Accessibility links

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Мөнир Исәнгилдинның хатыны Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган


Баймактагы каршылык чарасы
Баймактагы каршылык чарасы

Хатыны ирен 25 гыйнварда Сибай шәһәрендәге өйләреннән алып китүләрен сөйли. "Куәт оешмалары вәкилләре иремне балалар  алдында бөтереп алып идәнгә яткырды. Ике һәм биш яшьлек балаларыбыз курыкты, елап җибәрде", дип аңлата.

Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә тоткарланган Мөнир Исәнгилдинның хатыны күптән түгел сайлауда җиңгән Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган. Раушания Исәнгилдина аннан "нигезсез тоткарланганнарга карата гаделлекне торгызуны" сорый.

Хатыны ирен 25 гыйнварда Сибай шәһәрендәге өйләреннән алып китүләрен сөйли. "Куәт оешмалары вәкилләре иремне балалар алдында бөтереп алып идәнгә яткырды. Ике һәм биш яшьлек балаларыбыз курыкты, елап җибәрде", дип аңлата ул.

Мөнир Исәнгилдинны башта административ хокук бозу өчен 10 тәүлеккә кулга алганнар, әмма 26 гыйнварда Уфага алып киткәннәр һәм "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" турында гаепләү белдергәннәр. Шул вакыттан ул тикшерү изоляторында.

Хатыны иренең гаиләдә бердәнбер туендыручы булуын әйтә, үзе ул декрет ялында. Мөнир Исәнгилдин вахта белән йөреп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. "Ике-өч ай эшли иде, өйгә ике атнага кайта иде, ару-талуны белмичә эшләде", дип искәртә ул.

Хатыны әйтүенчә, 17 гыйнварда ир Баймак мәхкәмәсе янында булган, әмма киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашмаган, канунсыз гамәлләр кылмаган. "Без аны тикшерү изоляторында канунсыз тоталар дип саныйбыз, чөнки аны тоткарлауга һәм җинаятьтә гаепләүгә бернинди нигезләр дә юк", дип сөйли Раушания Исәнгилдина.

  • Соңгы вакытта Башкортстанда "Баймак эше" белән бәйле эзәрлекләнүчеләрнең хатыннары, әниләре һәм якыннары Путиннан ярдәм сорап берничә видеомөрәҗәгать яздырды.
  • Күптән түгел Салават Җилкибаевның хатыны Әлмира Сәетова Путиннан тоткарланган ирләрне һәм аталарны гаиләләренә кайтаруны сораган иде. 12 март көнне "Баймак эше" нигезендә тоткарланган Закир Әхмәдинның әнисе дә Путиннан шушы ук мәсьәләдә ярдәм сорады. Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде, ә Башкортстанда бик күп гаиләләр хакимиятнең башбаштаклыгыннан иза чигә, дип сөйли Миңнур Әхмәдина.
  • Әлегә кадәр бу мөрәҗәгатьләрнең нинди дә булса нәтиҗәләргә китерүе хәбәр ителмәде. Эзәрлекләнүчеләрнең якыннары мөрәҗәгатьләрендә бик охшаш вакыйгаларны тасвирлый: Баймактагы мәхкәмә янына активист Фаил Алсыновны хуплау өчен килгән ирләрне башта административ хокук бозуда гаепләп берничә тәүлеккә утырталар, ә соңыннан аларга җинаять эше ачыла.
  • "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрне "кораллы каршылык күрсәтүдә" гаеплиләр. Тикшерү комитетында янәсе алар "корал сыйфатында" ташлар, таяклар һәм тимерчыбыклар кулланган дип саныйлар. Бу хакта тикшерү материалларын өйрәнеп "Медиазона язган иде.
  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG