистәсендәге урын бүленеп биреләчәк диелде. Әмма әлегәчә төзелеш эшләре башланмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!