Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиазона: Татарстаннан сугышка мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган

Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән кешеләр белән, Казан-Экспо, 2022 ел
Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгән кешеләр белән, Казан-Экспо, 2022 ел

Республикадан гомумән никадәр кеше мобилизацияләнүе турында рәсми хәбәрләр юк.

Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан мобилизацияләнгәннәрнең кимендә 1 меңе һәлак булган. Бу сан Медиазонаның "Би-би-си" һәм волонтерлар төркеме белән алып барган исемлектә күренә. Соңгы яңартуда республикадан кимендә 1003 мобилизацияләнүченең үлеме күрсәтелә.

Исемлекне журналистлар ачык чыгынаклардан туплый. Сүз медиа тапкан һәм тикшергән үлемнәр саны турында бара. Чын югалтулар саны күпкә зуррак булырга мөмкин, хакимият чын саннарны яшерә.

Берничә ай элек исемлектә күрше Башкортстаннан да мобилизацияләнеп, һәлак булган хәрбиләр саны 1 меңнән арткан иде. Бүгенге көндә аннан 1041 мобилизацияләнүченең үлеме турында билгеле.

Өченче урында элеккечә Бурятия республикасы бара – кимендә 780 очрак. Барлыгы Русиядән сугышта кимендә 19 778 мобилизацияләнүче үлеме теркәлгән.

Рәсмиләр һәр төбәктән сугышка күпме мобилизацияләнгән кешене җибәрүен дә, күпме кешенең анда һәлак булуын да хәбәр итми. Соңгы елларда үлгән кеше некрологларында да аларның сугышка нинди статуста киткәнен язмаска тырышалар.

2022 елның көзендә Татарстаннан күпме кешенең мобилизацияләнгәне билгесез, әмма үз чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" 21 сентябрьдә Татарстанга 10 мең кеше тупларга дигән бурыч куелган булган дип язды. Шулай да соңрак планны 3 мең кешегә калдырганнар диелде.

Басма чыганаклары Казанда 950дән артык кеше мобилизацияләнүен әйтте, башта ике меңләп кеше җибәрергә тиеш булганнар диелә. Казан мэриясе мәгълүматына караганда, шәһәрдән барлыгы 800дән артык кеше мобилизацияләнгән. Шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдән 1200 кеше чакырыла дигән иде.

Татарстаннан сугышка ким дигәндә 54 мең сугышчы киткән, дип әйткән иде Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов. "Контракт һәм мобилизация белән 54 465 кешене алдык, моннан тыш, махсус хәрби чара (СВО) зонасында 1 410 Росгвардия хезмәткәре һәм эчке эшләр министрлыгының 264 хезмәткәре бар", диде Миңнеханов. Путин исә аңа "сезнең егетләр яхшы сугыша" дип җавап бирде.

  • 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Соңыннан рәсмиләр сугышка ил буйлап 300 меңгә якын кеше мобилизацияләнде дип хәбәр итте. Әмма белгечләр һәм медиалар бу күрсәткеч зуррак булырга мөмкин ди.
  • Башкортстаннан күпме кеше мобилизацияләнүе билгеле түгел.
  • Башкортстан белән Татарстаннан сугышта күп мобилизацияләнүченең үлем сәбәпләре турында Азатлык Радиосына сәясәт белгече Руслан Айсин сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, беренчедән, ике республикада административ ресурс көчле, 2022 елда мобилизациягә кеше җыюда бу зур роль уйнады. "Икенчедән, бу республика хакимиятләренең һәрвакыт Мәскәү алдында үзләрен иң актив, иң тырыш булып күрсәтү омтылышы да бар, алар бар көч белән Путинны канәгатьләндерергә тырыша, бу очракта, сугышка кешеләр җибәрү планын артыгы белән башкарырга омтыла, — дип сөйләгән иде ул.
  • Путин мобилизациясе игълан ителүгә бер атна дигәндә Татарстан белән Башкортстанда да бөтен шәһәр-авыл кешеләренә сугышка чакыру кәгазьләре китерелде. Татарстан, Башкортстан, федераль үзәк медиасы, аеруча телеведение соңгы көннәрдә тапшыруларында мобилизациягә эләгүчеләр хәрби комиссариатларга килмәсә, җинаять эше ачылачак дип тәкрарлаган.
  • Шулай да Татарстан белән Башкортстанда Путин башлаган сугышка барырга теләмичә мобилизациядән качкан татар-башкортлар да шактый. Казакъстанга китүчеләргә анда татарлар да ярдәмгә килгән.

Сугышта үлүче татарстаннар һәм башкортстаннар исемлеген Азатлык Радиосы да алып бара. Бүгенге көндә ачык чыганаклардан Татарстаннан – кимендә 9660 кеше, Башкортстаннан кимендә 10640 сугышчы үлеме билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG