Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә украин җырлары җырлаган үсмерләргә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр


Акмәчетнең Гагарин исемендәге паркы, архив фотосы
Акмәчетнең Гагарин исемендәге паркы, архив фотосы

17-21 яшьлек биш үсмерне Акмәчетнең Гагарин паркында тоткарлаганнар.

Акмәчеттә (Симферополь) Русия куәт оешмасы вәкилләре биш үсмерне тоткарлаган, алар Гагарин паркында украин шигарьләре кычкырган һәм украин җырлары җырлаган булган. Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгының аннексияләнгән Кырымдагы идарәсе хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 17-21 яшьлек үсмерләр Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" шикләнелә.

Үсмерләргә административ беркетмәләр төзелгән.

Сорау алулар видеосында тоткарланган яшүсмерләр украин милләтчеләренең шигарьләрен кычкыруларын, украин җырлары җырлауларын сөйли. Тоткарланучыларның исем-фамилияләре күрсәтелми.

Аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) Русиянең Украинага башлаган сугышына каршы булучыларны эзәрлекләүне дәвам итәләр. Мәгълүмат чаралары хәбәренчә, Кырымда яшәүче 107 кешегә каршы Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ эшләр ачылган, Кырым һәм Акъярда яшәүче 11 кешегә исә сугышка каршы булулары өчен төрмә яный.

Күптән түгел аннексияләнгән Кырымның Щелкино шәһәрендәге кафеда Украин рэпчысы YARMAK-ның "Кыргый басу" җырын уйнаткан диджейны Русия мәхкәмәсе 10 тәүлеккә кулга алган иде.

Ирне кафедагы проекторда "Азов" полкының "наци символикасын" күрсәтүдә гаеплиләр, украинаның әлеге полкы Русиядә "террорчы" дип табылып тыелган иде.

Русия пропагандасы Украинада неонацизмны дәүләт дәрәҗәсендә хуплауларына дәлил итеп даими рәвештә "Азов"ны кулланырга тырыша.

Быел 24 февральдә Украинага һөҗүм иткәндә дә Мәскәү Украинаны "денацификацияләү"не үзенең максаты дип белдергән иде. Полк исә нацизм белән бәйле булмавын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG