"Баймак эше": Мөнир Исәнгилдинның хатыны Путинга мөрәҗәгать яздырган

Your browser doesn’t support HTML5

Баймак протестларыннан соң тоткарланган тагын бер ирнең хатыны Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Бу юлы — Мөнир Исәнгилдинның тормыш иптәше Раушания. Иремне нахакка эзәрлеклиләр, ди ул. Хәзер Раушания ханым бер үзе ике нәни бала белән декрет ялында. Ире Мөнир — гаиләне тәэмин итүче бердәнбер кеше. Ә ул 17 июньгә кадәр тоткарланган. Балалар әтисез генә түгел, акчасыз да калган. Мөнир икешәр айга вахтага китеп акча эшли.

Исегезгә төшерәбез: моңарчы Путинга Салават Җилкибаевның хатыны Әлмира Сәетова да видео аша мөрәҗәгать иткән иде. "Баймак эше" нигезендә барлыгы 80ләп кеше тоткарланган.