Июль ахырында Пермьдәге 29нчы гомуми тәртипле төзәтү колониясеннән "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән һәм җәзаларын тулысынча үтәгән ике кеше — 60 яшьлек Газизьян Хәйбуллин һәм 59 яшьлек Кабир Сөярголов — иреккә чыккан. Бу хакта "Idel.Реалии" яза.
"Ул өендә, — дип Хәйбуллин турында Башкортстан активистлары язган. — Җәза мөддәте тәмамланган, ахырга кадәр утырган булып чыга".
Активистлар шулай ук "Idel.Реалии"га Кабир Сөярголовның да июль ахырында колониядән чыгып, тоткарланганчы яшәгән Баймакка кайтуын раслаган.
Редакция белән сөйләшкән кешеләр Сөярголовның "бөтен төрмә срогын пневмония белән авырып, хастаханәдә үткәрүен" дә әйткән.
2025 елның 21 октябрендә Тольяттиның Автозавод районы мәхкәмәсе хөкемдары Наталья Ерёмина Газизьян Хәйбуллин белән Кабир Сөярголовны "Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "Хакимият вәкиленә тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану" маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм һәрберсен өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән иде.
"Idel.Реалии" исәпләвенчә, август башына "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән кимендә 27 кеше инде колонияләрдән иреккә чыккан.
Редакция мәгълүматларына караганда, алар арасында Хәйбуллин белән Сөярголов кына җәзаларын тулысынча үтәгән. Калганнарын мәхкәмәләр шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгарган, яисә аларга колониядәге җәзаны мәҗбүри эшләр яки ирекне чикләү белән алыштырган.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 80гә якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.