Төркия хакимиятләре илдә төрки тарих һәм мәдәниятнең әһәмиятенә басым ясаучы яңа белем бирү модуле кертте. Шул кысаларда Төркиянең мәгариф министрлыгы яңа мәктәп дәреслекләре чыгарды. Аларда "Үзәк Азия" атамасы "Төркестан" сүзе белән алыштырылган. Төркия рәсмиләре моны төбәкнең тарихи атамасын торгызу дип аңлатса, белгечләр Әнкараның шулай итеп Үзәк Азиядәге йогынтысын ныгытырга һәм төбәк белән тыгыз бәйләнешләрен ассызыкларга тырышуын әйтә. Бу үзгәреш Таҗикстанда аеруча ризасызлык тудырды. Үзәк Азиядәге әлеге ил халкы төрки түгел, ә фарсы төркеменә карый.
"Төркия гасыры" ("Türkiye Yüzyılı") дип аталган яңа белем бирү модулен Әнкара 2024–2025 уку елында гамәлгә кертте. Аның кысаларында методистлар төрек мәктәп укучылары һәм студентлары, шулай ук төрек белем бирү програмнары нигезендә укучы чит ил студентлары үзләштерергә тиешле тарихи концепцияләрне шактый яңартты. Бу үзгәрешләрнең максаты аларны "милли тарихи хәтергә туры китерү" дип аңлатылды. Моннан тыш, төрек рәсмиләре фикеренчә, читтән тагылган кайбер терминнарны алыштыру турында карар кабул ителде.
Хәзер төрек дәреслекләрендә "тәре походлары" термины "тәре йөртүчеләр һөҗүмнәре" белән алыштырылган, "географик ачышлар" урынына "колониаль сәясәт" төшенчәсе кулланыла. Шул ук яңа дәреслекләрдә Үзәк Азия "Төркестан" исеме белән бирелә.
Төркиянең мәгариф министры Йосыф Текин сүзләренчә, бу үзгәрешләрнең максаты — төрек балалары Төркестанны (Үзәк Азияне) аерым төбәк буларак түгел, ә төрки дөньяның уртак тарихи киңлегенең бер өлеше итеп кабул итсен өчен эшләнә.
Министр сүзләренчә, Беренче һәм икенче дөнья сугышлары чорында төрки дөньяны бер-берсеннән аеру максатыннан махсус рәвештә кайбер терминнар һәм концепцияләр кертелгән. Хәзер исә төрек дәреслекләре киресенчә, төрки телле халыкларның бердәмлеге идеясен ныгытырга тиеш.
"Безнең өчен моның бик зур символик әһәмияте бар. Чөнки бу территория — безнең территория. Бу җир — безнең кардәшләребезнең җире. Шуңа күрә без "Үзәк Азия" атамасы урынына "Төркестан" сүзен куллануны өстен күрдек, ягъни фәнни әдәбиятта да кулланылган чын тарихи атаманы сайладык", — дигән Йосыф Текин.
Дәреслекләрне ничек үзгәрткәннәр
Төрек мәктәпләренең тугызынчы сыйныфлары өчен тарих дәреслегенең беренче бүлеге үк "Төркестаннан Төркиягә" дип атала. Анда төрки кабиләләрнең бер өлешенең ничек итеп Анатолиягә — хәзерге Төркия җирлегенә килеп урнашуы тасвирлана.
Элек төрек тарих дәреслекләрендә хәзерге төрекләрнең ата-бабалары чыккан төбәк "Үзәк Азия" дип аталса, хәзер ул тулысынча "Төркестан" исеме белән генә бирелә.
Элекке тарих дәреслекләрендә төрек укучыларының игътибары төрек дәүләтчелегенең нәкъ менә Анатолиядә формалашуына юнәлтелә иде. Әмма яңа дәреслекләрдә тарихи караш тамырдан үзгәргән. Хәзер укучыларга ил тарихын борынгы Төркестаннан алып хәзерге Төркиягә кадәр сузылган уртак төрки дөнья тарихының бер өлеше итеп карарга тәкъдим ителә. Ә Үзәк Азиядә яшәүче халыклар һәм территорияләр бердәм төрки цивилизация киңлегенең өлешләре буларак тасвирлана.
Әнкара университетының сәясәт фәннәре докторы Орхан Гафарлы сүзләренчә, Төркия хакимиятләре шулай итеп уртак төбәк үзенчәлеген һәм тәңгәллеген формалаштыра. Гафарлы әйтүенчә, Төркиядә дә, башка төрки телле илләрдә дә Үзәк Азия төбәге тарихи яктан чыннан да Төркестан дип аталган. Шуңа күрә ул әлеге үзгәрешне тарихи тамырларга кайту процессы дип бәяли.
"Бу юнәлештә беренче адымны Төркия ясады, чөнки ул бу төбәктә һәм төрки телле дәүләтләр арасында лидер ил булып тора. Төркия шуның белән без төрки дөньяга Русия империясе, урыс яки көнбатыш ориенталистлары күзлегеннән карамаячакбыз дигән сигнал бирергә тели, — дип аңлата сәясәт белгече. — Хәзер дәүләт документларында, сөйләшүләрдә һәм рәсми язмаларда төбәк "Үзәк Азия" түгел, ә "Төркестан" дип атала. Бу мәктәп дәреслекләрендә дә чагылыш табарга тиеш: балаларны бу төбәкнең Үзәк Азия түгел, ә Төркестан булуына өйрәтергә кирәк".
БУ ТЕМАГА:
Үзәк Азия – тәмле калҗаХәзерге вакытта Төркиянең география дәреслекләрендә ике атама да кулланыла, әмма алар төрле мәгънәдә бирелә. "Үзәк Азия" төбәкнең географик атамасы буларак аңлатылса, "Төркестан" аның тарихи һәм мәдәни исеме итеп күрсәтелә.
"Азия кыйтгасындагы төрки мәдәният үзәгенең урнашкан урыны — Үзәк Азия. Әмма төрки халыклар яшәгән бу киң төбәк тарихи, мәдәни һәм этник күзлектән төрекләрнең тупланып яшәү җире булганлыктан, ул шулай ук Төркестан яки Төрек иле дип тә атала", — диелә Төркия мәгариф министрлыгы 2025 елда бастырган 10 нчы сыйныф география дәреслегендә.
Шул ук вакытта 12 нче сыйныф өчен чыгарылган география дәреслегендә "Төркестан" бүгенге Үзәк Азиядән күпкә киңрәк территория буларак күрсәтелә. Авторлар аны Көнбатыш, Көнчыгыш, Көньяк һәм Иран Төркестанына бүлә. Бу карашка ярашлы рәвештә, Төркестанга хәзерге Үзәк Азия дәүләтләре территорияләре генә түгел, Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәге (анда халыкның зур өлешен төрки телле мөселманнар тәшкил итә), шулай ук Әфганстан, Пакстан, Һиндстан һәм Иранның кайбер өлешләре дә кертелә.
Моннан тыш, төрек укучыларына "төрки дөнья"ның яңартылган харитасы да күрсәтелә. Анда бәйсез төрки дәүләтләр аерым билгеләнгән: Төркия, Азәрбайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм Казакъстан. Шулай ук харитага Каракалпакстаннан башка Үзбәкстанның бер өлеше һәм бары тик Әнкара гына таныган Төньяк Кыпрыс да кертелгән.
Харитада аерым рәвештә Русиядәге төрки җирләр дә билгеләп үтелә: Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар, шулай ук Чуашстан. Моннан тыш, Молдовадагы Гагауз һәм Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном төбәге дә шушы исемлектә бирелә.
Исемлектә Үзбәкстан составына кергән Каракалпакстан да аерым берәмлек буларак күрсәтелгән.
Моннан тыш, харитада "төрки җәмгыятьләр" дип аталучы халыклар яшәгән җирләр дә билгеләнгән. Алар Себер җирлекләрен, Монголияне, Пакстанны, Һиндстанны, Иранны һәм Европаның бер өлешен колачлый. Шулай итеп, яңа дәреслекләрдәге "төрки дөнья" төшенчәсе Евразиянең яртысына якын өлешен үз эченә ала.
Гомумән алганда, дәреслекләрдә "төрки дөнья" барлык төрки халыкларны һәм дәүләтләрне берләштерә, ә Төркестан төркиләрнең тарихи ватаны булып тора дигән фикер үткәрелә.
БУ ТЕМАГА:
Мәскәү "пантюркизм өрәгенә" каршы көрәшкә 8 млн сум бирәТөркиянең "Төркестан" төшенчәсен актив рәвештә куллануы Үзәк Азиядә, аеруча Таҗикстанда, инде күптән бәхәсләр тудыра. Таҗикстан халкы иран телле халык булып санала һәм үзен төрки түгел, ә башка мәдәни традициягә караган җәмгыять итеп күрә. Шуңа күрә Төркиянең әлеге карары таҗик җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты һәм тарихи бәхәсләргә сәбәп булды.
Төркия Үзәк Азиядә үз позицияләрен ныгытырга тырышамы?
Тарихны "яңадан язу" һәм билгеле бер тарихи терминнарны яки географик атамаларны алга сөрү — Төркиягә генә хас күренеш түгел. Үзәк Азиядә шундый ук сәясәтне Русия дә алып бара. Ул төбәктә йөзләрчә миллион доллар күләмендә акча салып, Русия мәгариф програмнары нигезендә эшли торган мәктәпләр төзи һәм аларны Кремль карашын чагылдыручы Русия дәреслекләре белән тәэмин итә.
Бу дәреслекләрдә Үзәк Азия илләре еш кына урыс телле киңлекнең бер өлеше итеп күрсәтелә. Анда төбәкнең элек Русия империясе, аннары Советлар Берлеге составында булуына басым ясала, шулай ук аның Русия белән тыгыз бәйләнешләрен һәм төбәктә өстенлек иткән урыс мәдәнияте йогынтысын саклап калуы ассызыклана.
Шул ук вакытта Үзәк Азия илләре үз дәреслекләрендә төбәк тарихының үз версиясен тәкъдим итәргә тырышкан очракта, бу еш кына Русия хакимиятендәге һәм сәяси даирәләрдәге вәкилләрнең ризасызлыгын китереп чыгара.
Белгечләр фикеренчә, Төркиянең мәгариф програмнарында "Төркестан" атамасын яңадан кулланышка кертүе академик түгел, ә күбрәк сәяси адым булып тора.
БУ ТЕМАГА:
Йосыф Акчура – ике илдә дә үзгә фикерләр тараткан шәхесКөнчыгышны өйрәнүче галим Руслан Сөләйманов фикеренчә, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган үзен тарихта төрки халыкларның яклаучысы һәм лидеры буларак ныгытырга омтыла. Әмма Үзәк Азиядә инде күптән Русия белән Кытай көчле позициягә ия, шуңа күрә Әнкарага алар белән икътисади яктан көндәшлек итү авыр. Белгеч әйтүенчә, шушы шартларда Төркия күбрәк мәдәни һәм идеологик йогынтысын арттыру юлын сайлый.
Сөләйманов билгеләп үткәнчә, Үзәк Азия дәүләтләре Русия һәм Кытай белән тыгыз икътисади элемтәләрдә тора, ә Төркия әлегә алар дәрәҗәсендә финанс мөмкинлекләр тәкъдим итә алмый. Шуңа күрә уртак әлифба кертү, тарихи атамаларны үзгәртү һәм уртак төрки үзаңны ныгыту кебек инициативалар Әнкара сәясәтенең мөһим өлеше булып тора.
Евразия төбәген өйрәнүче төрек галиме Огул Туна исә Анкараның Үзәк Азиядә сак һәм акрын хәрәкәт итүен Мәскәү белән Пекин мәнфәгатьләрен исәпкә алу белән аңлата. Шул ук вакытта ул Төркиянең төбәктә йогынтын арттыруның яңа этабына күчүен әйтә. Аның сүзләренчә, Әнкара Төрки дәүләтләр оешмасының ролен көчәйтә, мәдәни һәм белем бирү проектларын үстерә, шулай ук хәрби-техник хезмәттәшлекне киңәйтә.
"Әлбәттә, сүз акрынлап бара торган процесс турында бара. Бу өч яки биш ел эчендә хәл ителәчәк эш түгел, ә 10–15 елга сузылырга мөмкин булган юл, — ди ул. — Киләсе этапларда Төркия, күрәсең, сәяси, дипломатик һәм хәрби мөнәсәбәтләрне дә ныгытырга омтылачак. Карабахтагы сугыштан соң ул Үзәк Азия дәүләтләре белән хәрби өлкәдә һәм саклану сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек итә башлады инде. Үзәк Азия илләре үзләре дә бу юнәлештә Төркиягә мөрәҗәгать итә башлады. Кыргызстанга хәрби җиһазлар бирү, Үзбәкстан белән уртак хәрби күнегүләр үткәрү, Төрекмәнстанга дроннар һәм башка хәрби техника сату — боларның барысы да мәдәният, әлифба һәм тел мәсьәләләреннән яңа дәрәҗәгә күчүне күрсәтә", ди ул.
Язманың оригиналы - Азаттык.Азия
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!