8 июльдә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (OSCE, урысча – ОБСЕ) әһәмиятле резолюция кабул итте. Аны "Русия Федерациясендәге милли азчылыклар һәм асаба халыкларның хәле" резолюциясен Литва сәясәтчесе, Литва парламенты вәкиле Русланас Барановас тәкъдим иткән. Барановас "Буйсындырылган милләтләр белән мөнәсәбәтләр төркеме" рәисе урынбасары вазифасын да башкара.
Документ турыдан туры Русия хакимиятен көчләп урыслаштыруда, халыкларны дискриминацияләү һәм аларның кеше хокукларын бозуда, мәдәни, тел, дини һәм икътисади ирекләрнең бозылуда, милли активистлар белән хокук яклаучыларны эзәрлекләүдә гаепли.
Документта нәрсә әйтелә?
1. Сугышта азчылыклар чагыштыргысыз күп һәлак була
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Парламент Ассамблеясе рәсми документта шуны таный: мобилизация милли азчылыкларга һәм асаба халыкларга аеруча каты бәрде, алар арасында корбаннар өлеше башкаларныкыннан күпкә югары.
"...мобилизациянең – Русия Федерациясенең Украинага каршы басып алу сугышына ачыктан-ачык әзерлек адымының – җирле халыкларга һәм милли азчылыкларга аеруча каты сугуына тирән борчылу белдереп; бу бигрәк тә Русиянең иң ярлы төбәкләрендә яшәүчеләргә кагылды һәм алар арасында корбаннар өлешенең чагыштыргысыз югары булуына китерде", диелә документта.
Бу – Азатлык радиосы инде күптәннән яктырткан проблемга рәсми институцияләр игътибар итүе. Сугышның башыннан ук Азатлык хәрби низагта милли азчылыкларның күпләп үлүеп язды. Бу хакта безгә "Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе, активист Мария Вьюшкова җентекләп сөйләгән иде. Ул сугышта Русия ягыннан үлүче этник төркем вәкилләрен саный һәм аларның гомум пропорциясен өйрәнә.
— Төп нәтиҗәбез шул: Украинадагы сугышта Русия ягыннан үлүчеләр арасында чыннан да асаба халыклар, этник азчылыклар вәкилләре илдәге процентлары белән чагыштырганда күбрәк үлә, — дип аңлаткан иде ул.
Азатлык радиосы шулай ук Русиянең сугышта югалтулары арасында иң зур зыянны Башкортстан белән Татарстан күрүен хәбәр итә. Башкортстанда журналистлар таба алган үлемнәр саны 10 меңнән артты, Татарстаннан 9 меңнән күбрәк.
БУ ТЕМАГА:
Мария Вьюшкова: "Сугышта асаба халык вәкилләре чамасыз күп кырыла"2. Русиянең колониаль табигате турында сөйләү – җинаять
Ассамблея фикеренчә, Русия үз дәүләтенең колониаль асылын танудан юри кача, ә бу теманы күтәргән кешеләрне сепаратизмда гаепләп җәзага тарта. Халыкара оешма дәрәҗәсендә "колониаль" сүзенең Русиягә карата кулланылуы – үзе үк мөһим адым.
"...Русия Федерациясе кануннарының дәүләтнең колониаль табигатен танудан юри качуына, бу мәсьәләне теләсә нинди рәвештә күтәрүне сепаратизм дип бәяләвенә һәм җинаять эзәрлекләвенә үкенеч белдерә", диелә документта.
Аеруча 2022 елдан соң чит илләрдә "деколониаль" оешмалар барлыкка килде, алар Русияне ачыктан-ачык империя дип атый, аны деколониальләштерү кирәклеге турында әйтә. Бу активистлар көчле репрессияләргә дучар. Бу хакта Азатлыкка, мисал өчен, Indigenous of Russia хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Виктория Маладаева сөйләгән иде:
— Әлбәттә, дәүләт репрессияләре. Коллектив һәм шәхси репрессияләр. Милли республикалардан активистлар бик күп, төбәкләргә карап хәтта репрессияләр төрләре дә аерыла. Кайберләрендә полиция репрессияләре, кайберләрендә каты басым. Мин моны төрле төбәк һәм республикалардагы активистлардан ишетәм, аларның исемнәрен дә телгә алып булмый, чөнки аларга яки туганнарына куркыныч янарга мөмкин. Матбугатта да чыгара алмыйбыз. Дустыңны мәхкәмәгә чакыралар, сине мәхкәмәгә чакыралар. Хәтта дустыңның кыенлыкка эләккәнен дә раслый алмыйсың. Яки сиксән яшьлек әбиеңә килеп куркыталар.
Иң коточкычы – күп активистлар мондый нәрсәләр турында ачыктан ачык сөйли алмый. Үзебез арасында гына уртаклаша алабыз, ил күләмендә бу эшләр күренмичә калалар, — ди ул.
БУ ТЕМАГА:
"Деколонизация дигәндә Германия медиасы да курка"3. Кайбер халыкларның яшәешенә куркыныч яный
Берләшкән Милләтләр Оешмасы хисапларына таянып, ассамблея милли азчылыкларның хокуклары гына чикләнми, ә кайбер халыкларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы алдында торуын билгели.
"...Русия Федерациясендә милли азчылыкларның төп хокуклары, шул исәптән сүз иреге, үзбилгеләнү хокукы һәм мәдәни хокуклар, нык чикләнгән; алар расизмга, системлы кимсетүгә һәм ксенофобиягә дучар була; иң яклаусыз төркемнәр арасында кала, ә кайберләренең яшәеше үк куркыныч астында".
Галимнәр фикеренчә, бүгенге көндә Русиядәге милли телләрнең кимендә өчтән берсенә юкка чыгу куркынычы яный. Аеруча Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азчылык халыклар куркыныч астында.
Ике ел элек Курски янындагы сугышларда Русиядәге асаба халык – керекларның соңгы вәкилләренннән берсе һәлак булган. 2002 елгы җанисәптә үзен кереклар дип — сигез кеше, 2010 елда — дүрт кеше яздырган булган. 2021 елда 23 кеше яздырган, әмма керек телен беләм дип дүрт кеше генә әйткән.
БУ ТЕМАГА:
Курски янындагы сугышларда Русиядәге асаба халык – керекларның соңгы вәкилләренннән берсе һәлак булган4. Милли оешмаларны "экстремист" дип тамгалау – халыкара хокукны бозу
Ассамблея Русия Юстиция министрлыгының милли оешмаларны экстремистик дип игълан итүен билгели һәм мондый күпләп җинаятьчел дип тамгалауны турыдан-туры хөкем итә.
"...Русия Федерациясе Юстиция министрлыгының җирле халыклар һәм милли азчылыклар хокукларын яклаучы оешмаларны "экстремистик оешмалар" исемлегенә кертүенә борчылу".
"...милли азчылык оешмаларын күпләп җинаятьчел дип тамгалауны хөкем итә – бу халыкара хокукны бозу булып тора һәм милли азчылыкларга караган затларга каршы яңа репрессияләргә юл ача".
2024 ел ахырында Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"н террорчы оешма дип таныды. Аның белән бергә "террорчылар" исемлегенә Русия Баш прокуратурасы әлеге оешмага караган дип саналган 172 төркемне дә керткән. Алар арасында "Балтыйк республикасы фиркасе", "Ингрия" хәрәкәте, "Төньяк Кавказ халыклары конгрессы", "Ирекле Якутия" фонды, "Ерак Көнчыгыш конфедерациясе" булды.
Яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасы да кертелде. Бу исемлеккә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге) бәйсез Татарстан хөкүмәте", Бөтентатар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" татар бәйсезлеге фиркасе, "Яңарыш Татар Халык Партиясе" һәм "Азатлык/Свобода" берләшмәсе кергән. Азатлык радиосы бу оешмаларның ни белән шөгыльләнгәнен аерым өйрәнгән иде.
Русиядә милли оешмаларга басым башка юллар белән дә башкарыла. Әйтик, 2026 елның апрелендә Русия хакимияте "Татар шурасын" "ят агент" дип атады. Аны оештыручыларның берсе Руслан Айсин да "ят агент"лар исемлегендә. Башкортстан Югары мәхкәмәсе исә башкорт активисты Айгөл Лайонны читтән торып кулга алган. Аны "террорчы һәм экстремистик оешмада катнашуында" гаепләгәннәр.
БУ ТЕМАГА:
"Террорчы" дип танылган татар оешмалары: кемнәр җитәкли һәм ниләр белән шөгыльләнә?5. Азчылык җирләрендә табигатьне таркату
Ассамблея дәүләт контролендәге ширкәтләрнең азчылыклар яши торган җирләрдә табигатьне зарарлауга аерым туктала – "Норильск никель" һәлакәтен мисал итеп китерә һәм моны туктатырга чакыра.
"...2020 елда "Норильск никель" ширкәте Таймырда китереп чыгарган экологик һәлакәт долган һәм нганасан халыклары җирләрен пычратты"
Русиядә еш кына милли протест экологик протест белән бергә бәйләнә. Бу хакимиятләрнең милли азчылыклар яши торган җирләрдә сәнәгать һәм казу эшләрен оештыруга бәйле.
Мондый мисаллар Башкортстанда да җитәрлек. Иң танылган хәлләр – 2020 елда Куштауны яклау. Ул вакытта гади халык җиңеп, шиханны "Сода" ширкәтенә бирүдән саклап калды. Әмма биш ел узу белән бу каршылык чараларында катнашучыларның бер өлеше төрмәдә утыра, бер өлеше мөһаҗирлектә, башкалар куркытылган.
Яңарак мисаллардан – Кырктытау. Башкортстанның Әбҗәлил районында "Русская медная компания" (РМК) оешмасы карьер төзелешен башламакчы. Җирле халык исә кискен каршы чыга.
БУ ТЕМАГА:
Вакытлыча җиңү һәм репрессияләр. Куштау хәлләренә 5 елЕИХО (ОБСЕ) үз комиссарына йөкләмә бирә
Резолюция Русиягә генә түгел, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының үз структурасына да мөрәҗәгать итә: Милли азчылыклар мәсьәләләре югары комиссары Русиядәге хәлне күзәтү өчен өстәмә чаралар күрергә тиеш. Конкрет халыклар да атала.
"...Милли азчылыклар эшләре буенча югары комиссарын Русия Федерациясе этник азчылыклары һәм җирле халыклары хокукларының үтәлешенә ярдәм итү өчен өстәмә чаралар күрергә чакыра – бигрәк тә Русиядә яшәүче чечен, ингуш, черкес һәм башка халыклар хокуклары ачыктан-ачык бозыла", диелә резолюциядә.
Русия Федерациясен исә резолюция этник азчылыклар һәм җирле халыклар вәкилләрен эзәрлекләүгә чик куярга һәм аларның хокукларын халыкара стандартларга туры китереп яклауны гарантияләргә чакыра.
Моннан тыш документта барлык милли активистларны һәм хокук яклаучыларны, шул исәптән Русиянең җирле халыкларын яклаучыларны, кичекмәстән һәм бернинди шартсыз азат итүгә таләп тә бар.
Татар-башкорт активистлары бу хакта ни уйлый?
Сәясәт белгече, "Татар шурасы" координаторы Руслан Айсин хәзер үк булмаса да, киләчәктә бу документтан файда булачак дип саный.
"Бу документта татар-башкортларның мәнфәгатьләре истә тотыла кебек, чөнки барлык пунктлары да безнең халыкларга кагыла. Ни өчен дигәндә, Татарстан белән Башкортстанны алсаң, Украина сугышында иң күп үлүчеләр әлеге республикалардан. Моннан тыш милли хокукларыбыз бозыла, мәгариф өлкәсен алсаң да, табигатькә дә, аеруча Башкортстанда зыян салына. Мисал өчен Куштау тирәсендә булган вазгыять һәм башкалар. Татар-башкортлар азчылык булмаса да, асаба халык булып тора. Шуңа без Русиянең империячел колониаль сәясәтен яүшы сизәбез. Татарстан белән Башкортстан бу сәясәт белән көрәшергә дә тырышты, килеп чыкмады. Без бу мәсьәләләрне күптән билгеләдек, резонанс бирдек", ди Айсин.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ул проблемнарны Русия эчендә чишү гаять катлаулы, чөнки Мәскәү халыкара түгел хәтта үз кануннарын да үтәми.
Барысын да үзенә файдалы якка гына бора. Шуңа да карамастан бу проблемнарны яңгырату җитди адым, саллы бер эш, чөнки без милләтара структуралар аша йогынты ясый алабыз, үз проблемнарыбызны яңгырата алабыз. Татар-башкортлар Русиядә генә яшәми, читтә гомер итүчеләр дә күп. Бәлкем бу резолюциянең хиҗрәттәгеләргә ярдәме тияр. Шуңа аны төрлечә файдаланырга кирәк.
Русиядә булган милләттәшләребез өчен бу документ бүген үк файда китерә алмас, әмма киләчәктә файдасы булыр. Ни өчен дигәндә империя барыбер таркалачак. Ул үзенең бу хәләтендә яши алмаячак. Шуңа күрә бу карарларга таянып халыкара оешмалар белән берлектә бәйсезлеккә, демократиягә юл тота алачакбыз", диде ул.
"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов бу резолюцияне бик йомшак язылган һәм файдасыз дип бәяли.
БУ ТЕМАГА:
"Халыклар мәгариф реформасы турында үз сүзен әйтергә тиеш, шул исәптән татарлар да""Бу мөгаен, соңгы вакытта Европа институтларыннан – ПАСЕ, Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы, Европа парламенты булсын – монда мин бары тик "без борчылабыз", "без хәвефләнәбез" кебек сүзләр генә күрдем. Хакимият гамәлләренә карата кырыс тәнкыйть юк, барысы да бик йомшак һәм читләтеп әйтелгән.
Әйе, алар милли оешмалар һәм хәрәкәтләрнең җинаять җаваплылыгына тартылуы, әйләнә-тирә мохитнең пычрануына борчылуларын белдерәләр, ләкин бу мөрәҗәгатьләрнең барысы да шулкадәр йомшак формада язылган ки, ул хәтта кешеләр ашаучы канэчкечкә: "Зинһар, кешеләрне пычрак килеш ашамагыз, башта юып алыгыз", дигән кебек яңгырый", ди Габбасов.
Ул бу документны моңа кадәр кабул ителгән резолюцияләрнең чираттагысы гына дип кабул иткән.
"2018 елларда ук чыккан беренче шундый резолюцияләрдә инде халыкларның хокуклары, телләре кысылуы турында әйтелә башлаган иде. Ул вакытта бу ниндидер зур адым кебек тоелды, безгә ниһаять игътибар иттеләр дип уйлый идек, бәлкем Русия нәрсәдер эшләр дип өметләндек.
Ләкин әле Европа һәм цивилизацияле дөнья белән мөнәсәбәтләре өзелмәгән вакытта да Мәскәү берни эшләнмәде. Ә хәзер, милли азчылыклар мәсьәләләренә кагылышлы мондый резолюцияләрдән тулысынча читләшкән шартларда, аларга мондый документлар бөтенләй кызык түгел. Алар безнең белән көрәшә, һәм "без борчылабыз", "без хәвефләнәбез" дигән резолюцияләргә колак та салмаячаклар.
Минемчә, бүгенге шартларда резолюцияләр кырыс булырга тиеш. Моңа кадәр Европа парламенты тарафыннан шактый катгый резолюцияләр дә кабул ителде: халыкларның үзбилгеләнү хокукын, бәйсез дәүләт төзү мөмкинлеген тану, Русияне колониаль империя дип бәяләү кебек фикерләр яңгырады. Нәкъ менә бүгенге вазгыятькә туры килгән резолюцияләр шундый рухта булырга тиеш. Ә моны ун ел элек тә чыгарырга мөмкин иде. Ул вакытта бәлки әле ниндидер әһәмияткә ия дә булыр иде", ди ул.
БУ ТЕМАГА:
Милли активистлар ПАСЕдан Русияне — империя, ә милли республикаларны — колонияләр дип тануны сорыйТатарстан Мөстәкыйльлек Комитеты җитәкчесе Аида Габдрахманова бу документ татар-башкортлар өчен әһәмиятле дип саный.
"Практик яктан караганда, бу резолюция Русия юридик яктан мәҗбүри көчкә ия түгел, чөнки ЕИХО Парламент ассамблеясы документлары киңәш рәвешендәге характерга ия. Әмма аның стратегик әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел.
Иң мөһиме — беренче тапкыр Русия Федерациясендәге төп халыклар һәм милли азчылыклар проблемнары ЕИХО дәрәҗәсендә аерым каралды. Халыкара җәмәгатьчелек рәсми рәвештә аларның хокукларының системлы рәвештә бозылуына, репрессияләргә, мәҗбүри мобилизациягә һәм Русиянең үз халыкларына карата колониаль сәясәт алып баруына игътибар юнәлтте.
Резолюция Русияне кануннарын үзгәртергә мәҗбүр итмәсә дә, ул ЕИХОда катнашучы дәүләтләрнең рәсми сәяси позициясенең бер өлешенә әверелә. Алга таба аңа парламентлар, хөкүмәтләр, халыкара оешмалар, хокук яклау структуралары һәм БМОның махсус механизмнары безнең халыкларның хокукларына кагылышлы мәсьәләләрне караганда таяна алачак.
Бу киләчәктә колониаль изүдән азат булу хокукын, үз милли асылын, телен, мәдәниятен һәм хәтта үз халкының яшәвен саклап калу өчен, халыкара дәрәҗәдә тану юнәлешендә нигез сала.
Әлеге резолюциянең татарлар һәм башкортлар өчен әһәмияте аеруча зур. Русия кануннарына күрә махсус яклау саны 50 меңнән ким булган аз санлы асаба халыкларга гына бирелә. Ә татарлар, башкортлар кебек күпсанлы асаба халыклар, системлы ассимиляциягә, милли хокукларның чикләнүенә һәм Русиянең Украинага каршы сугышында чагыштырмача зур югалтулар кичерүләренә карамастан, мондый яклаудан мәхрүм кала.
ЕИХО Парламент ассамблеясының бу резолюциясе беренче тапкыр халыкара игътибарны һәм яклауны, аларның санына карамастан, Русиянең барлык асаба халыкларына юнәлтә. Бу — мөһим сәяси прецедент. Ул куркыныч астында аз санлы халыклар гына түгел, ә Русиянең иң зур асаба халыклары да булуын халыкара дәрәҗәдә таный", ди Габдрахманова.
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (OSCE) — 3 кыйтгада 57 илне берләштергән оешма. Аның вәкилләре OSCE парламент ассамблеясе чарасына ел саен җыела.
Русия Украинага каршы сугыш башлаудан соң OSCE парламент ассамблеясе утырышларында катнашмый башлады. Русия әлегә оешмадан чыкмады, ләкин 2023 елның апрелендә оешмага түләүләр башкаруны туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!