Татарстанның Русия дәүләт думасындагы вәкиллеге кимегән

Иллюстратив фото

Думада Татарстаннан 12 кеше булачак. Гәрчә Татарстан парламентының элекке рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Думага яңа чакырылышка республикадан 14 депутат үткәрү планлаштырыла дип әйткән иде.

Русия Дәүләт думасына сайлау нәтиҗәләренә күрә, Татарстанның Думада булачак вәкиллеге кимегән.

Бизнес Онлайн язуынча, 2011, 2016 һәм 2021 еллардагы сайлаулардан соң республикадан 15 депутат тәкъдим ителгән булса, бу юлы аларның саны 12 генә булачак.

Гәрчә Татарстан парламентының элекке рәисе Фәрит Мөхәммәтшин элегрәк Думага яңа чакырылышка республикадан 14 депутат үткәрү планлаштырыла дип әйткән иде.

"Без үзебезгә Татарстаннан Дәүләт Думасындагы вәкиллек санын саклап калу бурычын куйдык. Шулай да безгә Русия составында яңа субъектлар барлыкка килде Татарстаннан депутатлар санын ике кешегә киметергә кирәк дигән ишарәләр килә", диде Мөхәммәтшин.

Иң зур югалту "Бердәм Русия" фиркасенә туры килә. Партия федераль исемлек буенча алты мандат алган.

Башкортстанның Дәүләт Думасындагы вәкиллеге Татарстанга караганда азрак кимегән. Элек 14 булса, хәзерге чакырылышта аларның саны 13 булачак. Шул ук вакытта Башкортстаннан сайланган депутатларның күбесе башка төбәкләрдән килгән сәясәтчеләр.

БУ ТЕМАГА:

Сайлау узды: Татарстан һәм Башкортстанда күзәтүчеләргә басым ясалды

Бизнес Онлайн язуынча, Татарстаннан Думага сайланган генерал Александр Лапин мандатын башка кешегә тапшырачак. Басма үз чыганакларына таянып язуынча, депутатлыкка намзәтләрдән документлар кабул итү чорында ук Мәскәү Лапин намзәтен хупламаган. Шуңа күрә ул сайлауга документларын соңгылардан тапшырган. Ахыр чиктә, Татарстанда Лапинны фирка исемлегендә калдырырга карар иткәннәр. Ләкин сайлаудан соң аның депутат мандатыннан баш тартачагы алдан ук күздә тотылган. Бу очракта мандат Мамадышның элекке башлыгы Анатолий Ивановка күчәргә тиеш булган. Басма мәгълүматынча, Татарстанда Лапинга "югары вазифа" әзерлиләр. Ул һава һөҗүменнән саклану системы өчен җавап бирергә тиеш булачак.

  • Русия Дәүләт Думасына сайлаулар 18-20 сентябрьдә узды.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!