Уфада YouTube видеоларын башкорт һәм мари телләренә тәрҗемә итүче кушымта ясалган

Иллюстратив фото

Киләчәктә проектка башка халыкларның телләрен дә өстәү планлаштырыла.

Башкорт IT-белгече Айгиз Кунафин YouTube видеоларындагы сөйләмне туган телгә тәрҗемә иткән EthnoTech браузерга өстәлә торган махсус кушымта эшләгән. Хәзергә бу хезмәт башкорт һәм мари телләрендә эшли. Киләчәктә башка халыкларның телләрен дә өстәү планлаштырыла.

EthnoTech ярдәмендә видеоны яңадан төшерергә яки аңа аерым тәрҗемә ясарга кирәкми. Хезмәт булган видеодагы сөйләмне эшкәртеп, аны сайланган телдә яңгырата. Авторлар сүзләренчә, технология техник яктан Русия һәм күрше ил халыкларының кимендә 15 телен тәэмин итә ала.

Проектның төп максаты - балалар һәм яшьләр өчен туган телдәге заманча дигитал контент күләмен арттыру. Кунафин фикеренчә, бала өйдә башкортча сөйләшсә дә, интернетта мультфильмнарны, уеннарны һәм башка видеоларны күбесенчә урысча яки инглизчә куллана. Шуңа күрә туган телнең көндәлек дигитал мохиттә дә булуы мөһим.

EthnoTech-та бер сәгатьлек видеоны техник яктан эшкәртү бүгенге көндә 100 сум тора, бер сәгать ярымлык мультфильмны тәрҗемә итү якынча 150 сумга төшә, дип аңлата Кунафин. Әзер тәрҗемәләрне балалар өчен бушлай итү планлаштырыла. Моның өчен активистлар телләрне якларга теләгән оешмалардан һәм партнерлардан финанс ярдәм алырга җыена.

  • Айгиз Кунафин Азатлык укучыларына башкорт телендә эшли торган "Һомай" акыллы колонкасы белән билгеле. Проект башта башкорт теленә юнәлтелгән булса, 2026 елда ул рәсми рәвештә мари телендә дә эшли башлаган. Хәзер ул башкорт, мари һәм урыс телләрен аңлый һәм җавап бирә ала. Авторлар телләрнең технологик нигезе бер булуын һәм киләчәктә яңа мөмкинлекләрнең башка телләргә дә ачылачагын әйткән.
  • Татар теле өчен дә YouTube видеоларын автомат рәвештә тәрҗемә итү проекты эшләнгән. 2024 елның гыйнварында Татарстанда Tatar Speech сервисын тәкъдим иткәннәр. Башлангыч этапта аны мәктәпләр һәм гимназияләр өчен куллану планлаштырылган, ә киләчәктә теләсә кайсы кулланучыга үзенә кирәкле видеоны татарча карау мөмкинлеге бирү максаты куелган.
  • Соңгы елларда татар теленең дигитал ресурслары мөмкинлекләре киңәйгән. Азатлыкның 2025 елда үткәргән сынаулары татар һәм башкорт телләренең популяр нейрочелтәрләрдә инде кулланыла алуын күрсәткән. Шул ук вакытта белгечләр ясалма интеллект җавапларын тулысынча дөрес дип кабул итмәскә, аларны тикшерергә кирәклеген искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!