"Туйдырдылар инде үзләренең сугышлары белән!" Түбән Камага һөҗүмдә 13 кеше һәлак булды

10 август Түбән Камада матәм көне игълан ителде

Бу — Русиянең Украинага каршы баскын сугышның чираттагы корбаннары. Әлегә кадәр дроннар аркасында Татарстанда бу кадәр үлемнәр булмады. Республикада матәм көне игълан ителде.  

10 август иртәсендә Түбән Камага дроннар һөҗүме булды. Якынча иртәнге биштә Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда пилотсыз очкычлар куркынычы турында игълан итте. Түбән Кама, Бөгелмә һава аланнары ябылды. Түбән Камада яшәүчеләр иртән үк шартлау тавышларын ишеткән. Республика хакимиятләре соңыннан гына Түбән Камага дроннарның бәрүе турында әйтте. Казан кирмәне "Һөҗүм җитештерү объектларына да, сивил объектларына да ясалды. Кызганычка, һәлак булучылар бар", — дип хәбәр итте. Кайда һөҗүм ителгәне хакында мәгълүмат бирелмәде. Украинаның мониторинг каналлары Түбән Каманың сәнәгать зонасында чыккан янгын кадрларын чыгарды. Astra басмасы башта дроннар һөҗүменә "Нижнекамскнефтехим" дучар булган дип фаразлады. Ул СИБУР холдингына керә. Түбән Каманың сәнәгать җирендә шулай ук "ТАНЕКО" һәм "ТАИФ-НК" нефть эшкәртү заводлары да урнашкан. Моңа кадәр аларга да дранная белән һөҗүм ителде.

Соңыннан Украина хәрби көчләре дроннар һөҗүме "ТАНЕКО"га карата оештырылды дип белдереде.

Хакимият берникадәр вакыт корбаннар санын да әйтергә ашыкмады, соңыннан 13 кеше һәлак булганы, шуларның берсе —бала булуы билгеле булды. Биш яшьлек кыз бала ашыгыч ярдәм килгәнче үк җан биргән. Моны республика сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев әйтте. Түбән Камада бүгенге һөҗүм аркасында 75 кеше яраланган. 21 кеше хастаханәгә салынган.

"Дистәләгән кеше зыян күрде. Хастаханәгә китерелгән кешеләрнең җәрәхәтләре авыр түгел. Әмма ике кешенең хәле борчу тудыра: бер зыян күрүченең умыртка-ми каналы җәрәхәтләнгән, ә бер ир-атның күкрәк тирәсе зарарланган", — дип хисап бирде министр. Аның фикеренчә, күпләрнең хәле тотрыклы.

Your browser doesn’t support HTML5

Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган

Түбән Камада яшәүчеләр арасында мәгълүмат алу авыр. Төрле кеше төрлечә сөйли. Кемдер берни ишетми калган, бу элемтәнең начар булуы белән бәйле. Иртән үк Азатлыкка дроннар базар мәйданына төшкән дип әйтүчеләр булды, әмма Азатлык Радиосы моны раслый алмады. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә яздылар. Соңыннан дрон шәһәр эчендәге йортка килеп шартлавы, Мәктәп бульвары, 7/2 санны йорт зыян күргән дип яздылар. Бинанын өч каты җимерелгән. Монда тулай торак һәм яшьләр үзәге урнашкан.

Татарстан президенты матбугат хезмәте дронның сәнәгать мәайданында "хостелга" төшүен, биредә 9 кешенең үлемен белдерде. Фотоларга караганда, "хостел" озын баракка охшаган.

Түбән Камада дрон һөҗүменнән җимерелгән хостел


Шәһәр эчендә шартлаган дрон аркасында Үзбәкстан белән Таҗикистан кешеләре дә бар. Монысын рәсмиләр дә раслады. Үзбәкстан тышкы эшләр министры сүзчесе Оманулла Фәйзиев сүзләренчә, Үзбәкстанның җиде ватандашы һәлак булган.

Азатлык аралашкан кешеләрнең берничәсе Түбән Кама заводларының берсендә эшли, шәһәрнең күпчелек кешеләре сәнәгать ширкәтләрендә хезмәт куя. Алар дроннар күп оча, әмма бу хәлләргә күнегеп булмый, дип куркулары белән уртаклашты. Бөтен кеше балаларның иминлеге өчен борчыла.

Социаль челтәрләрдә язышуларга караганда, Түбән Камага Һөҗүм ясалган вакытта күп кешеләр туганнарына шалтырата алмаганын аңлап була. Заводта эшләүчеләрнең бер өлеше бункерда утырган, алар белән элемтә булмаган. Телефоннар эшләмәде дип зарланучылар күп.

"Корбаннар турында мәгълүмат алыр өчен кайнар элемтә номерын язганнар. Ләкин ничек шалтыратырга, шәһәрдә элемтә юк!", дигән берсе.

Ни өчен хакимият төгәл кайда һөҗүм ясалганын әйтмәүгә дә ачу белдерүчеләр шактый. Заводлар мәйданынына бәргәннәрме, шәһәргәме дип сораучылар күп.

"Халык, кайда бәргәннәр соң? Хатыным белән элемтәгә керә алмыйм, шалтыратам — телефонны алмый. "Шинный" цехыннан иртән төнге "смена"сыннан чыгып кайтырга тиеш иде, таба алмыйм хатынымны", дип язган бер ир. Кешеләр аңа бу цехның эшчеләре тулысынча бункерда утырганын, анда элемтә юклыгын аңлатканнар.


Кешеләр мәгълүматны үзләренә эзләргә туры килүенә, оператив берни эшләми дип зарланалар. Түбән Камалар якыннары турында таныш-белешләре аша белешә.

Дроннар һөҗүменнән зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен шәһәрнең 3нче лицеенда вакытлыча ярдәм пункты оештырылган.

"Анда шәһәр халкы кайнар ризык, су, коры ризык һәм йоклау урыны ала ала. Хәзерге вакытта ял итү өчен 21 катыргыч карават һәм 16 йокы капчыгы әзерләнгән. Монда кешеләргә шулай ук психологик ярдәм күрсәтелә һәм мөлкәткә китерелгән зыян турында гаризалар кабул ителә". Бу — шәһәр хакимияте оештырган ярдәм.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 10 августны Матәм көне дип игълан итте. Хакимият барысы да контрольдә, дип хисап бирде. Социаль челтәрләрдәге язуларга караганда, бу — кешеләрнең иң ачуын китергән сүзләр. Кешеләр халыкның иминлеге турында уйлаучы юк, берни эшләнми дип тәнкыйть итә.

"Иң көлкелесе — барысы да контрольдә дигән сүзләр. Контроль итсәгез, бу хәлләр булыр идеме, кешеләр арасында бу кадәр күп корбаннар булыр идеме? Кайгы уртаклашулар күпме дәвам итәчәк? Ни өчен һаман Миңнеханов тарафыннан ПВО куелачак дигән фәрман имзаланмый? Тәүлек дәвамында нәүбәттә тору кайчан була?" дип ачуы белән уртаклаша бер язучы.

"Яклыйбыз, саклыйбыз дигәннәре кәгазьдә генә!" дигән тагын берәүсе.

"Татарстанда ПВО бармы? Татарстанда иминлек юк, халыкның иминлеге турында берсе уйламый", дип фикере белән бүлешә өченчесе.

Кешеләрнең бер өлеше ПВО турында язса, ара-тирә сугыш кайчан бетә соң дип уфтана. Әмма кешеләр фикерен язганда сугыш дигән сүзне кулланмыйча әйтә. 


"Ходаем, нинди хәлләр бит әй! Кайчан бетәр инде бу мәхшәр?", дигән бер хатын.

Кемдер турыдан-туры туйдырды бу сугыш дип яза.

"Туйдырдылар инде үзләренең сугышлары белән! Кайчан булса да туктыйлармы? Яки һаман да корбаннар азмы сезгә?" диючеләр бар.

Кешеләр арасында сугыш бетсен, сугышны туктатырга кирәк дип язучыларга каршы "кырларда кораллы чатырлар куярга кирәк, Шәһәр бәйрәменә акча түккәнче автоматларга акча тотарга кирәк", дип фикер белдерүчеләр бар.

Әйткәндәй, Түбән Камада 15 август Шәһәр бәйрәме булырга тиеш булган, ул булмый. Халык аны хәзер оештыру урынсыз дип белдерде. Хакимият бәйрәм булмый, дип белдерде. Бу Түбән Кама кешеләреннән иң мөһим дәгъва белдерү кебек тәкъдим ителде. "Сугыш бетсен", "Халык иминлеге" дәгъваларын белдерүче петицияләр булмады.

БУ ТЕМАГА:

Ике сәгать саен – бер үлем. Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 20 меңнән артты

Түбән Камага һөҗүм вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 2 миллион сум күләмендә түләнәчәк, зыян күрүчеләргә исә җәрәхәтләренең авырлыгына карап 300 меңнән 600 мең сумга кадәр компенсация бүленәчәк. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Анда шулай ук өлешчә яки тулысынча югалган мөлкәт өчен дә компенсация түләнәчәге әйтелә.

Шул ук вакытта Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр ширкәтләренең дә һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтәчәген һәм җирләүне оештыруны үз өстенә алачагын хәбәр итте. Зыян күргән хезмәткәрләргә дә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Баласын югалткан гаиләгә муниципалитет 1 миллион сум күләмендә түләү бирәчәк һәм җирләүне оештыруны үз өстенә алачак.

Бүгенге көнгә Украинадагы баскын сугышында Татарстаннан 9 467 үлгән сугышчы исеме билгеле. Бу — Азатлык санап чыгарган сан, корбаннар тагын да зуррак була ала. Азатлык туплап барган исемлектә Татарстан белән Башкортстаннан 20 016 һәлак булучыларның исеме бар.

Украинага ясалган һөҗүмнәргә җавап итеп ВСУ Русиянең стратегик ширкәтләренә даими бәреп тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!