Гаепләү ягы "Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыручылар"ны 14-15 елга ирекләреннән мәхрүм итүне сорады

Баймак, 2024 ел

"Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешенең җинаять эшләре нигезендә Оренбур өлкә мәхкәмәсендә якларның дәлилләрен тыңлау башланды.

Бу хакта Идел.Реалии хәбәр итә.

Дәүләт гаепләве "оештыруда" гаепләнүчеләрне 14 елга иректән мәхрүм итәргә, ә өстәмә тагын "хакимият вәкиленә карата гомеренә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" маддәсе нигезендә гаепләнүчеләрне 15 елга утыртуны сорады.

Бу ун кеше - Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәммәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина.

Унысын да "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Шул ук вакытта Мөхәмәтов, Йылкыбаев, Әюпов, Дәүләтов, Якупов һәм Рәхмәтуллина "хакимият вәкиленә карата гомеренә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" турында да (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаепләнде.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!