Азатлык хисабы: Татарстаннан сугышта кимендә 10 мең хәрби һәлак булган

Архив фотосы

Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта һәлак булган кимендә 20 796 хәрбинең исеме билгеле.

Русия Украинага каршы алып барган сугышта Татарстаннан кимендә 10 мең хәрби һәлак булган. Бу санны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

14 сентябрьгә исемлектә Татарстаннан 10 096 исем бар. Хисапка үлемнәре расланган кешеләрнең исемнәре, алар турында таба алган мәгълүмат кертелә. Бу журналистларыбыз таба алган исемнәр генә, хакимият тарафыннан рәсми югалту саннары аталмагач, бу эшне медиа һәм бәйсез күзәтүчеләр башкарырга мәҗбүр.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Күрше Башкортстанда да үлгән хәрбиләр саны май ахырында 10 меңнән арткан иде. Бүгенгә республикадан без 10 700 һәлак булган хәрби турында мәгълүмат таптык. Ике республикада бергә кимендә 20 796 кеше һәлак булган.

Бер ел элек, 2025 елның 10 сентябрендә безнең исемлектә Татарстаннан һәлак булган 6012 хәрбинең исеме бар иде. Ягъни соңгы елда гына исемлеккә 4 мең хәрби исеме өстәлде. Сүз соңгы елда гына үлгән кешеләр турында бармый, исемлеккә 2025, 2024 елда һәлак булучылар да өстәлеп килә. Әмма соңгы елда аеруча күп кешенең үлеме дә күренә.

Һәлак булучылар географиясе

Татарстанда иң күп кешесен югалткан шәһәр-районнар:

  • Казан – кимендә 1758 кеше.
  • Чаллы – кимендә 1102 кеше.
  • Түбән Кама районы – кимендә 682 кеше.
  • Әлмәт районы – кимендә 477 кеше.
  • Яшел Үзән районы – кимендә 443 кеше.
  • Бөгелмә районы – кимендә 367 кеше.

Татарстаннан иң зур югалтулар эре шәһәрләргә туры килә: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән.

Иң аз үлем хәбәрләре – Әтнә (35), Теләче (53), Саба (72) районнарыннан. Бу районнарда халык саны болай да аз, уртача 12-14 мең кеше.

Уртача яшь

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр элеккечә 35-44 яшь төркеменә туры килә:

  • 35-44 яшь: кимендә 3722 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 3084 кеше.
  • 25-34 яшь: кимендә 2323 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 721 кеше,

Татарстаннан сугышка китеп һәлак булучыларның уртача яше — 39,38 яшьне тәшкил итә.

Мобилизация: кимендә 1 мең һәлак булучы

Бу арада чыккан тагын бер мөһим хәбәр 2022 елның сентябрендә башланган мобилизациягә карый. Азатлык Радиосы үлгән хәрбиләрнең статусын барларга тырышса да, бу статистика бездә тулы түгел, шуңа әлегә аны тулы рәвештә аналитика өчен кулланып булмый.

Әмма Русия буйлап һәлак булучылар исемлеген алып барган "Медиазона"да бу хакта тулырак мәгълүмат бар. Соңгы яңартуда күренгәнчә, Украинага каршы баскын сугышта Татарстаннан үлгән мобилизацияләнгәннәрнең саны 1 меңнән арткан. Хәзергә журналистлар кимендә 1033 кеше турында мәгълүмат таба алган.

Күрше Башкортстанда да мобилизациягә эләгеп, сугышта һәлак булучы кешеләрнең саны бер меңнән арткан. Журналистлар әлегә мондый 1061 очракны теркәгән. Өченче урында Бурятия республикасы бара: анды мондый 800 очрак ачыкланган.

Барлыгы Русиядән сугышта кимендә 20 350 мобилизацияләнүче үлеме теркәлгән.

Рәсмиләр һәр төбәкләрдән сугышка күпме кеше мобилизацияләнгәнен дә, күпме кешенең анда һәлак булуын да әйтми. Соңгы елларда чыккан некрологларда да мәрхүмнең сугышка нинди статуста киткәнен телгә алмаска тырышалар.

БУ ТЕМАГА:

Медиазона: Татарстаннан сугышка мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!