Башкортстан Корылтае концертларда фонограмма куллану турында канун өлгесе әзерләп аны Русия Дәүләт думасына юллады. Бу хакта Башкортстан парламенты хәбәр итә. Депутатлар җырчыларны һәм концерт оештыручыларын тамашачылар алдында фонограммага җырлаулары яисә тере тавышка башкарулары турында хәбәр иттерүне мәҗбүр итмәкче.
Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев бу канун өлгесе тамашачы хокукын яклау өчен әзерләнгән. Аныңча, еш кына концертка билет алган кешеләр тере тавыш урынына "суррогат тауар" тыңлауларын белми дә кала.
"Концерт мәйданында заманча тавыш — ул катлаулы систем. Чыгыш ясаганда музыка әсәрен тәэсирлерәк итәр өчен махсус эффектлар белән җитди студияләрдә эшкәртелгән тавыш фрагментлары кулланылырга мөмкин. Шулай да ул "фонограммага" җырлый икән, тамашачының гадел сораулары туа. Аерым очракларда "плюс"ка җырлау үзен аклый, мәсәлән, концерт мәйданында. Ләкин оештыручылар тамашачының нәрсә өчен акча түләүләрен белгертергә тиеш. Бу канун концертлар сыйфатына уңай тәэсир итәчәк", диде Толкачев.
Әгәр дә мәдәни чараны оештыручылар тамашаның тере тавышка яки фонограммага җырлавы турында кисәтмәсә, бу очракта кешегә билет хакын кайтару тәкъдим ителә. Канун өлгесе Русиянең һәр төбәге үз җирлегендә фонограмма мәсьәләсен үзе хәл итә алу хокук бирүне күзаллый.
2024 ел башында Башкортстан парламенты артистларның фонограммага җырлавын тикшерәчәк дип хәбәр ителде. Мәсьәләне артистлар күтәрде, шулай ук бу тема 2023 елда төбәк башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгать үсеше шурасы утырышында да калыкты диелде.
Былтыр декабрьдә Мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасында Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бадамшин патриотик концертларда артистларның фонограммага җырлавын тәнкыйтьләде. Бадамшин махсус хәрби операция (Украинадагы Русия сугышын хакимиятләр шулай атый) җирләрендә патриотик концертлар оештыра, аларга республика районнары һәм шәһәрләреннән җирле артистларны чакыра. Еш кына бу артистлар фонограммага җырлый ди ул. Бадамшин моны "тамашачыларга ихтирамсызлык күрсәтү" дип саный һәм фонограммага җырлауны тыюны яки афишаларда күрсәтүне тәкъдим итте.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров теманы тикшерергә кирәк дип белдерде.
Русиядә фонограмманы тыючы кануннар юк. 2023 елның 1 гыйнварыннан Кыргызстанда мондый канун эшли башлады. Фонограмманы куллану мәдәният министрлыгына караган дәүләт мәдәни һәм мәгариф оешмаларында чикләнде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!