Accessibility links

Казанга сугышка киткән мобилизацияләнүчеләрнең беренче төркеме кайтты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны 14 көн ялга кайтардылар. Казанга дүрт автобуста татарстаннар белән беррәттән Башкортстан, Мари Иле, Чуашстан һәм Удмуртия ир-егетләре дә кайткан диелә.

Украинадагы сугышка мобилизацияләнүчеләр хәрби хәрәкәтләр барган урыннан беренче мәртәбә өйләренә ялга кайтты. Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

21 февральдә Федераль җыенга юлламасы белән чыгыш ясаганда Русия президенты Владимир Путин сугышта катнашкан һәркемгә ярты елга бер тапкыр юлда үткән вакытны исәпкә алмый гына 14 көнлек ял бирергә кушкан иде.

Бүген, 17 мартта мобилизацияләнүчеләр төялгән автобуслар Татарстанга да кайтты. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.

Дүрт автобуста татарстаннар белән беррәттән Башкортстан, Мари Иле, Чуашстан һәм Удмуртия ир-егетләре дә кайткан диелә.

Бу- Украинадагы сугыш кырыннан ялга җибәрелгән мобилизацияләнүчеләрнең беренче төркеме генә булуы искәртелә. Якын арада Татарстан башкаласына тагын хәрбиләр кайтачагы әйтелә.

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG