"Хизб ут-Тәһрир" эше нигезендә хөкем ителгән 49 яшьлек Рөстәм Халиков Пенза өлкәсенең 4нче санлы колониясендә вафат булган. Бу хакта авыр чирле тоткыннарны азат итү өчен көрәшүче Free120 проекты хәбәр итә.
Хәликов 27 сентябрьдә үлгән дип фаразлана. Mediazona бу дата рәсми исемлекләрдә язылган булуын ачыклаган. Сәбәбе әлегә билгесез.
• 2021 елда Чиләбедән Рөстәм Халиков, Русия хакимиятләре террорчы оешма дип таныган "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Әнисе Анфиса сүзләренә караганда, Халиков Исламдагы төрле хәрәкәтләр, шул исәптән "Хизб ут-Тәхрир" белән кызыксынган, ләкин аның әгъзасы булмаган. Ул шулай ук тентү барышында улының өенә яшерен рәвештә дини әдәбият ташланган булырга мөмкин дип белдергән.
- "Мемориал" проекты Халиковны сәяси тоткын дип таныды.
- Русия төрмәсендә инде үлүче кырымтатарлар да бар. 2025 елны 60 яшьлек кырымтатар Рустем Вирати үлде. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган.
- 2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле шулай ук төрмәдә үлде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!