Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнаренко мәдәният бүлеге җитәкчесенә ярминкәдә Верка Сердючка җыры өчен кисәтү ясалган


Украин җырчысы Верка Сердючка
Украин җырчысы Верка Сердючка

Кушнаренкодагы ярминкәдә украин артисты Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" җыры яңгыраган. Моны Башкорстан башлыгына әләкләгәннәр. Мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясалган, алга таба "мондый хаталар җибәрмәскә кушылган, җырлар исемлеген шәхсән үзе тикшерүне таләп иткәннәр" диелә.

Башкортстанда яшәүче ир Кушнаренко район хакимияте бинасы каршында оештырылган ярминкәдә яңгыраган җырлардан зарланып Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. 8 октябрь көнне ярминкәдә яңгыраткычлардан украин җырчысы Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" дигән җырын кушып куйганнар. Ир моны "тәртипсезлек" дип тапкан. Бу хакта UTV.ru хәбәр итә.

"Халыкны Русиядән куылган Сердючка җырын тыңларга мәҗбүр итәләр. Бу бит кешеләрне мыскыл итү, җитмәсә безнең районнан берничә якташыбыз "махсус хәрби операция"дә батырларча һәлак булды", диелә ирнең мөрәҗәгатендә. Ул бу шикаятен республиканың үзәк идарәсе социаль челтәрләренә язган.

Иргә Кушнаренко районы хакимиятеннән җавап биргәннәр, аңа бу җырның җырлар исемлегеннән сөртелүен, башка яңгыратылмаячагын әйткәннәр. Мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясалган, алга таба "мондый хаталар җибәрмәскә кушылган, җырлар исемлеген шәхсән үзе тикшерүне таләп иткәннәр" диелә.

Быел февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Верка Сердючкага һәм башка украин артистларына Русиягә керү 50 елга тыелды. Бу тыю Русия башлаган "махсус хәрби операция"не тәнкыйтьләүләре өчен кертелгән булырга мөмкин, дип язды "Известия".

  • Моңа кадәр аннексияләнгән Кырымда да украин җырларын уйнаткан һәм җырлаган кешеләрне "Русия гаскәрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә штрафларга тарттылар хәтта сак астына алдылар.
  • Әйтик Щёлкино шәһәрендәге караоке-барда украин рэперы Yarmak-ның "Кыргый басу" (Дикое поле) җыры өчен диджей Юрий Родионов 10 тәүлеккә утыртылган иде.
  • Аннексияләнгән Кырымның Карасубазар (Белогорски) техникумы укытучысы Андрей Белозеровны исә уку йортында "Байрактар" исемле украин җыры кушып куюы өчен эшеннән алганнар иде.
  • Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады.
  • Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина моңа фикер белдереп Азатлыкка "Сәясәтчеләр үз эшләрен эшләсен, әмма җырга кагылмасын. Без украин җырларын тыңлап, җырлап үстек. Алар шул кадәр популяр иде. Бүген әшәкелек, пычрак тараткан җырларны тыярга кирәк", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG