Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә кырымтатар активисты Эдем Бекировны 12 августка кадәр сак астында калдырды


Эдем Бекиров мәхкәмә утырышында
Эдем Бекиров мәхкәмә утырышында

Бекиров мәхкәмә сорауларына җавап бирүдән баш тартты. Ул эскәмиядә кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы язылган шигарь күтәреп утырды.

Аннексияләнгән Кырымдагы мәхкәмә 6 июньдә кырымтатар активисты Эдем Бекировны сак астында тотуны 12 августка кадәр озайтты.

Бекиров мәхкәмә сорауларына җавап бирүдән баш тартты. Ул кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы плакат күтәреп утырды. "Башта яшьләрне. Аннары картларны. Хәзер хатын-кызларны. Киләчәктә кемне? Балаларнымы?" дип язылган иде анда.

Бекиров - беренче төркем инвалид. Ул шикәр чире белән авырый. Утырышны көткәндә активист 12 сәгать ризыксыз һәм медицина ярдәмесез булган. Бекиров бу хәлләргә зарланганнан соң хөкемдар җәзаларны үтәтү хезмәтенә кисәтү чыгарды, ләкин табиблар чакыруны кире какты.

Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче, аягы ампутацияләнгән, култык таяклары белән йөргән, йөрәгенә операция ясалган, шикәр чире белән авыру, беренче группа инвалид Эдем Бекиров узган елның 12 декабрендә Кырымга барганда Чонгар чик капкасында ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып Акмәчеткә китерелә һәм сак астына алына. Элегрәк адвокат Бекировның аягында яра төзәлми, йөрәк өянәкләре ешайган, хәле бик начар, аның үлүе ихтимал дип хәбәр иткән иде.

Активист канунсыз корал саклау һәм тапшыруда шикләнелә. Гаепләү бер яшерен шаһит күрсәтмәләренә генә нигезләнә. Эдем Бекиров үзе гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG