Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районында кырымтатарларда тентүләр уза


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тентүләр кимендә алты өйдә уздырыла, аларның нәрсә белән бәйле булуы әлегә билгеле түгел.

24 гыйнварда, иртәнге сәгать дүрттән бирле аннексияләнгән Кырымда яшәүче кырымтатарларда тентүләр уза. "Кырым теләктәшлеге"нә Җанкөйдә яшәүчеләр хәбәр итүенчә, Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре тентүләрне кимендә алты өйдә уздыра.

Крым.Реалии язуынча, Немсе Җанкөй (Ближнегородское) авылында Экрем Крош, Тимофеевка авылында Айдер Асанов һәм Рефат Сейдаметов, Чокраклы Шейх-Әли (Днепровка) авылында Осман Абдуразаков, Җанкөйдә Леман Зекирьяев һәм Хәлил Мамбетовка тентү белән килгәннәр, моның нәрсәгә бәйле булуы билгесез. Кырымтатарларны нәрсәдә дә булса гаеплиләрме – әлегә монысы да әйтелми.

Экрем Крош – активист һәм сәяси тоткын Энвер Крошның бертуганы. Осман Абдуразаков – "Хизб-ут Тәхрир" оешмасына катнашы булуда гаепләнеп хөкем ителгән сәяси тоткын Эдем Бекировның кардәше.

Экрем Крош көнкүреш техникасын төзәтү һәм урнаштыру белән шөгыльләнә. Леман Зекирьяев һәм Осман Абдуразаков – төзүчеләр.
Әлегә Русия тәртип яклау оешмалары Җанкөйдә тентү уздыру турында хәбәр итмәде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымның Җанкөй районында былтыр 11 августта да тентүләр узды. Тикшерү эшләре барган урынга адвокатлар кертелмәде. Русия куәт оешмалары вәкилләре алты ирне Русиядә тыелган "Хизб-ут Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләп тоткарлады. Алар арасында Энвер Крош та бар иде, ул тоткарлангач үзен кыйнауларын һәм җәфалауларын әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG