Айрат Дилмөхәммәтов иреккә чыкты: сәясәтче узган юл

Айрат Дилмөхәммәтовның төрмәдән чыгуы. 11 сентябрь 2026 ел.

60 яшьлек башкорт сәясәтчесе туган ягы Уфага кайтты. Ул төрмәдә 7 елдан артык утырды.

11 сентябрьдә башкорт публицисты һәм сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов төрмәдән азат ителде. Ул Красноярски краеның Минусинск шәһәрендәге кырыс тәртипле төрмәдә утырды. Бу төрмәдә Дилмөхәммәтов 2023 елдан бирле булды. Аңа кадәр ул Читада – Байкал арты краедагы 5нче санлы төзәтү колониясендә утырды. Дилмөхәммәтовны анда төрмә тәртипләрен бозуда, вак-төяк кагыйдәләрне үтәмәүдә гаепләп, даими рәвештә җәзага тарттылар.

Куәт структуралары Айрат Дилмөхәммәтовны 2019 елның мартында тоткарлады. Шул ук вакытта Уфа шәһәренең Киров районы мәхкәмәсе сәясәтчене сак астына алу турында карар чыгарды. Аңа Русиянең Җинаять кодексының 280.1 маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде. Дилмөхәммәтовка каршы Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга юнәлдерелгән гамәлләр кылырга ачык рәвештә чакыру нигезендә җинаять эше ачылды. Аңа каршы эш ачарга сәбәп булып, Дилмөхәммәтовның "Азат Россия форумы" оппозиция форумына юллаган видео-мөрәҗәгате булды, тикшерүчеләр сәясәтче "яңа федерация төзергә" чакырган дип санады, шулай ук 2018 елның маенда Уфадагы "Эхо Москвы" радиостанциясе эфирында чыккан "Персонально ваш" тапшыруындагы сүзләре дә тикшерүчеләргә охшамаган. Әмма гаепләү моның белән генә тукталмады.

БУ ТЕМАГА:

Адвокат Всеволод Лебединцев: "Айрат Дилмөхәммәтов колониядә аеруча кырыс шартларда тотыла"



Дилмөхәммәтовка шулай ук башка гаепләр дә тагылды, мәсәлән, интернет кулланып террорчылыкны ачык рәвештә аклау маддәсе нигезендә дә гаеп белдерелде. Бу гаепләү тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзалары хөкем ителүгә карата ясаган чыгышына бәйле иде. Әлеге чыгышны ул 2018 елның ноябрендә ясаганы әйтелде. Уфада ул вакытта бу оешма әгъзаларына карата мәхкәмәләр барды.

Моннан тыш Дилмөхәммәтов Русиянең Җинаять кодексының 280нче маддәсенең 1нче өлеше – "экстремистик эшчәнлеккә ачык рәвештә чакыру" буенча да җинаять кылган дип белдерелде. 2018 елның сентябрендә Баймактагы җирле башкортлар белән Чечнядан килгән эшчеләр арасында каршылык чыкты, кешеләр сугыша, бер кеше яралана. Кешеләр кулга алынучыларны азат итүне таләп итте. Айрат Дилмөхәммәтов бу хәлләр турында октябрь аенда үз фикерен белдерде. Бу соңыннан тикшерүчеләрнең "папка"сына кереп утырды һәм сәясәтчегә каршы эш ачуга нигез булды.

Кулга алынган Дилмөхәммәтовка 2020 елның гыйнварында тагын бер җинаять эше ачтылар. Бу юлы ул "экстремистик эшчәнлекне финанслауда" гаепләнде. Гаепләүнең соңгы редакциясендә "террорчылыкны ачык рәвештә аклау" эпизоды "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә үзгәртелде.

Your browser doesn’t support HTML5

Айрат Дилмөхәммәтов: "Дүртенче республиканы" татар һәм урыс та яклаячак"



2020 елның августында мәхкәмә булды. Аны Самардагы хәрби мәхкәмә хөкем итте. Хөкемдар Дилмөхәммәтов гаепле дип карар чыгарды һәм 9 ел 6 айга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аңа өч ел дәвамында интернетта сәхифәләр белән идарә итү эше тыелды.

Дилмөхәммәтов үзен Русия хөкүмәте аны контрольсез хакимияте һәм төбәкләрнең байлыгын талап баюларына куркыныч тудырганга күрә эзәрлекли диде. Ул үзенең намусы чиста булуын, бернинди әхлакый һәм җинаять кануннарын бозмавын әйтте.

"Мин өченче мәртәбә сәяси маддәләр нигезендә төрмәдә утырам. Русиядә өч кат сәяси тоткын булган бердәнбер кеше, моның белән горурланам", диде Дилмөхәммәтов.

Дилмөхәммәтовның адвокатлары мәхкәмә карарын аппеляциягә бирде, әмма нәтиҗәсез, хөкем карары үзгәрешсез калды. Тагын бер омтылыш 2021 елның июнендә булды, әмма Русия Югары мәхкәмәнең хәрбиләр эшләр буенча коллегиясе дә хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

БУ ТЕМАГА:

Дилмөхәммәтов башка принципларга нигезләнгән чын федерация төзергә чакыра


Дилмөхәммәтов Чита төрмәсенә җибәрелде. Аның туганнары, өлкән әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улының якынрак җирдәге төрмәгә утыртуларын сорады, әмма аны ишетүче булмады. Гомер буена Уфада табибә булып эшләгән Агиләш Дилмөхәммәтова улын җиде елдан артык күрмәде. Алар соңгы тапкыр 2019 елда сәясәтчегә төрмә хөкеме чыгарылганда күреште. Ана улының төрмәдән чыгуын көтеп ала алмаячакмын дип сукранды. 84 яшендәге ана бөтен хәсрәтле теләгем — улымны төрмәдән исән-сау чыгуын күрү һәм аны кочаклау, дия иде. Исән-сау килеш каршы алырмынмы, Аллаһ Тәгалә улымны күрергә мөмкинлек бирерме, күпме яшәтер мине, сәламәтлек бирерме — еллар дәвамында шушы сораулар белән яшәде ул. Бу вакыт эчендә Читага да, Красноярски ягына да бара алмады. Сәламәтлеге дә юк, ерак юлга акчасы да җитмәде.

— Барып җитәрлек урын түгел. Махсус шулай еракка җибәрделәр. Ни туганнары, ни адвокатлары барып җитәрлек булмасын өчен. Махсус мыскыл итү, кешене җәфалау. Аннары ничек барасың? Барырсың да ул, әмма аны бит "ШИЗО"дан чыгармыйлар да. Шундый вакытына туры килсәң, ятасы да үләсе, — дия иде ул танышларына. Айрат сирәк булса да шалтыра ала иде, шулай ук хатлар алыштылар.

БУ ТЕМАГА:

"Илама, әсәй!" Төрмәдән улын көткән ананың тормышы

Агиләш Дилмөхәммәтова һәрвакыт баласы Айрат Дилмөхәммәтовның төрмәдән чыккан вакытын күз алдына китергән. Ничек каршы алачагын, ниләр пешергәнен, ниләр әйтәчәген күзаллап яшәде ул еллар дәвамында.

— Төрмә бусагасыннан ук каршы ала алмасмын, анда дуслары яки танышлары каршы алыр, ә мин өйдә көтәрмен, ишекләрне ачып куярмын. "Кайттыңмы, балам?!" дип кенә әйтә алырмын төсле, елармын да елармын. Әмма куанып. Аны, үземне җәлләп. Кочагымнан чыгармас идем. Аннары ашатыр идем. Ниләр пешерәчәгемне белмим, ул мин пешергән һәр ризыкны мактап-мактап ашый торган иде. Ботка пешереп табынга куйсам да рәхмәтләр укый-укый, тәмләп ашый торган иде. Баламның иң матур елларын урладылар. Ни өчен хаксызлык өстен ала?! Ни өчен минем бала кара төрмәдә утыра, ә гаделсезлек кылучылар үз гаиләләре белән шатланып яши бирә? Ничек Аллаһ Тәгалә аларны яшәтә? Хаксызлык кылырга мөмкинлек бирә? — дип сукрана иде ул.

Айрат Дилмөхәммәтовның янына төрмәгә аның хатыны, балалары килеп йөрде.

Русиянең "Мемориал" хокук яклау үзәге 2019 елда Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Башкортстан сәясмәне һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка мәхкәмә карарын хөкем итте.

"Бары тыныч һәм кануни чыгышлар ясаганы өчен беркем дә "террорчылык" маддәсе нигезендә җинаять җәзасы алырга тиеш түгел. Русиянең террорчылыкка каршы кануннары тиешенчә эшләнмәгән, чөнки алар кешеләрне анык булмаган, көч куллануга берничек тә кагылмый торган нигезләргә таянып җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда хакимият бу кануннарны нинди дә булса көч гамәлләре кылмаган һәм моңа чакырмаган затларга карата элеккегә караганда ешрак куллана" дип белдергән иде безгә Human Rights Watch оешмасының Европа һәм Үзәк Азия бүлеге мөдире урынбасары Рейчел Денбер.

Мөһаҗирлектә журналистика белән шөгыльләнүче Руслан Вәлиев Айрат Дилмөхәммәтовны беренче санлы сәяси тоткын дип саный. Ул аның иреккә чыгуын зур шатлык белән каршы алды. Бу - зарыгып көткән азат ителү, дип бәяләде ул сәяси тоткынның азат ителүен.

— Минем өчен беренче санлы тоткын — Айрат Дилмөхәммәтов. 2005 елдан бирле үк ул Русиянең репрессив басымын үз җилкәсендә татый. Ул вакытта әле Путинга каршы оппозиция бик рәхәт яшәде. Биш тәүлеккә утыртыла иде кешеләр, моны сәяси баллар җыю өчен бер чара кебек кабул иттеләр.

БУ ТЕМАГА:

Сәяси золым корбаннарын искә алу көне: татар һәм башкортның бүгенге сәяси тоткыннары



Кешеләр берничә тәүлектән соң иреккә чыгачакларын белеп эш итте. Айрат Дилмөхәммәтов милли республиканы гына түгел, федераль дәрәҗәдәге проблемнарны да белә. Ул бу темага сөйләүчеләрдән, аңлатырга тырышучылардан берничә башка акыллырак, тәҗрибәлерәк. Андый шәхесләр иректә кирәк, — дигән иде журналист.

2022 елның июнендә Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе Русия хакимияте Дилмөхәммәтовның хокукларын бозуын таныды һәм сәясәтчегә 3100 евро күләмендә компенсация билгеләде.

2025 ел башында Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсе тагын бер карар чыгарды, бу карарда Русия хакимияте янә Дилмөхәммәтовка карата сүз иреге хокукы бозылган һәм сәяси тоткынга 7500 евро күләмендә компенсация түләнергә тиеш диде.

Быелның 21 июнендә Айрат Дилмөхәммәтовка 60 яшь тулды. Ул 1966 елның 21 июнендә Уфада туган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!