Башкортстаннан "Ватан" батальоны командиры өч хәрбинең үтерелүендә гаепләнгән, әмма җинаять эше ябылган

Иллюстратив фото

Башкортстаннан "Ватан" ихтыярилар батальоны командиры "Самурай" кушаматлы Рамил Үлмәсбаев өч хәрбиенең үтерелүендә гаепләнгән, әмма җинаять эше хөкем карарына кадәр барып җитмәгән. Бу хакта "Обнулители" проекты үткәргән тикшеренүдә хәбәр ителә.

1970нче елгы Рамил Үлмәсбаевны 2023 елның көзендә кулга алулары билгеле булды. Ул чакта BAZA Telegram-каналы Башкортстаннан Украинадагы сугышка киткән өч хәрбине сентябрь башында хәрби бүлекчәләреннән ерак түгел генә урман полосасында үле килеш тапканнар, дип җиткерде. Егетләрнең 21 августта үлүе ачыкланган. Үлмәсбаев аларны үтерүдә төп шикләнелүчеләрнең берсе иде.

Соңрак контракт төзеп Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучы 29 яшьлек Салават Рәфыйков, 25 яшьлек Айдар Әхтәрҗанов һәм 33 яшьлек Илшат Нәбиуллинны хәрби бурычларын үтәгән чакта һәлак булучылар, "махсус хәрби операция каһарманнары" дип җирләгәннәр. Бу хакта "Медиазона" җиткерде.

БУ ТЕМАГА:

Башкортстанда өч кешенең гомерен өзгән егет Украинадагы сугышка киткән һәм яраланып авылына кайткан

Тикшерү версиясе буенча, батальон җитәкчесе Үлмәсбаевның шоферы булып эшләгән Илнур Котлыяров "Ватан" сугышчыларыннан чираттагы акча җыярга килгән һәм түләргә баш тарткан хәрбине атып үтергән. Шуннан соң ул Үлмәсбаев белән бергә җинаятьнең тагын ике шаһитын атып үтергән.

"Вот так" басмасы ачыклаганча, корбаннарның тезләренә атканнар, корсакларын лом белән ярганнар һәм актарганнар, ә аннары тереләй яндырганнар. "Медиазона" үтерелгән кешеләрнең өчәү түгел, ә дүртәү булуы турында хәбәр итә һәм Игорь Попов дигән хәрбинең исеме атала.

Җәзалап үтерелгән хәрбиләрнең мәетләре 2023 елның сентябрендә Белгород өлкәсендә табылган. Аларның үтерелүеннән берничә атна узган булган.

Your browser doesn’t support HTML5

Сугыштан баш тарткан хәрбиләрнең әниләре аларның ябып тотылуын әйтә

Соңрак Үлмәсбаев үтерелгән хәрбиләрне качып киттеләр дип белдергән. Әмма аның карамагында хезмәт иткән хәрбиләр батальондагы көч куллану турында хәрби тикшерүчеләргә сөйләгән.

Шул ук елның сентябрендә Үлмәсбаевны полиция тоткарлаган. Соңрак командирга дүрт җинаятьтә гаеп белдерелгән: аеруча рәхимсезлек белән ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү (Русия Җинаять кодексының 105нче маддәсе 2нче өлеше "а", "в", "д" пунктлары), үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау (Җинаять кодексының 119нчы маддәсе 1нче өлеше), көч кулланып һәм корал кулланып ике яки аннан да күбрәк кешене урлау (126нчы маддә 2нче өлешенең "в", "г", "ж" пунктлары) һәм көч кулланып яки көч куллану белән янап, вазифаи вәкаләтләрне арттыру (286нчы маддә 3нче өлешенең "а" пункты һәм 4нче өлеше).

БУ ТЕМАГА:

Сугыштагы вәхшилекләр. Башкортстан кешеләре якташын кыйнап агачка аскан

"Обнулители" китергән Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе карары нигезендә, Үлмәсбаевка карата кузгатылган җинаять эше хөкем карары белән тәмамланмаган. Аңа карата чикләү чарасы гамәлдән чыгарылган, ә үзе вазифасына кире кайтарылган.

Соңгы мәгълүматка күрә, Үлмәсбаевны төрмәгә утыртмауның сәбәбе — аның дәүләт бүләге алуы булган. Шул сәбәпле Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе аңа карата җинаять эшен туктаткан.

"Обнулители" мәгълүматларына караганда, Үлмәсбаев хәзер дә хәрби хезмәттә кала. Аның карамагында хезмәт иткән хәрбиләр командир тарафыннан көч куллану һәм башка хокук бозулар булуы турында хәбәр иткән.

Тикшеренүгә бәйле рәвештә Русия саклану министрлыгының рәсми аңлатмасы әлегә юк.

Ә җинаять эшендәге икенче фигурант Илнур Котлыяров урлау, җәберләүдә булышу, вәкаләтләрен арттыру һәм үтерүдә гаепләнеп, ун елга кырыс җәртипле колониягә хөкем ителгән.

2023 ел ахырында Baza Telegram-каналы "Ватан" отряды командиры һуманитар ярдәмне үзләштереп, аны хәрбиләргә саткан дип язды. Түләүдән баш тартканнарны агачларга бәйләп кыйнаган. Ул шулай ук хәрбиләрнең акчаларын даими тартып алган, буйсынмаучыларның аякларына атып яралый алган.

Аның боерыкларын үтәргә баш тарткан кешеләргә "Самурай" алгы сызыкка җибәреп, шунда "обнулить" итәчәген, ягъни үтерәчәген янаган.

Шаһитлар сүзләренчә, "Ватан" командиры җинаятьләре өчен бернинди җәза алмаячагын даими рәвештә әйткән, чөнки "сугыш барысын да сызып ташлаячак" дигән.

Элегрәк Җинаятьләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм фонды рецидивистларны "СВО (Русия хакимиятләре сугышны шулай дип атый - ред) аша" җинаять җаваплылыгыннан азат итүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Шулай ук сугышта катнашып, гадәти тормышка кайткан кешеләргә административ күзәтчелек рәвешендә катгый контроль урнаштырырга кирәклеге әйтелде.

"Русь сидящая" фондына нигез салучы Ольга Романова элегрәк "Настоящее время"га әйтүенчә, алар кулга богаулар кию белән ""СВОга китәргә телим" дип гариза язгач ук иреккә чыгаралар икәнне белә.

"Өстәвенә, аларга үзләренең яңа элита булулары турында әйттеләр", ди ул.

  • Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.
  • Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы" Урта Әләзән мөәзинен үтергән иде.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!