Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда украин җыры кабызып куйганы өчен техникум укытучысын эштән җибәргәннәр


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

“Байрактар” җырын кабызган укытучының видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Белозеровка җинаять эше яный дип хәбәр ителә.

Аннексияләнгән Кырымның Карасубазар (Белогорски) техникумы укытучысы Андрей Белозеровны уку йортында "Байрактар" исемле украин җыры кушып куюы өчен эшеннән алганнар. Бу хакта Русиянең "Крым 24" дәүләт телеканалы һәм Русия хөкүмәте яклы Telegram-каналлар хәбәр итә.

"Байрактар" җырын кабызган укытучының видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. Белозеровка җинаять эше яный дип хәбәр ителә.

Русиянең SHOT-ШОТ басмасы "укучылар Андрей Белозеровтан зарланган", дип язды, янәсе укытучы гел "Украин кораллы көчләренең килүен көтәм дип сөйләгән, социаль челтәрләрдә русияләр турында начар фикерләр калдырган, Русия гаскәренең югалтуларына сөенгән һәм тиздән Кырым күпере булмаячак дип әйткәләгән".

Карасубазар техникумында медиа чараларына Белозеров үз теләге белән эштән китте дип белдергәннәр.

Укытучы үзе дә, Русия куәт оешмалары вәкилләре дә әлегә фикер белдермәде.

Кырымда украин җырлары тыелуның бу беренче очрагы түгел. Бу Кырымда Русия репрессияләренең тагын да көчәюен аңлата ди белгечләр.

Күптән түгел Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады.

Аксеновның бу белдерүе Бакчасарай шәһәрендә туй вакытында "Червона калина" җырын башкарудан соң чыккан зур җәнҗал белән бәйле булды.

Моннан тыш Акмәчеттәге Гагарин паркында украин шигарләре кычкырган һәм украин җырлары җырлаган биш үсмерне тоткарладылар. Аларга Русия гаскәрен дискредитацияләү турында административ беркетмәләр төзелде.

Шулай ук аннексияләнгән Кырымның Щелкино шәһәрендәге кафеда Украин рэпчысы YARMAK-ның "Кыргый басу" җырын уйнаткан диджейны Русия мәхкәмәсе 10 тәүлеккә кулга алган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG