Уфада нефть эшкәртү корылмаларына һөҗүм булган

Иллюстратив фото

Telegram-каналлар янгын видеоларын чыгарды.

Уфа халкы җирле вакыт белән 11.30 сәгатьтән бирле төньяктагы сәнәгать зонасы өстендә кара төтен чыгуы турында хәбәр итә. Аңа кадәр анда шартлау тавышлары ишетелгән.

Exilenova+ һәм Supernova+ Украина мониторинг Telegram-каналлары мәгълүматларынча, дрон Уфа нефть эшкәртү корылмасына эләккән. Шулай ук алар янгын фотоларын чыгарды.

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да янгын чыгуга дроннар һөҗүме сәбәпче булырга мөмкин дип язды.

Черниговка халкы шулай ук нефть эшкәртү корылмалары районында янгын чыгуы турында белдерде.

"Аспекты" Telegram-каналы язуынча, Уфага "Лютый" дроннары һөҗүм иткән.

Соңрак Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфага дроннар һөҗүме булуын раслады.

"Уфага чираттагы тапкыр дроннар һөҗүме ясалды. Саклану министрлыгы һәм ширкәтнең иминлек көчләре аны бәреп төшерде. Дрон калдыклары сәнәгать зонасына төште. Барлык хезмәтләр дә шул урында һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү эшләрен алып бара. Зыян күрүчелән юк, технологик эшләр бозылмаган – ширкәтләр гадәти тәртиптә эшли", диде Хәбиров.

Бүген иртәдән Уфада дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә. Уфа һава аланы вакытлыча ябылды.

Быел 2 апрельдә Уфага 11 дрон һөҗүм итте. Аның берсе торак йортка бәрелде, икенчесе "Башнефть-Новойл" ширкәте җирлегенә төшеп, янгын чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!