Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әхмәтов татар телендә IT-програмнар булмауга зарланды


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Депутат Татарстандагы ширкәтләрдә татарча IT програмнар ясар өчен дәүләт заказы бирүне сорады.

Татарстанда татар мәктәпләре һәм татар сыйныфларына татар телендә эшләнгән IT програмнар юк. Әлеге мәсьәләне 16 декабрьдә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде.

Аның сүзләренчә, татар телендә белем алучы балалар урыс телле програмнар кулланырга мәҗбүр. Әхмәтов бу проблемның 526 татар мәктәбенә кагылуын белдерде. Моннан тыш, республика мәктәпләрендәге татар теле кабинетларына програмнарның тәэмин ителеше белән кызыксынды.

"Канун нигезендә ата-аналар ризалык белдергән икән, без туган телдә белем алу өчен мөмкинлекләр, шартлар тудырырга тиеш. Татар телендә белем бирә торган сыйныфка урыс телендә эшләнгән програм белән эшләргә мәҗбүр итәбез. Бу очракта безнең теләкләрне өйрәнеп, ИТ-парк, Иннополистагы ширкәтләр белән орчашып, аларның мөмкинлекләрен исәпләп, сезгә шундый махсус заказ бирергә кирәк", диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов әлеге сорауга төгәл җавап кайтармады. Ул бу тәкъдимне кабул итәчәген, татар телендә контент ясау, дигиталлаштыру эшен алып барыр өчен бурыч алуын әйтте.

Марат Әхмәтов татар теленнән методик кулланмаларның, татар телендәге видео язмаларның мәктәпләрдә ничек файдалануларына анализ ясарга кушты. Шулай ук ул Татарстан мәктәпләрендә эшләүче програмнарның республикада эшләнмәвенә, аларның Мәскәү, Екатеринбург, Пермьнән сатып алынуына ризасызлык белдерде.

Милли җәмәгатьчелек татар теле тиешле дәрәҗәдә дигитиллаштырылмавын белдереп килә. Татар телен цифралаштыру төп дәрәҗә тәэмин ителсә дә, югары дәрәҗәгә әлегә ирешелмәгән. Димәк, ресурслар ягыннан татар теле әлегә чикләнгән. Автоматик синхрон тәрҗемәләр барлыкка килә, аудиолар текстка әйләнә, һәм киресенчә, сөйләм текстка әйләнә – тел хәзер башкача, "гибридлы" кулланыла.

Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов "Алиса", "Google Ассистент", "Siri" платформасы рәвешендә татарча ясалма интеллект ясауга әле ерак дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG