Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан мобилизациягә киткәннәрнең хатыннары Хәбировка ирләрен ялга кайтармыйлар дип зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сабина Әлмөхәммәтова исемле кулланучы язуынча, аларның ирләрен былтыр 27 сентябрьдә мобилизацияләгәннәр һәм шул вакыттан бирле бер тапкыр да ял бирмәгәннәр.

Башкортстанда мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары республика башлыгы Радий Хәбировка зарлана, алар ирләрен ялга өйгә җибәрмәүләрен җиткерә. Бу хактагы комментарны Хәбировның "ВКонтакте"дагы 9 май уңаеннан чыгарган котлау посты астына язганнар.

Сабина Әлмөхәммәтова исемле кулланучы язуынча, аларның ирләрен былтыр 27 сентябрьдә мобилизацияләгәннәр һәм шул вакыттан бирле бер тапкыр да ял бирмәгәннәр.

"Айдан айга күчерәләр. Башта март, соңыннан апрель, майда чын-чынлап җибәрәчәкбез дигәннәр иде, нәтиҗәдә тагын июньгә күчерделәр. Ял бирүләрне туктатып торуларын әйткәннәр, әмма мин бит башка хәрби бүлекчәләрдән ялга кайтучыларны күрәм. Безнең ирләр дә туганнарын, якыннарын күрергә тели бит, аларның китүенә сигезенче ай китте. Барысының да хатыннары һәм балалары бар. Башка хәрби бүлекчәләрдән икенче тапкыр кайталар инде, ә безнекеләрне һаман җибәрмиләр", дип яза ул.

Зарланучыга Башкортстан башлыгы хакимияте вәкиле җавап биргән. Ул хәрби хезмәткәрләргә хәрби бүлекчә җитәкчесе төзи торган график нигезендә ял бирелә дигән.

21 февральдә Федераль җыенга юлламасы белән чыгыш ясаганда Русия президенты Владимир Путин сугышта катнашкан һәркемгә ярты елга бер тапкыр юлда үткән вакытны исәпкә алмый гына 14 көнлек ял бирергә кушкан иде.

17 мартта мобилизацияләнүчеләр төялгән автобуслар Татарстанга да кайтты. Дүрт автобуста татарстаннар белән беррәттән Башкортстан, Мари Иле, Чуашстан һәм Удмуртия ир-егетләре дә кайткан диелде.

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG