Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыштагы вәхшилекләр. Башкортстан кешеләре якташын кыйнап агачка аскан


Уңда Флүр Күсәпколов
Уңда Флүр Күсәпколов

Украинадагы сугышка Башкорстанның Күгәрчен районы Бикбулат авылыннан киткән Флүр Күсәпколовны кыйнап, агачка элеп куйганнар. Коралдашлары башкорт иренә сабак укыткан. Русия армиясендәге вәхшилек очрагын Азатлык тикшерде. 

Украинадагы сугыш 17 ай дәвам итә. Русия аны әлегәчә сугыш дип атарга теләми, канкоеш оештырганын танырга теләми. "Ватанны саклыйбыз" дигән ялган сөйләү дәвам иткәндә Украинадан табутлар кайтуы да дәвам итә.

Башкортстанга инде кимендә 700ләп мәет кайтты. Бу сан тагын да куркынычрактыр да, рәсмиләр төгәл санын әйтми, яшерә, курка. Республика башлыгы Радий Хәбиров фатыйхасы белән, тантаналы рәвештә купшы сүзләр әйтеп ирләр озатыла, әмма табутларны каршы алганда республика җитәкчелеге инде юк. Путин башлаган сугышта яшьли һәлак булган ир-егетләрне җирләү авылдашларына кала. Ә табутларның исәбе юк.

Украинага сугышка дип чыгып китүчеләр украин пулялары, снарядлары аркасында гына үлми, яраланмый. Русия гаскәрендә никадәр тәртипсезлек, вәхшилек һөкем сөргәнен аерым бер очрак аша күзәтергә мөмкин.

Бу атна башында Украинадагы сугышта Башкортстанның Күгәрчен районы кешесен, башкорт ире Флүр Күсәпколовны кыйнаган, аннары җәзалап агачка элеп куйган видео таралды. Ир Бикбулат авылыннан булып чыкты. Аны авылдашлары таныды. Аны кыйнаган кешеләр дә Күсәпколовның райондашлары булып чыкты. Бу коточкыч хәл Русия гаскәрендә булды. Кешене вәхшиләрчә җәзалау фашизмга каршы көрәшәбез дип лаф орган армия эчендә булуы ачыкланды.

Башкортстанның Күгәрчен районы Бикбулат авылы район үзәге Моракка терәлеп тора дисәң дә була. Кыска юл белән барсаң, 4 чакрым. Шуңа бикбулатлар район үзәгендә шактый күп. Авылда тормыш сүнгән дип әйтеп булмый, чөнки 9 сыйныфлы мәктәп әле эшли, "пилорама" бар, мәчет тора. Әмма кешеләргә эш юк, кемдер Себергә "вахта" белән йөреп акча эшли, кемдер район тирәсендәге "шабашка"да бил бөгә. Авылда якынча 500 кеше гомер итә.

Бу авылны да Укрианадагы сугыш читләтеп узмаган. Дүрт кеше мобилизацияләнеп озатылган, тагын берсе килешү нигезендә шушы арада киткән. Ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тантаналы итеп озаткан бишенче, Таһир Кусыймов исемендәге ихтыярилар батальонында була ала.

Әлегә авылга сугыштан мәет кайтарылмаган. Әмма бер атна инде авыл казан кебек кайный. Узган атна бикбулатлар Украинадагы сугышта кыйналган, агачка эленеп куелган хәлдә ирне мыскыл итүләре, сүгенү сүзләре белән "кулыңны да сындырыйммы?" дигән янаулар белән төшерелгән видеоны ала. Видео кемнән килгәнен бикбулатлар әйтми, яки төрлечә җавап бирә. Әмма агачка асып куелган ирне авылдашлары танып ала, бу - Флюр Күсәпколов. Ул - мобилизациягә эләгеп сугышка чыгып киткән Бикбулат авылы кешесе.

Авыл халкы бу видеога ярсый, алар Башкортстанның баш прокуратурасына хат яза һәм Бикбулат авылында, урамга чыгып ул мөрәҗәгатьне укыйлар, видеога яздыралар. Ике дистәгә якын кеше (аларның күпчелеге - Бикбулат авылы кешеләре, берничәсе Моракта яши дип әйттеләр редакциягә) бу коточкыч хәлне, фашистларча вәхшилекне кылган кешеләрне җавапка тартуны сорыйлар. Хатны укучы - Әмир Күсәпколов. Ул сугышка киткән Флүрнең ике туганы дип таныды Азатлык белән сөйләшүчеләр. Хатны ничә кеше имзалаган - билгесез. Әмма бикбулатлар әйтүенчә, хат дүшәмбе адресатка җибәрелгән.

Бу видео пабликларда сишәмбе таралды, аны "Куштау онлайн" телеграм каналы чыгарды. Каналда чыккан видео астындагы комментларга караганда, Флүр Күсәпколовны төрлечә мыскыл итүчеләрне, урысча сөйләшеп, аңа янаган кешеләрне дә танучылар бар. Кыйнаучы да, видеога төшерүче дә Күгәрчен районы кешеләре, Флүр белән бергә мобилизациягә эләгеп, Украинага сугышка китүчеләр. Видеоны да алар тараткан дигән фараз бар. Видеода Күсәпколовны кыйнаучы кеше "Күгәрчен районы, бикбулатлар үз героен белергә тиеә" дип шәрехли һәм Флүрдән: "Туган авылына сәлам бирәсеңме?" дип мыскыллап сорый. Канга баткан, кыйналган ир агачта эленеп торган килеш "Мин айнык" дип акланып, җибәрүләрен үтенергә тырыша.

Азатлык әңгәмәдәшләре кыйнаучылар кем булганын исемләп әйтә алмады, берсе Артем Петров исемле кеше була ала дип фаразлады.

Чәршәмбе көнне исә Бикбулат авылы, Күгәрчен районы ватсапларында башка видеолар тарала башлады. Анда взвод командиры урынбасары, үзен сержант Трубицин дип таныштарган кеше Бикбулат авылы кешеләренә мөрәҗәгать итеп "минем бүлектә күңелсез хәл килеп чыкты, гафу үтенәм", дип сүзне башкаларга бирә. Аның янында өч кеше тора, шуларның берсе - Флүр Күсәпколов. Икесе аны кыйнаган, агачка аскан кешеләр. Алар үзләре дә Күгәрчен районыннан бергә сугышка чыгып киткәнен әйтә.

Беренче ир Флүрнең исерек, адекват түгел хәлдә булуын, аңа автомат төбәгәнен һәм шул сәбәпле кызып китүе турында сөйли. Ул, безне аермасыннар, бергә булыйк, бергә исән-имин кайтырга язсын, дип Флүрне кочаклап, гафу үтенә. "Башка мондый хәлләргә тарымаска, бергә окопта сугышыйк" ди ул. Икенче кеше дә үзен Күгәрченнән дип атый, бергә сугышка килдек, бергә кайтыйк, дип ул да Күсәпколовны кочаклый. Флүр исә үзе дә агач аскан кешеләр алдында гафу үтенә, исерек булуын таный. Барысы да урысча сөйләшә.

Флүр Күсәпколовның өченче видеосы да бар, ул анда туган телендә, башкортча авылдашларына мөрәҗәгать итә. "Мин исән-сау, бераз егетләр белән ирештек, килештек, эчтек, сугыштык, барысы да була торган хәл. Егетләр миннән гафу үтенде, мин дә үтендем, эчкән идем. Авылдашлар, рәхмәт, тиз оештыгыз, минем өчен борчылмагыз, әллә кайларга мөрәҗәгать итмәгез, тикшерү комитетыннан гаризаны кире алыгыз, шалтыртамагыз. Мине дә, егетләрне дә алып китәчәкләр. Әллә исән кайтабыз, әллә юк… Хәлләр хөрт түгел, барысы да әйбәт, Украина якларыннан сәлам", дип сөйли ул. Ул бикбулатларның прокуратурага ук хат язуын теләмәгәнен әйтә, гаризаны кире алуларын үтенә. Флүр үзен кыйнап агачка асулары ураза ае булган вакытта иде дип искә ала.

Бикбулат авылы кешеләре белән бу хәл турында сөйләшү бик авыр. Алар авылдашын яклап урамга чыкса да, ахыр чиктә фикер әйтергә, аралашырга курыкты. "Безне барыбызны да кисәттеләр, мәсьәлә хәл ителде, бутап йөрмәскә диделәр", диде Флүр Күсәпколовның авылдашы.

Күгәрчен районы чынында икегә бүленгән. Кемдер Флүр үзе гаепле, сугышта эчеп йөрмәсен иде дип аны сүгә. Икенчеләре, эчсә дә, аны шулай вәхшиләрчә мыскыл итү, аны газаплау дөрес түгел дип саный.

— Эчә иде монда да, айнык чаклары аз булды. Сугышка киткәч тә тыела алмаган, дусларын интектергән. Автомат белән янаган. Шул да булдымы ир эше?! Сугышка киткәнсең икән, сугыш, башкаларны авыр хәлгә калдырма. Флүр үзе гаепле. Эчеп йөрмәскә иде, - дип сөйли Моракта яшәүче ханым.

Флүр, чыннан да, аек тормыш алып баручы дип телгә алынмый. Салгалый, төгәл эш урыны булмаган, акчаны "шабашка"га йөреп, төрле җирләргә ялланып таба иде дип сөйли аның авылдашлары. Гаиләсе юк, балалары да, әти-әнисе дә юк. Япа-ялгыз яшәүче ир дип тасвирлыйлар аны. "Әмма кем авылда аек тормыш алып бара соң шул кадәр?" дип сорау куя аның икенче авылдашы.

— Эчкече булгач, ник сугышка алып киттеләр алайса? Калдырсыннар яки кайтарсыннар. Аның паспорты да юк иде, военкоматтан "повестка" килде, ә паспорты юк икән, югалткан, юллап йөрмәгән. Тиз арада паспорт ясаттылар, — дип сөйли ул. — Аннары ул сугышта барысы да аекмы, спортчылармы? Ышанмыйм. Шулай булган очракта да, эчкән кешене кыйнарга, агачка асып куярга кемнең хакы бар? Эчкән булса да, ул — кеше. Ошамый икән, сиңа янаган икән, командирга яз, ябып куйсыннар. Бетте-китте. Эчкече дә кеше.

Азатлык әңгәмәдәшен иң әрнеткәне — райондашларның үз кешесен кыйнаулары, җәзалаулары.

— Бикбулатлар табачак ул кешене, кайтсын гына. Әхлаклы кеше түгел үзе дә. Мин карадым ул видеоны, ул ир авылны дер селкетеп куркытып тотты. Корал белән кешеләргә янады. Вәхшиләрчә кыланган. Аны районда да урынына утырта алмадылар, сугышта бөтенләй хокуксызлык. Теләсә нәрсә эшли. Үтереп китсә дә, укрианнарга сылтарлар иде, - ди бу авыл кешесе.

Флүр Күсәпколовның авылдашлары тавыш күтәрүне район хакимияте яратмаган.

— Авылның үз WhatApp төркеме бар иде, аны авыл советы башлыгы Гөлчәчәк Габбасова оештырган иде. Халык видеолар белән бүлешә башлагач, курыкты. Төркемне япты. Шушы да булдымы авылдаш, кардәш?! Хакимият аңа халык шаулашмасын, видеоларны таратмасын дигән бугай. Без тоттык та яңа төркемне оештырдык, прокуратурага хат та шунда язылды, - ди ул.

Күгәрчен районының да, Бикбулат авылының Вконтакте челтәрендә аерым төркемнәре бар, әмма Флүр Күсәпколов белән булган хәл турында ләм-мим, бер сүз дә юк. Бу төркемнәр дә йә авыл советы кешеләре белән контрольдә тотыла, йә район хакимиятенә якын кешеләр белән элемтәдә тора.

Флүр Күсәпколовтан аның иптәшләре гафу үтенүе дә, командир урынбасарының "шулайрак килеп чыкты шул" дигән аклануы да ихлас түгел дип саный Бикбулат кешеләре. Шау-шу зурга китүдән куркалар дип саный алар.

— Флүрне һәм тагын ике егетне бастырып куюлары спектакль бит инде. Басым астында сөйлиләр. Ихлас тәүбә итмәгәннәре күренеп тора. Мин аларны да аңлыйм. Русия гаскәрендә нинди коточкыч хәлләр булып ятканын кешеләр күрә. Кем анда хәзер теләп барсын? Әле китәләр иде, акчага алданып. Кемдер кәпрәеп, кемдер акча эшлим дип китте. Әмма болай да исән-сау кайту икеле, әле өстәп үз гаскәрендә тәртип юк, кыйнала да аласың, үлә дә аласың, - дип фикерләре белән уртаклаша Күгәрчен районыннан булган ир. - Кешеләр башта Флүрне кыйнаган видеога ышанмады, украианнар кыйнагандыр, үз кешеләрен шулай кыйнамаслар дип ышанырга теләмәде. Дошманнар эшедер диделәр. Каян дошман ди инде, уф, Аллам!? Үз райондашлары чак кына кешене үтереп ташламаган.

Азатлык әңгәмәдәше район халкы Украинадагы сугыш турында чынында берни аңламый, алар пропаганда сүзләре белән сөйләшә дип аңлата.

— Ватанны сакларга китәләр дип сөйләшә авыл кешесе. Аларга телевизордан ни сөйлиләр, шуны кабатлый. Кемнән дип сорыйсың, фашистлардан диләр. Кеше белән сөйләшергә дә куркыныч, башка фикер әйтсәң, Русиягә каршы мени син дип лаф оралар. Дәшмәү хәерлерәк. Мин үзем дә сугыш нәрсәдән башланганын аңламыйм. Бер әйберне генә беләм: бу — башкорт сугышы түгел, - дип башкаларның һәм үз позициясен аңлата ул.

Флүр Күсәпколов авылдашларыннан беркая да мөрәҗәгать итмәскә үтенә. Бикбулатлар инде хат язылган бит дип аптырашта калган. Прокуратурадан бернини дә рәсми җавап алмаган әле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG