Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда YouTubeтагы видеоларны татарчага тәрҗемә итә торган сервис ясаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Tatar Speech исемле сервисны бүген, 19 гыйнварда, тәкъдим итәчәкләр. "Беренче чорда аннан бары тик мәктәпләр һәм гимназияләр куллана алачак, әмма безнең төп максат - дөньяның теләсә кайсы почмагындагы теләсә кайсы кеше үзе яраткан видеоны татарча карый алсын", дигән Татарстан дигитал үсеш министры.

Татарстан фәннәр академиясе белән берлектә республиканың дигитал үсеш министрлыгы YouTube видеоларын автомат рәвештә татарчага тәрҗемә итә торган сервис эшләп чыгарган. Tatar Speech исемле бу сервисны бүген, 19 гыйнварда, тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта "Бизнес Online"га Татарстан дигитал үсеш министры Айрат Хәйруллин әйткән.

"Беренче чорда аннан бары тик мәктәпләр һәм гимназияләр куллана алачак, әмма безнең төп максат - дөньяның теләсә кайсы почмагындагы теләсә кайсы кеше үзе яраткан видеоны татарча карый алсын. Бу - телне үстерү, белем бирү коралы: татарча таныш булмаган сүз очрадымы, аңа басасың, ул сүзлегеңдә калачак. Субтитрлар да булачак. Бу бик зур милли яктан мөһим проект", дигән министр.

Хәзерге вакытта сервис бета-сынау уза. Киләчәктә аны сәүдәгә корылган ширкәтләр дә куллана алачак, дип саный Хәйруллин.

  • Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанда татар мәктәпләре һәм татар сыйныфларына татар телендә эшләнгән IT програмнар юк, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, татар телендә белем алучы балалар урыс телле програмнар кулланырга мәҗбүр.
  • Милли җәмәгатьчелек татар теле тиешле дәрәҗәдә дигитиллаштырылмавын белдереп килә. Татар телен цифрлаштыру төп дәрәҗәдә тәэмин ителсә дә, югары дәрәҗәгә әлегә ирешелмәгән. Димәк, ресурслар ягыннан татар теле әлегә чикләнгән. Автоматик синхрон тәрҗемәләр барлыкка килә, аудиолар текстка әйләнә, һәм киресенчә, сөйләм текстка әйләнә – тел хәзер башкача, "гибридлы" кулланыла.
  • Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов "Алиса", "Google Ассистент", "Siri" платформасы рәвешендә татарча ясалма интеллект ясауга әле ерак дип саный.
  • Мәгълүмати технология (IT) чорында телнең киләчәге аның заманча технологияләрдә ни дәрәҗәдә кулланылуына бәйле. Татарстанда "Tatar. Бу Хакатон" бәйгесе оештырыла. Чараның максаты — татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT проектлар булдыру. Азатлык бу чараны оештыручылар һәм анда катнашучылардан бәйгенең үзенчәлекләре, анда нинди проектлар тәкъдим ителгәнен белешкән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG