"Сәләт" яшьләре дөньяга ничек карый?

Берничә көн элек татар яшьүсмерләрнең танылган "Сәләт" үзәге чит илдә беренче мәктәбен тәмамлады. Мәгълүмат технологияләренә багышланган бу мәктәп татар җирләреннән шактый читтә, Чехиянең Сазава елгасы буйларында үтте. Бирегә 40-лап егет-кыз килгән иде.

Чехияда булудан файдаланып алар ”Азатлык” радиосында да кунакта булып китте, радиобызның тарихы, бүгенге хәле белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Ә инде алар арасыннан Айгөл Шәвәлиева, Алберт Шакиров һәм Гани Нурмөһәммәтов ”Азатлыкның” чираттагы ”түгәрәк өстәл” сөйләшүендә дә катнашты. Анда сүз хәзерге татар яшьләренең дөньяны, андагы тәрәккәтьне ничек күрүе, җәмгыяттәге хәлләрне, татар киләчәген ничек бәйләве турында барды, хәттә хөрлек, демократия турында да фикер алышынды. Сөйләшүне ”Азатлыкның” Прага студиясендә Кәрим Камал алып барды.

Шушы сөйләшү алдында без аралаштык һәм яшьләр, яшь егет-кызлар “Азатлыкның” ничек итеп мәгълүмәт бирүе, бу мәгълүмәтне кайдан алуы, аның битараф, бәйсез булуы ничек гарантияләү турында сораулар бирделәр. Хәзер бу фикер алышу нигезендә алардан үзләреннән ни уйлауларын беләсе иде. Нигә бу безне кызыксындыра – чөнки “Азатлыкны” гадәттә олы яшьтәге кешеләр тыңлый дип санала, әмма безнең шатлыбызга яшьләр арасында “Азатлыкның” тыңлаучылары да шактый. Аларның карашлары башкачарак, чөнки аталар һәм балалар проблемасы һәр чор өчен, һәр җәмгыять өчен бар, яшәп килә, яшәгән һәм яшиячәк тә. Яшьләрдә һәр заман дөньяга башкача карау гадәте бар. Тыңлаучыларыбыз өчен азатлык беренче чиратта демократияда, ирекле җәмгыяттә яшәү.

Кәрим Камал: Альберт, Гани, Айгөл, нәрсә ул сезнең өчен демократик җәмгыять? Соңгы елларда бу хакта бик күп сөйләнеп, бу сүзнең ничектер эчтәлеге дә югала төште, аның Русияда булган җитешсезлекләр, җинәятлекнең артуы, хосусилаштыру белән бәйли башладылар. Һәм ул күбрәк тискәре мәгънәгә ия күпчелек халыкта. Ә менә яшьләр ничек уйлый? Нәрсә ул сезнең өчен демократик җәмгыяттә яшәү?

Альберт. Бу сорауга җавап бирү, әлбәттә, җиңелләрдән түгел, чөнки демократияга яңадан яңа мәгънә бирү кирәк түгел дип саныйм. Чыннан да, аның мәгънәсе югала. Ләкин яшьләр өчен һәм минем өчен демократия – ул үзең яшьәгән илдә, үзең яшьәгән җәмгыяттә үзеңдә булган көчне, күәтеңне күрсәтә алу сәләте. Дәүдәт мондый мөмкинлекләрне сәләтле балаларга бирергә тиеш дип саныйм.

Кәрим Камал. Синеңчә ул һәр шәхестә булган потенциал мөмкин кадәр күбрәк ачу өчен механизм тудыруны аңлата?

Альберт. Әйе.

Кәрим Камал. Моңа дәүләт шартлар тудырырга тиеш әйттең. Демократия белән дәүләт шөгылләнергә тиешме? Дәүләткә генә ышанып ятарга мени?

Альберт. Алай әйтеп булмый. Иң беренче чиратта дәүләт үзенең халкына, җәмгыятенә ышанырга тиеш. Чөнки демократия диеп әйтәбез икән, аның иң гади мәгънәсенең берсе – ул халык идарә итүне аңлата. Димәк, әгәр халык идарә итә икән, дәүләт үзенең халкында чикләнмәскә тиеш. Шуңа күрә халык ягыннан да, яшьләр ягыннан да шундый омтылыш тудырга тиеш.

Кәрим Камал. Дәүләт халыкның демократик институтларны ныгыту өчен шартлар тудырырга тиеш. Ләкин аны көйләргә, я ниндидер белән директивалар белән туктатырга, башларга, андый чараларга хокукы бармы дәүләтнең?

Альберт. Әлбәттә булырга тиеш дип саныйм, чөнки ниндидер очрак булмасын, бер кеше яки бер институт ягыннан барыбер башлап әйүче һәм бетереп әйтүче сүз булырга тиеш. Бүгенге җәмгыяттә бик аяныч нәтиҗәләргә килергә мөмкин.

Кәрим Камал. Синеңчә, ниндидер акыллы патша барыбер булырга тиеш инде?

Альберт. Әйе, шулай.

Кәрим Камал. Гайни, килешәсеңме син Альберт белән?

Гайни. Минемчә, демократия турында сөйләшкәндә аны тудыру өчен ниндидер сәяси яки ихтисади көч җитеп бетми. Җәмгыять үзе әзер булырга тиеш. Туксанынчы елларда Россяида бик күп көч куелды, базар мөнәсәбәтен ихтисадын тудыру. Бу процессның тулысынча тормышка ашмавы минемчә җәмгыятьнең әзер булмавында.

Кәрим Камал. Ә аның өчен нәрсә кирәк соң? Ни эшләрәгә тиеш җәмгыять үзендә шундый демократик карашларны, традицияләрне үтер өчен?

Гани. Төрле ысуллар бар. Беренче чиратта ниндидер белем алу. Ул да булса гадәти китаплар уку түгел, фәлсәфә, сәясәт белеме.

Айгөл. Гомумиләштереп әйтәсе килә, яшьләрнең һәм гомумән цивиль җәмгыяттә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Мәгәрифтә, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә адәм баласы өчен сайлау мөмкинлеге булырга тиеш.

Кәрим Камал. Кеше бит үзеннән-үзе туды да, демократик традицияне белә башлады дигән сүз түгел. Ул бит аңа ничектер килергә тиеш. Белемле кешегә дә ниндидер каналлар аша мәгълүмәт бирү мөһимдер.

Альберт. Әгәр дә демократик җәмгыяткә әйләнеп кайтабыз икән, төзүнең дә кире ягы – ул иске уйлардан арыну, мин булдыралмыйм, кемдер минем өчен хәл итәчәк дигән уй булырга тиеш түгел, бу иске уй.

Кәрим Камал. Менә сез Татарстаннан килдегез, Татарстандагы хәлне яхшы беләсез. Яшь буын буларак сезгә татар телендә сез теләгән мәгълүмәт алу мөмкинлеге тудырылганмы? Бармы андый чыганаклар? Булса, ниндиләрен теләр идегез?

Айгөл. Мин үзем Казан дәүләт университеты татар журналистика факультеты студенты буларак әйтә алам, масса күләм мәгълүмәт чаралары белән еш күрешергә һәм эш итәргә туры килә. Бүген дәүләт җитәкчелек күләмендә ниндидер министрлык юк. Мәгълүмәт җитештерү белән бер оешма гына шөгылләнә. “Татмедиага” килүче барлык мәгълүмәтләр дә рус яки башка телләрдә килә. Алар соңыннан татар теленә тәрҗемә ителә.

Кәрим Камал. Без инде үзеннән-үзе бу темага күчтек, “Азатлык” татарча һәм башкортча сөйләгәч шулук татарның, башкортның үз билгеләнү хокукын реализациләвенә дә, телен актив кулланышта тоту бәйле. Айгөл инде татар теленең бүгенге хәле турында сүз кузгатты. Ни өчен татар теле Казанда янә советлар заманында шикелле артка чигерелгән планга бирелә?

Айгөл. Мин үзем татар авылында татар гаиләсендә тәрбияләндем, татар мәктәпне бетердем. Казанга татар телендә белем алырга килдем. Рус телен һәм чит и лтелләрне өйрәнү бик фараз дип уйлыйм, чөнки бүгенге җәмгыяттә глобальләшү хәрәкәте күзәтелгәндә ул кирәк. Шәһәр балалары башкача тәрбия алган. Татар телен тарату һәм татар телендә сөйләшү хәрәкәте буенча күрсәтсәк, шәһәр балалары активрак.

Кәрим Камал. Мисал өчен көнбатышта, мине бер кем дә якламый дигән проблема һәм дәүләткә ышанып яшәү юк дәрәҗәсендә, бигрәк тә Америкада. Анда һәркем үзенә яшәп күнеккән. Ә нигә без ниндидер агайны көтеп яшибез? Килер дә, безгә иреклек бирер, килер дә, минем тормышымны рәтләр. Нишләп кеше үзе үз тормышып рәтләргә тотынмый?

Гани. Бәлки ул буыннан буынга килән стереотип. Узган гасырның тарихына күз салсак, җитмеш елны без совет җәмгыяттә үткәрдек. Бөтен инициативалар тыелган иде, күмәк хуҗалык тудыру идеологиясе алга сөрелгән иде. Хәзер, совет хакимияте юкка чыккач, без үзебезне башка рельсларга тиз сала алмыйбыз. Аңа азмы, күпме вакыт кирәк. Әлбәттә, бу эш җиңел булмас, әмма аны үтергә кирәк. Аны үтә толрган иң актив группа – яшьләр.

Кәрим Камал. Менә син саннары аз дидең. Саннары – ул бер нәрсә, ә бит аның сыйфат мәсьәләсе бар. Ул канәгатьләндерерлекме?

Гани. Минмчә иң мөһим критерий – ул мәгълүмәтнең төрле булуы. Плюрализм булырга тиеш. Кеше төрле мәгълүмәт чараларын укып, карап, интернетта белеп, үзе эшләргә тиеш. Аңа информацияне җиткерергә генә кирәк, ул аны анализлаштырып, үзенең фикерен үзе чыгарырга тиеш. Ә хәзер телевидениеда, гәҗитләрдә әзер информацияне җиткерәләр, әзер фикерне кешеләрнең башларына салалар.

Кәрим Камал. Ә төрлелек ягыннан ул сезне кәнәгатьләндерәме? Басмалар да, электрон медиа чаралары да күбрәк була башлады. Хөкүмәттән тыш төрле оешмалар күп. Татарстандагы татар телендә мәгълүмәт чаралары сезне канәгатьләндерәме?

Альберт. Бүгенге мәгълүмәт чараларында мин, кызганычка каршы, төрлелек күрмим. Кайда гына барсаң да, масса күләм мәгълүмәт чаралары әйтелгәнчә өч көнлекдан артыннан куалар. Халыкның бүгенге хәленә килсәк, ул бик акыллы. Аңа мәгълүмәт җитә, чөнки татар телендә булмаса да, теләгән кеше кирәк мәгълүмәтне интернетта таба ала. Җәмгыяттә яшәгән кеше дәүләттән күптән бәйсез инде. Ул үз көнен үзе күрә, үзенчә яши.

Кәрим Камал. Әмма гомуми идеологияга килгәндә дәүләт үзенең контролен каты тота, безнең халык бу белән килешә, ниндидер комфорт сизә. Әгәр дә сз татарча мәгълүмәтне аш пешерү, кәбестә үстерү турында гына алырга өйрәнеп, хокукый, сәяси, биегрәк материаллар турында урысча укырга күнексәгез, ул сезнең фикерләүгезне дә башка телгә күчермиме? Сезнең татарлыгыгыз экеренләп югалмыймы?

Альберт. Кызыклы факт алдында куйдыгыз, монысы белән тулысынча килешәм, чөнки үзем авыл егете, шәһәргә килгәч, иң куркытканы – татарча да, русча да сөйләшмиләр. Икесен бергә кушып сөйләшәләр. Мин моны татар телен оялу дип саныйм.

Кәрим Камал. Бик зур рәхмәт сезгә! Бу сөйләшү соңгысы булмас дип саныйм. Мин аеруча сезнең татарчагызга искитмәле булуына соклануымын әйтергә тиешмен. Сез “Азатлыкның” бик якын дуслары, сау булыгыз!