Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әй, гүзәл Кырым" җыры дөнья буйлап тарала


17 август Истанбулның Cemil Topuzlu Open-Air Theatre сәхнәсендә Җамала "Әй, гүзәл Кырым" җыры юллары кергән “1944” җырын башкарды
17 август Истанбулның Cemil Topuzlu Open-Air Theatre сәхнәсендә Җамала "Әй, гүзәл Кырым" җыры юллары кергән “1944” җырын башкарды

Кырымтатар халкының туган җире Кырымга булган сагышын, мәхәббәтен чагылдырган "Әй, гүзәл Кырым" җыры дөнья буйлап төрле телләрдә яңгырап тарала бара. Күптән түгел аны төрек гаскәре оркестры да башкарды.

"Әй, гүзәл Кырым" җыры кырымтатар теленнән тәрҗемә ителеп рус, украин, инглиз телләрендә дә җырлана инде. Бу җырның юлларын Евровидение-2016 бәйгесендә җиңеп чыккан Җамала да үзенең “1944” җырында кулланды.

"Әй, гүзәл Кырым" җырын бүген төрле башкаручылар, төрле илләрдә, төрле телләрдә башкарулары кырымтатар халкының язмышын дөньяга танытуга хезмәт итә. Аның юлларын бүген һәрбер кырымтатары белә:

Мин бу җирдә яши алмадым,
Яшьлегемә туя алмадым,
Ватаныма хәсрәт булдым,
Әй, гүзәл Кырым!

Сөргенлек урыннарында бу җырны сәхнәдән җырлау тыела иде. Аны тик кырымтатар туйларында, рәсми булмаган чараларда үзешчән җырчылар башкара иде. Шулай ук туйларда Ватан көе игълан ителеп, уртага ике биюче чыгып кырымтатарларның төрле биюләрен бииләр иде. Туйга җыелган кунаклар кырымтатар гадәте буенча чират-чират чыгып бу биючеләргә кушылып, биеп аларга акча бирәләр иде. Җыелган акчалар милли хәрәкәт кассасына бирелеп, хәрәкәт ихтыяҗлары өчен кулланыла иде. Моны кырымтатарларның өстеннән күзәтеп торган КГБ органнары белеп торсалар да, бернәрсә эшли алмыйлар иде.

"Әй, гүзәл Кырым" җырының тарихы да шул еллардан башлана. Совет заманында тыелган бу җыр бүген инде зур сәхнәләрдән башкарылып дөнья буйлап атлый.

17 август Төркиянең ачык сәхнәләренең берсе булган Cemil Topuzlu Open-Air Theatre сәхнәсендә чыгыш ясаган Җамала кырымтатар, төрек җырлары белән бергә "Әй, гүзәл Кырым" җырының кырымтатарча юллары кергән “1944” җырын да башкарды.

Риода узган Олимпия уеннарында Кырым гимнасткасы Анна Ризатдинова үзенең композициясен Җамаланың “1944” җырына башкарды.

1990 елларда Казанда оешкан “Кысмет” кырымтатар студентлары ансамбле белән “Татарстан яшьләре” газетасы журналисты Флүрә Низамова бу җырны Татарстанда беренчеләрдән булып башкарган иде.

Кырым аннексиясеннән соң тапшыруларын Киевтан алып барырга мәҗбүр булган АТР бәйсез кырымтатар телеканалы бу җырны хәзерге вакытта Үзбәкстан, Канада, АКШ, Мәскәү, Львов, Херсон, Төркия һәм башка урыннарда яшәүче кырымтатарлар башкаруында күрсәтеп торды. Аннексиядән соң ватаннан читтә яшәргә мәҗбүр булган кырымтатарларның хәзерге хәле сөргенлек елларында кырымтатар халкы Кырымга бөтенләй кертелмәгән заманаларны хәтәрләтә. "Әй, гүзәл Кырым" җыры аларның үз ватаннарына булган мәхәббәтен, сагышын яңадан чагылдырып, аларның хәсрәтле гимны кебек яңгырый дияргә мөмкин.

Җыр тарихы - халык тарихы

Җырның тарихы да кырымтатарларның тарихы кебек катлаулы булды. 1968 елда Кырымга ял итәргә килгән кырымтатарлар арасында булган фотограф, Ташкентта чыга торган “Ленин байрагы” кырымтатар газетасының штаттан тыш корреспонденты, ул вакытта Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә яшәүче Шукри Османов аккордеонда уйный-уйный җырның көен иҗат иткән булса, сүзләрен Фатма Халилова язган. Җыр Алуштада җәй көне ял итеп Акмәчеткә кайтканда языла башлаган, Акмәчеттә аның көе һәм өч куплетының сүзләре языла. Җырның беренче вакытта “Алуштада эскен ельчик” (“Алуштадан искән җилчек”), “Гүзәл Кырым” дигән исемнәре булган. Руслан Куртмоллаев Шукри Османов иҗат иткән җырның көен ноталарга күчергән.

Кырымнан Әндиҗанга кайткан Фатма Халилова бу җырны беренче тапкыр Маргелан шәһәрендә кырымтатар туенда җырлаган. Моны туйда уйнаган кырымтатар музыкантлары язып алганнар. Шулай итеп, бу җыр халык арасында таралып китә, аның сүзләре дә халык тарафыннан эшкәртелә, җыр халык җыры дип исәпләнә башлый, ләкин аның инде мәрхүм булган авторлары бар.

Кырымда 1968 елда туган җыр сөргенлек урыннарына тарала, халык арасында таралып янә халык белән Кырымга кайта. Җырның тарихы, аның эчтәлеге халыкның тарихына кереп кала.

Бүген бу җыр кырымтатарларның тагын бер символына әйләнеп китте дияргә мөмкин. Аны бүген төрле илләрдә, төрле телләрдә, төрле башкаручылар яратып башкара.

Мехтер, төрек гәскәри оркестры

Розали, урыс телендә

Сермин Джадры Редин, Романия

Азерин, Төркия

Озьгюр Эрен, Төркия

“Журбориз” төркеме, Украин телендә

XS
SM
MD
LG