Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда кырымтатар мәдәнияте: тарихи һәйкәлләрне бетерү дәвам итте


Бакчасарайдагы Ханнар сараенда төзекләндерү эшләре

2022 елда кырымтатар җәмәгатьчелеген мәдәният өлкәсендә иң борчыган вакыйгалар – кырымтатар тарихи һәйкәлләрен юк итүне дәвам итү, мәдәният әһелләренең сугыш һәм мобилизациядән качып читкә китүе булды.

Узган елдагы тискәре вакыйгалар арасында Бакчасарайдагы Ханнар сараеның "реставрациясе" аерым урын алып тора. Татар дөньясының сакланып калган бердән-бер сараенда "реставрация" дип аталган төзекләндерү эшләре вакытында диварында ярыклар барлыкка килуе һәм аның авыша башлавы җанҗал тудырды. Аннексияләнгән Кырымның прокуратурасы Кырым мәдәният министрлыгына бу җитешсезлекләрне төзәтергә кушып хат юллады. Украина президентының Кырымдагы вәкиллеге Хан сараендагы Кырым Гәрәй ханның Алтын булмәсе юк ителде, сарайның түбәсе һәм витражлары сүтелде дип, хәбәр итте.

Украина ЮНЕСКО оешмасын Кырымдагы Хан сараен саклап калырга чакырды. Украинаның мәдәният һәм мәгълүмат министры Александр Ткаченко "Русияләрнең стратегиясе – тарихи хәтерне юк итү. Бакчасарайдагы Хан сарае – кырымтатарларының бу җирләрдә яшәвен, үсешен, этногенезын күрсәтүче уникаль архитектура үрнәге булып тора. Басып алучылар аны юк итә", дип язды.

Кырымтатар активистлары, галимнәр протестларына карамастан, Кырым ханлыгы иерархиясендә икенче кеше саналган Калга-солтанның Акмәчеттәге юк ителгән сараеның тарихи урынын Кырым хакимияте ниндидер бер затка хосусый йорт төзү өчен бирүе кырымтатар мәдәни мирасына чираттагы һөҗүм булды, 2022 елда ул төзелеш белән дәвам итте. Калга-солтан сараенда мәчет торган урынга чиркәү төзелде.

Кырымдагы тарихи урыннар гына түгел, хәтта иске мөселман зиратларының урыннары да төрле төзелешләргә бирелеп килде.

Аннексияләнгән Кырымда Русия кануннарын бозып алып барылган төзелеш эшләре вакытында 2022 елда Кырым ханлыгының беренче башкаласы булган Иске Кырым (ул чактагы исеме – Солхат) шәһәрендә мөселман каберлегендә иң борынгы кырымтатар кабер ташлары табылды. Кырымтатарлар сөргендә булган вакытта аның өстендә стадион төзелгән булган.

"Кырымда мөселман зиратларын талау, мондагы кабер ташларын төзелешләрдә куллану киң таралган булган. ХIX гасырның икенче яртысыннан башлап шәһәр хакимияте иске җимерек биналар торган җирләрне, борынгы мөселман зиратлары урыннарын аерым кешеләргә махсус бүлеп биргәне мәгълүм. Алар мондагы кабер ташларын төрле төзелешләрдә кулланган. Соңрак хакимият моны тикшерү өчен галимнәрне җәлеп иткән булган, ләкин алар бу җирләр инде явызларча таланган, монда бернәрсә калмаган дигән нәтиҗә ясаган", ди Мәрҗани исемендәге тарих институтының Кырым фәнни үзәге хезмәткәре Мемедулла Усеинов.

Иске Кырымда төзелеш эшләре барышында табылган борынгы кабер ташы
Иске Кырымда төзелеш эшләре барышында табылган борынгы кабер ташы

Украина белгечләре аннексияләнгән Кырымда 114 урында канунсыз археологик казынулар һәм тарихи мирас һәйкәлләрен юк итү фактларын теркәгән, алар барысы да онлайн-харитага теркәлгән. Бу харитада кырымтатар һәйкәлләре күпчелекне тәшкил итә.

Русиянең Украинадагы сугышы мәдәнияткә тискәре йогынты ясый

2022 елда башланган сугышка кадәр мондый хәлнең әле булганы юк иде – Кырымда төрле җырлар тыела башлады. Бу турыда белеп йә белмичә җырлаучылар, җырны уйнатучылар җәзалана башлады.

Бакчасарайда кырымтатар туенда "Червона калина" ("Кызыл балан") җырын башкаручылар, ресторан хуҗасы кулга алынды, аларга акчалата җәзалар бирелде.

Карасубазарда (Белогорски) техникум укытучысы Андрей Белозеровны уку йортында "Байрактар" исемле украин җырын җырлаткан өчен эшеннән алынды.

2022 елның ахырында кырымтатар театрының чираттагы мөдире Зарема Билялова вазифасыннан алынды. Патриотик хисләр куерган хәзерге заманда театр репертуарына Икенче дөнья сугышындагы кырымтатар каһраманнары Аметхан Солтан, Алиме Абденнанова һәм башкалар хакында спектакльлләр кертелгән иде, бу да аңа вазифасында калырга ярдәм итмәгән булып чыкты.

Кырым мәдәният министрлыгы 2018 елдан башлап бу вазифага инде дүртенче җитәкчене билгеләде, ләкин театрдагы кимегәннән кими барган иҗади мохит, таркаулык тамашачыга да сизелеп торды. Соңгы елларда театрның репертуары күбрәк концертлар һәм башка телләрдән тәрҗәмә ителгән спектакльләрдән тора. Театрга баш режиссёр итеп кырымтатар телен белмәгән башка милләт вәкиле куелды.

Театрның Украина заманындагы мөдире, 2018 елда вазифасыннан алынган Билял Билялов "Алтын бишек" хосусый театрын оештырды, әмма бу театрга Кырым районнарында спектакльләрне ирекле күрсәтү мөмкинлеге чикләнгән булып кала.

Украинага каршы сугыш башланганнан соң, дәүләт карамагындагы кырымтатар мәдәният учаклары, китапхәнә, музей җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен сугышны яклап чыгышлар ясарга, видеолар чыгарырга мәҗбүр итүләр башланды, буйсынмаучылар эштән алынды. Бу таләп дәүләт оешмаларында эшләүче барлык кешеләргә кагылса да, хакимияттәгеләр, иминлек хезмәтләре кырымтатарларга аеруча игътибар бирде.

Декабрь ахырында Мәскәүдә үткәрелгән кырымтатар мәдәнияте көннәренә баручылар арасында дәүләт оешмаларында эшләүче кырымтатар вәкилләре генә булды.

2014 елдагы аннексиядән соң кырымтатар мәдәнияте әһелләренең күбесе Кырымнан Киевка күченеп киткән иде. 2022 елда башланган сугыш һәм мобилизация аркасында кайбер үзешчән җыр һәм бию ансамбльләре вәкилләре Төркиягә һәм башка илләргә күченеп китәргә мәҗбүр булды, моның кырымтатар мәдәниятенә тискәре йогынтысы әле алда булыр дип көтелә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

2022 нәтиҗәләре

XS
SM
MD
LG