Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Всеволод Лебединцев: "Айрат Дилмөхәммәтов колониядә аеруча кырыс шартларда тотыла"


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Байкал арты краендагы 5нче кырыс тәртипле төзәтү колониясендә утыручы башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов турында адвокаты “кырыс режимда тотылса да, нык тора”, дип сөйләгән.

Уфа адвокаты Всеволод Лебединцев хөкем ителгән һәм Байкал арты краендагы 5нче кырыс ртәртипле төзәтү колониясендә утыручы башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтовның һәрдаим "аеруча кырыс шартларда" тотылуын хәбәр итте.

"Күптән түгел сөйләштем, ул катлаулы булмаган хирургия операциясеннән соң хастаханәдән чыгуын хәбәр итте. Тулаем алганда бар да тәртиптә диде, беренче чиратта кәефе турында күз уңында тоткандыр. Кәефе яхшы. Ләкин аеруча кырыс шартларда тотыла. Киемнәрендә барлык төрдәге полосалар да бар диярлек: кызылы да (качарга мөмкин дигәнне аңлата), калганнары да. Нәкъ Навальныйныкы кебек. Тупас кына әйткәндә, "кырыс режимдагы кырыс режимда" тотыла. Ләкин нык тора", дигән Лебединцев "Idel.Реалии"га.

Шулай ук адвокат Дилмөхәммәтовның элегрәк сөйләгән сүзләрен искә алган. 2020 елның 22 июненнән 2021 елның март ахырына кадәр, ягъни мәхкәмә процессы барганда һәм карар чыгарылганнан соң берникадәр вакыт ул Самарның 1нче тикшерү изоляторы хакимияте тарафыннан үзе өчен дип ясалган "басым өендә" тотылуын сөйләгән булган.

Быел апрель аенда Казанның 2нче төзәтү колониясенә китерелгәннән соң Дилмөхәммәтовны шундук штраф изоляторына урнаштырулары хәбәр ителгән иде.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул шулай ук сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау маддәләре нигезендә гаепләнде һәм аңа тугыз ел кырыс тәртипле колония җәзасы билгеләнде.

Соңгы сүзендә Дилмөхәммәтов үзен экстремистлыкка чакыруда гаепләүгә нигез булган фикерләренең белгечләр тарафыннан бозып күрсәтелүен ассызыклады.

"Менә бу башкортларның башка халыклардан өстен икәнлеге, башка халыкларның кимчелекле булуы турында белдерде дип әйтүләр кайдан килә? Нигезе бер генә – минем купсанлы чыгышларым һәм програмнарымда милләтнең үзбилгеләнүенә һәм дәүләт төзүгә хокукы турында сүзләрем. Милләтнең үзбилгеләнүгә хокукы экспертларда шовинистик реакция тудыра һәм шуның өстенә башка гаепләүләр өелә", диде Дилмөхәммәтов.

"Нәкъ менә үзбилгеләнүгә хокук турындагы сүзләремә экстремистлыкны финанслау, террорчылыкны пропагандалау һәм башка саташкан ялган гаепләүләр өелә", диде ул.

Активист Башкортстан республикасының "азат һәм тигез хокуклы" булуы, хакимияткә канун нигезендә, сайлаулар аша килергә, Русиядән аерылып чыгу түгел, ә җимерелгән федерализмны яңадан торгызырга кирәклеге турында сүз барганын ассызыклады.

Русиянең "Мемориал" ("ят агент" дип танылды) хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Айрат Дилмөхәммәтов

2020 елның 24 августында Русия үзәк хәрби бүлгесенең Самардагы мәхкәмәсе башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә ("Русянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәү", "террорчылыкны пропагандалау", "экстремистлыкка өндәү", "экстремистлыкны финанслау") тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Дилмөхәммәтов аңа белдерелгән гаепне танымады. 2020 елның 4 декабрендә Мәскәү өлкәсе Власиха шәһәрендәге Апелляция хәрби мәхкәмәсе хөкем карарын көчендә калдырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG