Дефицитлы бюджет көтелә: каешлар тагын да кысылачак

Иллюстратив фото

2027 елда Татарстанда бюджет дефициты – 8,5 млрд сум булырга мөмкин. Күрше Башкортстан бюджетының 2027 елга дефициты 19,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.

19 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасының егерме бишенче утырышында беренче укылышта 2027 ел һәм 2028-2029 елларга Татарстан бюджеты турындагы канун өлгесе кабул ителде.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, киләсе елга республика бюджетының керем өлеше – 558,1 млрд сум, чыгым өлеше – 566,6 млрд сум, дефицит – 8,5 млрд сум булачак, дип фаразлана.

"Бюджет өлгесендә федераль бюджеттан максатчан бюджетара трансфертлар исәпкә алынмаган. Хәзерге вакытта бюджет турында федераль канун өлгесендә ил субъектлары буенча финанс ярдәм күләме бүленмәгән. Алар федераль бюджетта икенче укылышка төзәтмәләр кертеп бүленәчәк", дип китерә министр сүзләрен "Ватаным Татарстан" газетасы.

БУ ТЕМАГА:

Дөньяда хәрби чыгымнар моңарчы күрелмәгән тизлектә арта

2027 елда керемнәр – 558,1 млрд сум күләмендә, 2028 елда – 586,4 млрд, 2029 елда – 610,0 млрд сум булачак дип фаразлана. Чыгымнар 2027 елда – 566,6 млрд сум, 2028 елда – 595,8 млрд һәм 2029 елда – 613,5 млрд сум тәшкил итәчәк дип көтелә.

Билгеле булганча, быелгы бюджет республикада 13,8 миллиард сум дефицит белән кабул ителде. Ел дәвамында ул 30,9 миллиард сумга җитте, хәзер ул 20 миллиард сумга якын.

Күрше Башкортстан бюджетының 2027 елга дефициты 19,6 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. Киләсе елга Башкортстан бюджеты керемнәре 326,2 миллиард сум, чыгымнары 345,8 миллиард сум күләмендә фаразлана.

Башкортстанның быелгы бюджет дефициты 22,5 миллиард сум тәшкил итә.

БУ ТЕМАГА:

Татарстан бюджеты: коммуналь хуҗалык һәм фән өчен чыгымнар кими, иминлеккә — арта

Ике республика казнасыннан акчаларның шактый өлеше сугышка тотыла. Башкортстан Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер миллион сум, Татарстанныкы 2 миллион 900 мең сум түли.

2026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән хәрбиләргә бер тапкыр түләнә торган акча өчен 8,12 миллиард сум бүленгән. Моннан тыш һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына түләүләр өчен тагын 2,12 миллиард сум тотылган. Башкортстан финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел дәвамында бюджет хәрбиләргә түләүләр өчен 32 миллиард сум бүлеп биргән.

Кайбер белгечеләр сүзләренчә, Башкортстанда дефицитның бер өлешен капларга "Башнефть" хиссәләрен сату ярдәм иткән, әмма ул акчаларның да күп өлеше Украинага каршы баскын сугышта катнашучыларга китә. Бу хакта "Аспекты" Телеграм каналы яза.

БУ ТЕМАГА:

Бюджеты зур дефицит белән кабул ителгән Башкортстанда Украинага каршы сугышта катнашучыларны яклауга 25 миллиард сум бүленәчәк

Гомумән Русия бюджетының 35%ын киләсе елга сугышка җибәрәчәкләр. Куәт оешмаларына һәм хәрби бурычларга барлык чыгымнарның 53% тотылачак.

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русия бюджетында хәрби өлкәгә чыгымнар кисен артты. 2022 елның сентябрендә бюджетта бу максатларга 4,7 триллион сум каралган иде. 2027 елгы бюджет өлгесендә инде 17,2 триллион сум планлаштырылган – бу якынча дүрт тапкырга күбрәк. Моннан тыш, дәүләт иминлеге һәм тәртип саклау эшчәнлегенә 4,3 триллион сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Ә менә мисал өчен сәламәтлек саклауга чыгымнар 20 проценттан да азракка арткан: 1,5 триллион сумнан 1,8 триллион сумга кадәр. Шулай итеп 2027 елда федераль казнадан хәрби өлкә һәм куәт структураларына сәламәтлек саклауга караганда 12 тапкырга якын күбрәк акча юнәлтү планлаштырыла.

Икътисадчы Владислав Жуковский "Азатлык Радиосы"ның урыс хезмәтенә белдерүенчә, хакимиятләр бюджетта акча юклыгын яхшы аңлый. Сугыш дәвам итәчәк, алдагы өч елга бюджет мөмкин кадәр сугышка яраклаштырылачак.

"2022-2026 елларда гына тупланган бюджет дефициты 20 триллион сумнан артып китә... Хакимият сугышны финанслау һәм бюджет дефицитын каплау өчен акчаны кайдан алырга икәнен эзли, ләкин моны үз кесәсеннән түләргә теләми. Зур ширкәтләр һәм корпорацияләр өстендәге салым йөген, мөмкин кадәр, кәгазьдә генә генә булса да, ниндидер керем алган кешеләргә күчерергә тели", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!