Бу атнада "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән һәм җәзаларын тулысынча үтәгән тагын ике кеше колонияләрдән азат ителде.
24 августта Пермьдәге 29нчы гомуми режимлы төзәтү колониясеннән 62 яшьлек Өметбай Дәүләтбирдин азат ителгән. 26 августта Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендәге 11нче төзәтү колониясеннән 33 яшьлек Юнир Исламголов чыккан.
2025 елның 21 октябрендә Тольяттиның Автозавод районы мәхкәмәсе аларны Җинаять кодексының 212нче маддәсе 2нче өлеше ("киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") һәм 318нче маддәсе 1нче өлеше ("хакимият вәкиленең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган көч куллану") нигезендә гаепле дип тапты һәм аларның һәрберсен өч ел да җиде айга ирегеннән мәхрүм итте.
Эш материалларында әйтелгәнчә, Исламголов "Кобра" ОМОН хезмәткәре Кудряшовның йөзенә кар ыргыткан, ә Дәүләтбирдин — Башкортстандагы Росгвардиясе хезмәткәре, "Байгоз" тәхәллүсле кешенең шлемына кар бәргән.
"Idel.Реалии" исәпләүләренә караганда, "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән кимендә 28 кеше колонияләрдән азат ителгән. Моннан тыш, дүрт хөкем ителүче җәзаларын тулысынча үтәп, иреккә чыккан.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 80гә якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!