Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым укытучысы украин җыры тыңлавы өчен үзен тоткарлауларын һәм җәфалауларын сөйләде


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Андрей Белозеров "ВКонтакте"да "Кызыл балан" украин җыры урнаштырган булган. “Йөзтүбән идәнгә яткырдылар, кулларыма богау салдылар һәм бөерләремә, эчемә, күкрәгемә типтеләр”, дип тасвирлый Белозеров тоткарлануын. Элегрәк аны башка бер украин җырын тыңлавы өчен эшеннән куганнар иде.

Аннексияләнгән Кырымдагы Карасубазар (Белогорски) техникумының элекке укытучысы Андрей Белозеровка Акмәчеттә (Симферополь) наци символикасын куллану турында административ беркетмә төзегәннәр һәм 14 тәүлеккә административ сак астына алганнар. Моңа Белозеровның "ВКонтакте"да "Кызыл балан" ("Червона калина") украин җыры урнаштыруы сәбәпче булган. Белозеров бу хакта Русиянең "Холод" басмасына сөйләгән.

Үзе әйтүенчә, 28 октябрь көнне иртәнге сәгать алты тулып ун минутта ир яши торган тулай торакка Русия куәт оешмалары вәкилләре килгән.

"Мине эчке киемнән генә йөзтүбән идәнгә яткырдылар, кулларыма богау салдылар һәм бөерләремә, эчемә, күкрәгемә тибә башладылар. Кая туры килде – шунда типтеләр", дип тасвирлаган Белозеров тоткарлануын.

Ул Русия куәт оешмалары вәкилләре башыма басты һәм колак очларыма зарар китерде ди, хезмәткәрләрнең берсе "бернинди сәбәпсез" битемә сукты дип сөйли.

Белозеровның ноутбугын, телефонын һәм документларын, Украина паспортын, дипломнарын, хезмәт һәм санитар кенәгәләрен тартып алганнар.

Тоткарлангач элекке укытучыны Русиянең Акмәчеттәге экстремизмга каршы көрәш үзәгенә китергәннәр, анда "Кызыл балан" җыры өчен "наци символикасын куллану" һәм "тоткарлаган чакта каршылык күрсәтү" турында административ беркетмәләр төзегәннәр. Ирне 14 тәүлеккә сак астына алганнар.

Русия куәт оешмалары Белозеровны гаепләү турында рәсми фикер белдермәде.

Сентябрь уртасында, эш урынында "Байрактар" исемле украин җыры кушып куюы өчен, Карасубазар техникумы укытучысы Андрей Белозеровны эшеннән җибәргәннәр иде. "Холод" язуынча, Белозеровка тартып алынган документларын кире кайтармаганнар һәм ул хәзер эшкә урнаша алмый. Ир бу уңайдан Акмәчеттәге тикшерү комитетына да шикаятьләр язып караган дип искәртелә.

  • Кырымда украин җырлары тыелуның бу беренче очрагы түгел. Бу - Кырымда Русия репрессияләренең тагын да көчәюен аңлата ди белгечләр.
  • Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады.
  • Аксеновның бу белдерүе Бакчасарай шәһәрендә туй вакытында "Червона калина" җырын башкарудан соң чыккан зур җәнҗал белән бәйле булды.
  • Шулай ук аннексияләнгән Кырымның Щелкино шәһәрендәге кафеда Украин рэпчысы YARMAK-ның "Кыргый басу" җырын уйнаткан диджейны Русия мәхкәмәсе 10 тәүлеккә кулга алган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG