Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтовны Казаннан Байкал арты колониясенә җибәрәләр


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Дилмөхәммәтов өч ай чамасы Казанданы төрмәдә утырды.

Тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты һәм публицисты Айрат Дилмөхәммәтовны Байкал артына колониягә илтәләр. Бу хакта аның элекке хатынына сылтанып "Эхо Москвы в Уфе" хәбәр итә. Узган апрель ахырыннан бирле ул Казандагы колониядә утыра иде. Дилмөхәммәтовның туганнары шалтырату Новосибирскидан булды дигән. Алар Дилмөхәммәтовны "аерым шартларда" җибәрә дип фаразлый. Ләкин шартларның нинди булуы һәм Казаннан күчерүнең сәбәпләре ачыкланмый.

Узган атнада Айрат Дилмөхәммәтов Уфа пенсионеры Илмира Бикбаевага каршы мәхкәмә утырышында катнашты. Хатын активистның әнисенә 6,5 мең сум җибәргәне өчен экстремизмны финанслауда гаепләнә.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде.

Соңгы сүзендә Дилмөхәммәтов үзен экстремистлыкка чакыруда гаепләүгә нигез булган фикерләренең экспертлар тарафыннан бозып күрсәтелүен ассызыклады.

"Менә бу башкортларның башка халыклардан өстен икәнлеге, башка халыкларның кимчелекле булуы турында белдерде дип әйтүләр кайдан килә? Нигезе бер генә – минем купсанлы чыгышларым һәм програмнарымда милләтнең үзбилгеләнүенә һәм дәүләт төзүгә хокукы турында сүзләрем. Милләтнең үзбилгеләнүгә хокукы экспертларда шовинистик реакция тудыра һәм шуның өстенә башка гаепләүләр өелә", диде Дилмөхәммәтов.

"Нәкъ менә үзбилгеләнүгә хокук турындагы сүзләремә экстремистлыкны финанслау, террорчылыкны пропагандалау һәм башка саташкан ялган гаепләүләр өелә", диде ул.

Активист Башкортстан республикасының "азат һәм тигез хокуклы" булуы, хакимияткә канун нигезендә, сайлаулар аша килергә, Русиядән аерылып чыгу түгел, ә җимерелгән федерализмны яңадан торгызырга кирәклеге турында сүз барганын ассызыклады.

Дилмөхәммәтов тугыз ел кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителде, мәхкәмә Дилмөхәммәтовка өч ел дәвамында интернет-сайтларны идарә итү һәм аларда мәгълүмат урнаштыру белән бәйле эшчәнлек алып баруны тыйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG