Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Украинаны хуплаган шигарләр һәм җырларны тыймакчылар


Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов
Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов

Ул мондый кешеләрне "сатлыкҗаннар" дип атый һәм аларны эшләреннән җибәрәчәкләрен, ярымутрауда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүне тыячакларын әйтә. “Безнең илне яратмасагыз - кайда, кемне яратасыз, шунда барыгыз”, дип сөйли Сергей Аксенов.

Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип вәгъдә итә. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында белдерде.

"Кырымнарга хәбәр итәсем килә: халык чараларында украин шигырьләре кычкырыла, украин җырлары һәм милли гимны җырлана дигән барлык фактларга карата җинаять җәзасы биреләчәк", ди ул.

Ул мондый кешеләрне "сатлыкҗаннар" дип атый һәм аларны эшләреннән җибәрәчәкләрен, ярымутрауда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүне тыячакларын әйтә. "Безнең илне яратмасагыз - кайда, кемне яратасыз, шунда барыгыз", дип сөйли Аксенов.

Аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына каршы булучыларны эзәрлекләүне дәвам итәләр. Мәгълүмат чаралары хәбәренчә, Кырымда яшәүче 107 кешегә каршы Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ эшләр ачылган, Кырым һәм Акъярда яшәүче 11 кешегә исә сугышка каршы булулары өчен төрмә яный.

Күптән түгел Акмәчеттәге Гагарин паркында украин шигарләре кычкырган һәм украин җырлары җырлаган биш үсмерне тоткарладылар. Аларга Русия гаскәрен дискредитацияләү турында административ беркетмәләр төзелде.

Шулай ук аннексияләнгән Кырымның Щелкино шәһәрендәге кафеда Украин рэпчысы YARMAK-ның "Кыргый басу" җырын уйнаткан диджейны Русия мәхкәмәсе 10 тәүлеккә кулга алган иде.

Ирне кафедагы проекторда "Азов" полкының "наци символикасын" күрсәтүдә гаеплиләр, украинаның әлеге полкы Русиядә "террорчы" дип табылып тыелган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG