Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе Украинаның "Азов" полкын террорчы оешма дип тапты


Утырыш ябык тәртиптә узган, мәхкәмә карарның нәтиҗәләр язылган өлешен генә укыган. Хөкемдар чакырган шаһитләрнең берсе полкта кеше ите ашыйлар дип сөйләгән.

Русия Югары мәхкәмәсе "Азов" украин полкын террорчы оешма дип тапты һәм аны тыйды. Бу карар баш прокуратура соравы белән бүген, 2 августта чыкты.

Утырыш ябык тәртиптә узган, мәхкәмә карарның нәтиҗәләр язылган өлешен генә укыган. Карар әлегә гамәлгә кермәде һәм аның апелляция мәхкәмәсендә шикаять ителүе мөмкин дип искәртә ТАСС.

Утырыш барганда хөкемдар чакырган шаһитләр Украина шәһәрләрендә яшәүчеләрнең сүзләрен китергән, янәсе бу кешеләр "Азов" кылган җинаятьләр турында әйткән булган. Чыгыш ясаучыларның берсе полкта кеше ите ашау бар дип сөйләгән, дип яза "Медиазона".

Русия пропагандасы Украинада неонацизмны дәүләт дәрәҗәсендә хуплауларына дәлил итеп даими рәвештә "Азов"ны кулланырга тырыша.

Быел 24 февральдә Украинага һөҗүм иткәндә дә Мәскәү Украинаны "денацификацияләү"не үзенең максаты дип белдергән иде. Полк исә нацизм белән бәйле булмавын әйтә.

"Азов" – 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украинаның башка өлешләренә дә хәрбиләрен җибәрә башлагач илне саклау өчен ихтыярилар батальоны буларак оешты. Неонацилар белән элемтәләре булуы фаразланганга, 2015 елда АКШ Конгрессы полкка хәрби ярдәм күрсәтүне тыйды. Русия Украинага сугыш башлаганчы полк Япониянең террорчы оешмалар исемлегендә иде.

Хәзер "Азов" Украина кораллы көчләренең бер өлеше булып тора. Быел яз аның сугышчылары Мариупольне саклауда катнашты, берничә йөз сугышчы әсир итеп алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG