Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда украин җырларын тыю – репрессияләрнең яңа дулкынымы?


Львовта Тарас Шевченко һәйкәле янындагы мәйданда хор һәм хәрби оркестр "Ой, у лузі червона калина" җырын башкара. Аларга дөньяның 47 иленнән украиннар һәм чит ил кешеләре кушылып, чарада барлыгы меңнән артык кеше катнашты. 28 июнь 2022
Львовта Тарас Шевченко һәйкәле янындагы мәйданда хор һәм хәрби оркестр "Ой, у лузі червона калина" җырын башкара. Аларга дөньяның 47 иленнән украиннар һәм чит ил кешеләре кушылып, чарада барлыгы меңнән артык кеше катнашты. 28 июнь 2022

Аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәрендә туй вакытында "Червона калина" җырын башкару зур җәнҗал тудырды, кулга алу, ресторанны ябуга кадәр барып җитте. Кырымда украин җырлары тыелуның бу беренче очрагы түгел. Бу Кырымда Русия репрессияләренең тагын да көчәюен аңлата ди экспертлар. 

10 сентябрьдә Бакчасарайның "Арпат" ресторанында туй уза. Башка җырлар белән беррәттән диджей "Ой у лузі червона калина" украин җырын да куя. Әлеге җырга бию видеосы Русия тарафлы кырым блогеры Александр Талиповка эләгә һәм ул үзенең Телеграм каналында моны тәнкыйтьләп "һәммәгезне дә табачаклар, һәммәгездән дә сораячаклар" дип кисәтә. Әлеге видеодан тыш ул Акмәчеттә узган башка бер туйдан Kalush Orchestra украин төременең "Stefania" җыры яңыгараган видеоны да күрсәтә.

Кырымда туйда украин телендә "Кызыл балан" җырын башкару җәнҗал тудырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

Пост чыкканнан соң Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов украин җырлары, милләтчел гимннары яңгыраган чараларны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга җинаять җаваплылыгы булачак дип янады.

"Җинаять җаваплылыгына тарту, вазифаларыннан алу, шул исәптән Русия җирлегендә бизнесларын туктату - мондый затларга шундый чаралар күрелергә мөмкин. Болай чыгыш ясаучылар үзләрен чын хыянәтчеләр кебек тота", диде Аксенов. Аксеновның үзен украин куәт көчләре, аерым алганда, дәүләткә хыянәт итүдә дә гаепли.

"Ой, у лузі червона калина" җырын 1914 елда Степан Чарнецкий XVII гасыр казак җырына ияреп язган. Беренче дөнья сугышында украин ихтыярилары легионы (Українські січові стрільці) сугышчылары җырлаган. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң ул Русия агрессиясенә каршы тору җырына әйләнде. 2022 елның 27 февралендә Киевта София мәйданында аны "Бумбокс" төркеме фронтмены, тероборона сугышчысы Андрей Хлывнюк башкара һәм социаль челтәрләргә элә. Аның бик күп төрле ремикслары бар, Pink Floyd төркеме дә аны үзенчә җырлады.

Җыр өчен 15 тәүлек һәм штрафлар

14 сентябрьдә Бакчасарайда мәхкәмә туйда катнашучыларга төрле җәзалар бирде. "Червона калина" җыры өчен алты кеше наци тамгасын демонстранцияләү һәм гаскәрне дискердитацияләү маддәләре нигезендә җаваплылыкка тартты.

Мәхкәмә карарында язылганча, туй кунаклары "Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган украин милләтчеләре оешмасы атрибутикасы булган украин җырын" демонастрацияләгән. "Червона калина" җыры текстында "украин энеләребезне Мәскәү богауларыннан азат итү" сүзләре китерелә, һәм бу Русия кораллы көчләрен дискредитацияли диелә.

Туй узган банкет залы хуҗасы 15 тәүлеккә, диджей һәм биюче кыз 10 тәүлек, кияүнең әнисе биш тәүлеккә кулга алына, кәләшнең әнисенә 40 мең сум, ресторан хуҗасы хатынына 50 мең сум штраф салына. Тикшерү бару вакытына ресторанны ябып торалар.

Моннан тыш Русия дәүләт медиа чаралары һәм кремль тарафлы блогерлар Бакчасарай рестораны хуҗасы Эльдар Качкановның "гафу үтенү" видеосын таратты. "Милләт" Русия дәүләт каналында чыккан видеода ир "дөрес булмаган һәм начар музыка" өчен гафу үтенә, Русия президенты Владимир Путин һәм Кырым башлыгы Сергей Аксеновка "махсус операция уздыруда" (Русия хакимиятләре Украинага каршы сушыны шулай дип атый) теләктәшлек күрсәтүен белдерә.

Моннан тыш, Русия тарафлы Телеграм каналлар украин җырын куйган диджей Ахтем Гемеджиның да "гафу үтенүләрен" чыгарды.

Әлеге видеолар нинди шартларда төшерелгәнен оператив рәвештә ачыклау мөмкин түгел. Мондый алымны Чечняда эшләүче куәт көчләре актив куллана.

Кырымда украин җырлары өчен кулга алу беренче очрак кына түгел. Элегрәк Щёлкино шәһәрендәге караоке-барда украин рэперы Yarmak-ның "Кыргый басу" (Дикое поле) җыры өчен диджей Юрий Родионов 10 тәүлеккә утыртылган иде. Гаепләү карарында әйтелгәнчә, җыр барышында "Русиядә тыелган "Азов" батольоны тамгасы күрсәтелгән".

8 ел буе җырладылар, хәзер генә күреп алдылар

"Бу аларның артлары яна дигән сүз. Чөнки "Червона рута" һәм башка украин җырларын Кырым туйларында сигез ел буена җырладылар", дип аңлата Русия хакимиятләре реакциясен Кырымтатар мәҗлесе башлыгы урынбасары Ахтем Чийгоз.

Мисал буларак ул Яңа елда кырымнарның украин сәгате белән салют атулары, украин гимны җырлауларын искә төшерә. Хәзер Украина тиздән Кырымны деоккупацияләвенә өметләнүләрен яшермиләр ди ул.

Чийгоз сүзләренчә, элек Русия көчләре ярымутрауда мондый әйберләргә әллә ни игътибар итми иде, чөнки Русия Кырымда мәңгегә дип уйлый иде. Украин кораллы көчләренең соңгы вакыттагы җавап һөҗүме Русия хакимиятенең фикерен үзгәртте ди Чийгоз.

Кырымтатар ресурс үзәге идарәсе башлыгы, Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев кайбер җырлар җыелса да, оккупантлар халыкны куркыта аламас дип фаразлый.

"Әйе, якын араларда Сердючканың "Ще не вмерла Україна" сүзләре булган "Гуляночка", "Червона калина" һәм "Евровидение"да җиңгән "Stefania" җырлары тынып торыр. Ләкин оккупантлар кешеләрне куркыта алмый, аларны үзләренә каршы гына котырта", ди Бариев.

"Поиск.Плен" проекты җитәкчесе, хокук яклаучы юрист, адвокат Николай Полозов фикеренчә, Аксеновның әлеге сүзләреннән соң "җинаять эшләренең яңа дулкынын көтәргә мөмкин".

"Мондый белдерүләр кырымтатар коллаборантлары арасында хөкем сөргән паника турында сөйли. 2014 елдан бирле оккупацияләнгән Кырымда барган хәлләрнең берсе дә кануни түгел. Русия кануннарында репрессив нормаларның төрлелеге, Русия мәхкәмә-тикшерү системында силовикларның башбаштаклыгы Русия хакимиятләренә теләсә нинди репрессияләрне кулланырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Кырымда яңа җинаять эшләре ачылуны көтәргә була", дигән Полозов Крым.Реалии сайтына.

Русиядә җырларны тыю сәясәте

Җырларны тыю сәясәте Русиядә яңалык түгел. Совет чорында шул ук кырымтатар телендә берничә җырны бары тик качып, гаиләдә генә җырладылар. Алар арасында Русиянең җиңелүе белән тәмамланган рус-япон сугышында (1904-1905) кырымтатарларның үлеп калуы турында "Порт Артур", Русия ватандашлар сугышы вакытында шомполллар (мылтык чистарта торган таяк) белән кыйнаудан соң үлгән кырымтатар егете турында "Шомпол", сөргендәге кырымтатарларның кайгысын тасвирлаучы "Гүзәл Кырым" һәм башка җырларны атарга була.

Урыс телендә дә бихисап җыр, бигрәк тә рок җырлар һәм башкаручылар тыелган иде. Бүген дә 20дән артык артист сугышка каршы фикерләре, җырлары, чыгышлары өчен Русия сәхнәләрендә концертларын куя алмый.

Татарлар Габдулла Тукай шигыренә язылган "Туган тел"нең "синдә булган иң элек кыйлган догам" сүзләре өчен соңгы куплетын җырлый алмады.

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина "без аның андый сүзләр барлыгын белмәдек тә", дип сөйләде Азатлыкка.

Гөлзада Сафиуллина
Гөлзада Сафиуллина

"Дүртенче куплет тыелган иде, чөнки анда Аллаһка таяну турында әйтелә. Бу юлларны 1987 елларда да, хәтта 1990нчы елларда җырлап булмый иде. Әлеге куплет турында белгән кеше дә юк иде. Тыелганмы, юкмы – Тукай китабында бу шигырь өч куплеттан гына тора иде. 1990нчы елларда Камал театры каршында зур митинг булды. Без сәхнәдән "Туган тел" җырын башкарганда тел галиме Фәрит Бәшир кулдан язылган дүртенче куплетын тоттырды. Шул вакытта гына мин аны беренче тапкыр башкардым", дип искә алды ул.

Җырчы шулай ук мөнәҗәтләрнең тыелуын да искә ала. Бу тыю хәтта Совет берлеге таркалгач та дәвам иткән. "1992 елда мин дәүләт радиосында төнлә гади җыр язам дип качып мөнәҗәт яздырдым. Мөнәҗәтләрне җырларга да ярамады, радиодан да куеп булмады. Аны бары Коръән ашларында, бергә җыелган вакытларда сөйлиләр иде. Мөнәҗәтләрне әбиләр саклап килде инде", ди ул.

Бүген украинча җырларны тыярга тырышуларын Сафиуллина бик гаҗәпләнеп кабул итте.

"Ничек инде тыю булырга мөмкин? Алар бит "прокаженный" халык түгел. Милләтне авыру дип сызып атып булмый. Бу бит халык, композиторлар җырлары. Сәнгать – ул тәрбия. Сәясәтчеләр үз эшләрен эшләсен, әмма җырга кагылмасын. Без украин җырларын тыңлап, җырлап үстек. Алар шул кадәр популяр иде. Бүген әшәкелек, пычрак тараткан җырларны тыярга кирәк", ди ул.

  • Русия 24 февралдә Украинага каршы сугыш башлады, ләкин тиз арада Киевка барып җитә алмады, ә соңгы атналарда Харков өлкәсенең зур шәһәр һәм авылларыннан китәргә мәҗбүр булды. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG