Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа чаралары аннексияләнгән Кырым һәм Акъярда сугышка каршы чыккан ничә кешене хөкем итүләрен исәпләп чыгарган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аннексияләнгән Кырымда яшәүче 107 кешегә "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ эш ачканнар. Моннан тыш, Кырымда яшәүче тугыз, Акъярда яшәүче ике кешегә сугышка каршы чыгуы өчен җинаять эшләре ачылган.

Аннексияләнгән Кырымда яшәүче 107 кешегә каршы Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ эшләр ачылган, Кырым һәм Акъярда яшәүче 11 кешегә исә сугышка каршы булулары өчен төрмә яный. "Медиазона" мәгълүматларына таянып, "ОВД-инфо" уздырган тикшеренүдә шундый саннар китерелә.

Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә иң күп административ эшләр ачылган төбәкләр арасында аннексияләнгән Кырым беренче бишлеккә кергән диелә. Мондый эшләрне аеруча Мәскәүдә, Петербурда, Краснодар краенда һәм Свердлау өлкәсендә күп ачканнар диелә.

Моннан тыш, "ОВД-инфо" язуынча, аннексияләнгән Кырымда яшәүче тугыз, Акъярда яшәүче ике кешегә сугышка каршы чыгуы өчен җинаять эшләре ачылган.

Административ һәм җинаять эшләре фигурантларының исем-фамилияләре күрсәтелмәгән.

24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

"ОВД-инфо" мәгълүматынча, бу ярты ел эчендә сугышка каршы чыккан өчен Русиянең 224 ватандашына җинаять эше ачылган, гаскәрне "дискредитацияләгән" өчен исә 3807 кешегә административ эшләр ачканнар.

Русиянең Украинага һөҗүмен хупламаучы, тынычлык яклы булуын белдерүчеләрне Татарстан белән Башкортстанда да даими тоткарлап, хөкем итеп торалар.

Казанда 9 майда "Сугыш бетсен" плакаты белән ялгыз пикетка чыккан Искәндәр Габдрахмановка 30 мең сум штраф салганнар иде.

Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән. Зөлфия Ситдыйкованы да Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип табып 40 мең сум штраф салдылар.

Уфада активист Ләйсән Солтангәрәеваны сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан өчен хөкем иттеләр, 35 мең сум штраф салдылар. 24 августта – Украинаның бәйсезлеге көнендә Уфа мэриясе каршына ялгыз пикетка чыккан студент Нәфис Хәертдиновка да "дискредитацияләү" турында беркетмә төзеделәр, әлегә мәхкәмә утырышының кайчан буласы билгеле түгел.

Уфада яшәүче Русиянең Украинадагы сугышына каршы булучы активистлар Илмира һәм Амрита Рәхмәтуллина исә җинаять эше ачылудан шөбһәләнеп Русиядән китте. Аннан алда Амрита Рәхмәтуллинаны "Ватанны сату шушылай була ул" дигән сүзләр белән ике ир кыйнаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG