Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлгән


Җемил Гафаров
Җемил Гафаров

Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.

Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлгән. Элегрәк Русия мәхкәмәсе аны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип табып 13 елга хөкем иткән иде, оешманы Русиядә террорчы дип саныйлар.

Гафаровның үлеме турында кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итте.

Гафаровка 60 яшь иде. Аның бөер авыруы бар иде, ә 2022 елның ноябрендә йөрәк өянәге кичерде. Гафаров тикшерү изоляторы җитәкчеләренең медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуы турында әйтеп килде. Адвокатлар Гафаровны тикшерү изоляторында тоту – аның сәламәтлеге өчен куркыныч, дип искәртте.

Гыйнварда Гафаровның хәле турында аның адвокаты Эмиль Курбединов сөйләгән иде. "Ул үзенә бик начар булуын, көнгә ике мәртәбә өянәк кичерүен әйтә. Ниндидер дарулар бирергә тырышалар, әмма аларны эчү өчен башта табибтан киңәш сорарга кирәк, чөнки бөерләре сәламәт түгел. Ә йөрәктән бирелә торган даруларның бөерләргә йогынтысы булуы бар. Ул сөйләшкән вакытта тормый да", дигән иде ул. Җемил Гафаров үзен Русия колониясенә күчерүләрен көтүен әйтте.

"Күчерелгән чакта исән кала алырмынмы, юкмы – билгесез. Мине айлар буе ничек күчерәчәкләр? Машинада бару бик авыр булачак", дип сөйләгән ул адвокатына.

Быел 11 гыйнварда кырымтатарлар Җәмил Гафаров, Алим Кәримов, Сейран Муртаза, Эрфан Османов һәм Сервет Газиевны Русия мәхкәмәсе 13 елга ирегеннән мәхрүм итте, алар "кырым мөселманнары" эше нигезендә гаепләнде.

Җемил Гафаров үзе 2019 елда аннексияләнгән Кырымда тоткарланган иде. "Мемориал" ул чакта тоткарланган кырымтатар активистларын, шул исәптән Җемил Гафаровны да сәяси тоткын дип таныган иде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

Быел гыйнварда да берничә кырымтатарның өендә тентүләр узды.

Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында моңарчы да хәбәрләр булды. Әйтик, былтыр август аенда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Арсен Абхаировның төрмәдә варикоз авыруы барлыкка килүе әйтелде. Иренең аяклары шешенүе һәм авыртуы турында аның хатыны Азизе сөйләгән иде.

"Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең дә изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG