Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы мәхкәмә "Червона калина" җырын җырлаган кызларның берсенә штраф салган, икенчесен 10 көнгә утырткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кырымдагы гүзәллек бәйгесендә җиңгән Ольга Вәлиева иптәш кызы белән украиннарның "Кызыл балан" җырын башкарган һәм моны Instagram-да чыгарган. Аларны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә һәм экстремист оешма символикасын пропагандалауда гаепле дип тапканнар.

Аннексияләнгән Кырымдагы Русия мәхкәмәсе "Кызыл балан" ("Червона калина") җырын җырлаганы өчен "Миссис Кырым-2022" гүзәллек бәйгесе җиңүчесе Ольга Вәлиевага 40 мең сум штраф салган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның белән бергә җырлаучыны - Вәлиеваның иптәш кызын 10 тәүлеккә сак астына җибәргәннәр. Аларны Русия гаскәрен дискредитацияләү һәм экстремист оешмалар символикасын пропагандалау турындагы административ маддәләр нигезендә хөкем иткәннәр.

Вәлиевага чагыштырмача йомшаграк җәзаны балигъ яшькә җитмәгән балалары булганга биргәннәр диелә.

Кырымдагы Русия полициясенең Telegram-каналында видео язма чыккан иде, анда ике хатын-кыз "Кызыл балан"ны җырлавы өчен гафу үтенә. Видеода аларның йөзе яшерелгән.

Ә дус кызы белән бу җырны җырлавын Вәлиева үзенең Instagram-дагы сәхифәсенә чыгарды. Соңрак бу язманы сөртте. Ул җырның мәгънәсен белми идем дип белдерде һәм "социаль челтәрләрдә мыскыллау сүзләре язудан туктагыз" дип сорады.

14 сентябрьдә Бакчасарайдагы мәхкәмә туйда "Червона калина" җырын уйнатулары өчен алты кешене җаваплылыкка тартты. Аларны наци тамгасын демонстрацияләү һәм гаскәрне дискердитацияләүдә гаепләделәр. Туй узган банкет залы хуҗасы 15 тәүлеккә, диджей һәм биюче кыз 10 тәүлек, кияүнең әнисе биш тәүлеккә кулга алынды, кәләшнең әнисенә 40 мең сум, ресторан хуҗасы хатынына 50 мең сум штраф салынды. Тикшерү барган вакытка ресторанны ябып тордылар.

Бу җәнҗалдан соң, Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина хакимиятен хуплаган шигарләр кычкырган һәм украин җырлары җырлаган кешеләрне хакимиятләр эзәрлекләячәк дип янады.

Элегрәк Щёлкино шәһәрендәге караоке-барда украин рэперы Yarmak-ның "Кыргый басу" (Дикое поле) җыры өчен диджей Юрий Родионов 10 тәүлеккә утыртылган иде. Гаепләү карарында әйтелгәнчә, җыр барышында "Русиядә тыелган "Азов" батольоны тамгасы күрсәтелгән".

Аннексияләнгән Кырымның Карасубазар (Белогорски) техникумы укытучысы Андрей Белозеровны да уку йортында "Байрактар" исемле украин җыры кушып куюы өчен эшеннән алганнар иде.

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина моңа фикер белдереп Азатлыкка "Сәясәтчеләр үз эшләрен эшләсен, әмма җырга кагылмасын. Без украин җырларын тыңлап, җырлап үстек. Алар шул кадәр популяр иде. Бүген әшәкелек, пычрак тараткан җырларны тыярга кирәк", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG