Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда украин җырларын тыңлаган өчен, өч ирне кулга алганнар


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Җәйләү Сарай авылында яшәүче ирләрнең берсен 11, икенчесен 12, өченчесен 13 тәүлеккә сак астына утыртканнар, икесенә гаскәрне "кимсеткән" өчен штрафлар салынган.

Аннексияләнгән Кырымның Киров районы мәхкәмәсе "украин милләтчеләренең җырларын тыңлаган һәм кычкырып җырлаган" өчен Җәйләү Сарай (Золотое Поле) авылында яшәүче өч кешене барлыгы 36 тәүлеккә сак астына алган. Мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәренә "Медиазона" басмасы игътибар иткән.

Мәхкәмә биргән мәгълүматта әйтелгәнчә, бу өч авылдаш 11 декабрь кичендә авылдагы кибет янында украин җырлары җырлаган. Шул рәвешле алар Русия гаскәрләренең гамәлләренә ризасызлык белдергән, дип саный мәхкәмә.

Аларның өчесен дә "халык каршында наци символикасын күрсәтү" маддәсе нигезендә гаепле дип табып, 11 тәүлектән 13 тәүлеккә кадәр сак астына алган. Гаскәрне "дискедитацияләү"дә гаепле дип табып, икесенә 30 мең һәм 35 мең сум штраф салганнар.

Мәхкәмә хәбәрендә кулга алынучыларның исемнәре әйтелми, әмма "Медиазона" фаразынча, бу – Юныс Буджек, Дилявер Меметов, Валентин Комиссаренко булган.

  • Кырымда украин җырлары тыелуның бу беренче очрагы түгел. Бу - Кырымда Русия репрессияләренең тагын да көчәюен аңлата ди белгечләр.
  • Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады.
  • Аксеновның бу белдерүе Бакчасарай шәһәрендә туй вакытында "Червона калина" җырын башкарудан соң чыккан зур җәнҗал белән бәйле булды.
  • Шушы ук җырны ВКонтактедагы сәхифәсенә урнаштырган өчен, Карасубазар (Белогорски) техникумының элекке укытучысы Андрей Белозеровны 14 тәүлеккә кулга алдылар. Ул тоткарлаган чакта үзен кыйнауларын да сөйләде.
  • Украина җырларын Башкортстанда да тыйган очраклар булды. Әйтик Кушнаренко район хакимияте бинасы каршында оештырылган ярминкәдә Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" дигән җыры уйнагач, мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясадылар.
  • Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина моңа фикер белдереп Азатлыкка "Сәясәтчеләр үз эшләрен эшләсен, әмма җырга кагылмасын. Без украин җырларын тыңлап, җырлап үстек. Алар шул кадәр популяр иде. Бүген әшәкелек, пычрак тараткан җырларны тыярга кирәк", дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG